Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
3 декабрь 2019, 17:03

Туган телдә җырлыйбыз!

Туган тел! Аңардан да көчле, татлы, матур тел бармы икән? Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле.

Туган тел! Аңардан да көчле, татлы, матур тел бармы икән? Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле.
Без бишек җырларыннан туган телебезнең матурлыгын, кыйммәтен аңлап үсәбез. Үз телен белмәгән, аны сакламаган кешене ватанпәрвәр дип әйтеп булмый. Бөек урыс язучысы Тургенев та: «Туган телегезне кадерләгез. Ул зур хәзинә!», — дип язып калдырган ич...
Шәһәребездә халыклар мәдәниятен, телләрне саклап калу буенча даими эш алып барыла. Бу яшьләр белән эшләүдә аеруча ачык чагыла. Балалар туган телне белеп үссен өчен уку йортларында, мәдәният учакларында күп сандагы чаралар үткәрелә. Шундыйларның берсе — «Яшь йолдызлар» фестивале. Башкортстанның атказанган укытучысы Мөслим Газиев җитәкчелегендә башлангыч алган җыр-моң бәйгесе инде 31нче ел рәттән шәһәребез «күгендә» яңа йолдызчыкларны кабыза. Әлеге чара талантлы яшьләрне ачыклау, Ватанга, туган телләргә мәхәббәт тәрбияләү, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм дәвам итү максатларын күзаллый.
Фестиваль көнендә Милли мәдәниятләр үзәгендә сәнгать дөньясына гашыйк, иҗади сәләткә ия укучы балалар җыелды. Алар остазлары белән берлектә әзерләгән матур иҗат җимешләрен тамашачылар хозурына тәкъдим итте. «Яшь йолдызлар» арасында конкурста электән катнашып килгән тәҗрибәлеләре дә, зур сәхнәдә үзен тәү тапкыр сынаучылары да бар иде. Ничек кенә булмасын, балаларның һәркайсысы җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын ачып салырга тырышты.
Бәйгечеләр белән якыннанрак танышып үтик. 22нче мәктәпнең 11нче сыйныфында белем алучы Илназ Вилданов гәзитебезнең даими каһарманы дияргә мөмкин. Чөнки ул мәдәният, мәгариф чараларында, бәйгеләрдә актив катнаша. Сәләтле егет 2017 елда «Тукай моңнары» бәйгесе җиңүчесе исеменә, ә быел «Яшь талантлар-2019» конкурсының «Вокал» номинациясендә югары бүләккә лаек булды. Илназ туган телгә, сәнгать дөньясына сөю тәрбияләгәннәре өчен әти-әнисенә, укытучыларына рәхмәтле.
Иң кече яшь төркемендә чыгыш ясаучы 11нче татар гимназиясе укучылары Вилена Гыйбадуллина һәм Данияр Исрафилов фестивальдә икенче ел катнаша. «Бүген «Ватаным» җырын дуэт белән башкарачакбыз, — ди алар. — Туган телебездәге көйләрне тыңларга һәм җырларга бик яратабыз. Вокал белән укытучыбыз Гүзәл Ильяс кызы җитәкчелегендәге мәктәп түгәрәгендә шөгыльләнәбез».
Киләсе әңгәмәдәшем — Дарина Шәрипова да татар гимназиясендә белем ала. «Мин «Яшь йолдызлар» бәйгесендә алтынчы ел рәттән көч сыныйм, — ди ул. — Бу юлы «Бәхет өчен» җырын сайладым. 2нче санлы музыка мәктәбенә вокал, фортепиано юнәлешләренә йөрим, ансамбльдә җырлыйм. Киләчәктә дә сәнгать өлкәсендә белемне үстерү нияте бар. Татар эстрадасы йолдызлары тормышы белән кызыксынам. Популяр яшь җырчы Радик Юльякшинның (Элвин Грей) үзен сәхнәдә тотышы, үзенчәлекле аһәңе бик ошый. Шулай ук Рифат Зарипов, Фирдүс Тямаевның иҗатыннан илһам алам. Мәктәп нигезендә үткән мәдәни конкурсларда да, «Яшь йолдызлар» фестивалендә дә бүләкле урыннарны даими яулыйм, агымдагы ел бу уңайдан искәрмә булмас дип өметләнәм».
Чираттагы яшь йолдызыбыз — 9нчы мәктәп укучысы Даниэль Вәлиев. Аны күпләрегез беләдер дә әле. Уңган-булдыклы егет шәһәрдә оештырылган фестиваль-конкурсларда еш «кунак». Мисалга, «Яшь талантлар-2019» бәйгесендә ул — «вокал» төркемендә бүләкләнүче, ә инде «Яшь гаилә-2019» республика бәйгесенең муниципаль өлешендә — алып баручы һәм башкаручы да булды. «Яшь йолдызлар» фестивалендә дә Вәлиев һәрчак югары урыннарга ирешә килә. «Иҗат белән кызыксыну 1нче сыйныфтан ук башланды, — ди Даниэль. — Быел инде мин мәктәпне тәмамлыйм. Алда — яңа тормыш, яңа мөмкинлекләр ачыла, үземә ошаган юнәлештә тагы да югарырак нәтиҗәләргә ирешү, камилләшү нияте дә юк түгел. Әмма әлеге вакытта иң беренчел мәсьәлә — Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру».
Әңгәмәгә Вәлиевкә көч-куәт биреп торырга килгән остазы, музыка укытучысы Динара Зөбәер кызы да кушыла: «Даниэль — бик сәләтле егет. Иҗади талант аңа тумыштан ук салынган. Моңа бәйле бер кечкенә тарих сөйлисем килә. 11 ел элек, 