Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
16 гыйнвар 2020, 13:37

«Җыр — минем аерылгысыз юлдашым», — ди Каран-Бишенде авылында яшәүче һәвәскәр җырчы Динар Насыйров

Мәкаләм каһарманы Динар Насыйровны беренче тапкыр «Альтернатива» заводының Сабантуй бәйрәмендә күрдек. Шушы предприятиедә хезмәт салучы егет үзенең моңлы тавышы белән күпләрнең күңелен әсир иткән иде. Менә, ниһаять, аның белән очрашып әңгәмәләшү насыйп итте.

Мәкаләм каһарманы Динар Насыйровны беренче тапкыр «Альтернатива» заводының Сабантуй бәйрәмендә күрдек. Шушы предприятиедә хезмәт салучы егет үзенең моңлы тавышы белән күпләрнең күңелен әсир иткән иде. Менә, ниһаять, аның белән очрашып әңгәмәләшү насыйп итте.
— Динар, үзегез белән таныштырып үтсәгез иде.
— Мин тумышым белән Үзбәкстанның Алмалык шәһәреннән. 10 яшем тулгач, гаиләбез белән әнинең туган ягына, Ярмәкәй районы Кулбай авылына кайтып төпләндек. Бәләкәй чактан ук җырларга яраттым. Гаиләбез белән җыр-моңга гашыйк идек. Әти-әнием җырга һәвәсләр иде, ә әтием ягыннан бабакай баянчы да булган. Мәктәп елларында төрле мәдәни чараларда, җыр бәйгеләрендә актив катнаштым. Арытаба Ярмәкәйдә һөнәри училищеда укыганда да үзешчән сәнгать белән шөгыльләндем. Биредә мине композитор, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәис Ханнанов күреп алды. Аның чакыруы буенча мәдәният йортында узган концерт-бәйрәмнәрдә катнашып, мәдәният йорты бригадасы белән бергә төрле авылларда концертлар куеп йөрдек. Тәүге хезмәт юлымны да Югары Бишенде авыл клубында мәдәни җитәкче буларак башладым.
— Сәнгать юнәлешле уку йортына укырга керү турында уйламадыгызмы?
— Андый теләк тә бар иде, киңәш итүчеләр дә күп булды. Кызганычка каршы, кәгазь чуалчыгы аркасында, тиешле документлар булмау сәбәпле, сәнгать техникумына укырга керү теләге тормышка ашмады. Әмма мин җырлауны ташламадым. Авылда, эштә оештырылган чараларда катнашам. Сәхнә минем өчен ял, көч-куәт алу урыны. Өйдә булганда да моңланып алам. Җырламаган бер көнем дә юк диярлек. Кәеф булмаган чакларда җырласаң күңел күтәрелеп китә, авырлыклар онытылгандай була.
Былтыр 35 яшем тулу уңаеннан авыл мәдәният йортында зурлап иҗат кичәсен үткәрдек. Бик матур чара килеп чыкты. Халык та җыелды, барысы да канәгать калып, җылы теләкләрен җиткерде.
— Нинди җырлар башкарырга яратасыз? Кайсы җырчылардан илһам аласыз?
— Күпчелек эстрада җырларын башкарам, халык җырларын да яратып җырлыйм. Татар эстрадасыннан Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Ринат Рәхмәтуллин, Габделфәт Сафин репертуарындагы җырлар якын миңа. Яшь чакта Габделфәт абыйга охшатып җырлыйсың да диючеләр булды. Яшь артистлардан Илнар Гыйльманшинның иҗаты ошый. Киләчәктә исә үз җырларымны булдыру хыялы белән яшим.
— «Альтернатива» заводында күптәннән эшлисезме?
— Бирегә 2008 елны водитель-төяүче булып урнаштым, аннары транспортлаучы итеп күчерделәр, әле дә шушы хезмәтне башкарам. Минем вазыйфаларга продукция чималларын складтан станокларга озату керә.
— Авылдан йөреп эшләве авыр түгелме?
— Юк, шәһәргә ерак түгел, юллар яхшы, авылдашлар белән бергәләп йөрибез. Эш шартларыннан канәгатьмен, җитәкчелек тә безгә яхшы мөнәсәбәттә. Хезмәткәрләр өчен төрле ял итү чаралары оештырып торалар, бәйрәмнәрдә бүләкләрсез калдырмыйлар. Тирә-яктан бик күп кеше «Альтернатива»да эшли. Завод җитәкчесе Раил Камил улы үзе шушы якларда туып-үскән кеше буларак, безнең авылларга һәрвакыт ярдәм итеп тора. Мәсәлән, Югары Бишендедә мәчет, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә мемориал да аның ярдәме белән төзелде.
— Хәзерге заманда яшьләр авылда калмаска тырыша, ә сез, киресенчә, авылны үз иткәнсез.
— Шәһәрдә туып-үссәм дә, балачагым авылда үтте, тормыш иптәшем дә авыл кызы, Югары Бишендедән. Тормышыбызны авылдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Туган як табигате, авыл һавасы гына да ни тора!
Үз йортыбыз белән күрше Каран-Бишенде авылында яшибез. Бакчабыз бар, кош-корт та асрыйбыз. Балалар да авыл җирен ярата. Җәй көннәрен бергәләп балыкка йөрибез, урманда җиләк җыябыз, табигать кочагында ял итәбез. Кыскасы, тырышкан кеше авылда да менә дигән яши ала. Ә шәһәрләр якында гына, ихтыяҗ булса, барып кайтабыз.
— Тормыш иптәшегез белән кайда таныштыгыз, өйләнешү тарихы ничегрәк булды?
— Клубта эшләгән чагым. «Гашыйклар көне»н үткәрергә җыенып йөрибез. Клуб мөдире Зоя Мөфәссир кызы чараны алып барышырга берничә кызны да чакырды. Араларында Зинфира да бар иде. Аның белән тиз арада уртак тел таптык, чараны да бик матур үткәрдек. Шулай танышып, дуслашып киттек. Биш ел очрашып йөргәч, 2008 елны гаилә кордык, кызыбыз белән улыбыз үсеп килә. Тормыш иптәшем миңа һәрчак ышанычлы терәк, таяныч. Йорт-хуҗалыкны алып бару, балалар тәрбияләү мәшәкатьләренең күпчелеге аның җилкәсенә төшә. Кайгыртучан хатын һәм ана, уңган хуҗабикә дә ул. Мин аңа бик рәхмәтле. Эшендә дә хөрмәт итәләр аны. Ул да авылның мәдәни тормышында кайный: китапханәче булып хезмәт сала. Клуб белән берлектә төрле бәйрәм-чаралар оештыралар.
— Димәк, сез бүгенге тормышыгыздан канәгать?
— Аллага шөкер! Ничек канәгать булмыйсың, мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Сөекле тормыш иптәшем, балаларым, безнең өчен өзелеп торган әнием, әби-бабам, таянырдай дуслар янда. Яраткан эшем, күңелгә якын җырларым бар. Иң мөһиме: сәламәтлек белән күңел тынычлыгы булсын.
— Ялгышмасам, сез Күсе елында тугансыз? Яңа елга нинди өметләр багълыйсыз?
— Әйе, көнчыгыш йолдызнамәсе буенча мин туган ел Күсе елына туры килә. 2020 ел кабисә елы булса да, Күсе үзенекеләргә илтифатлы булуына өмет итәм. Шуңа күрә ел уңышлы, үтәлмәгән планнар, ниһаять, быел тормышка ашыр дигән ышанычтамын.
— Өмет-ышанычларыгыз аклансын, киләсе көннәр бары тик сөенечле хәбәрләр генә алып килсен. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Читайте нас: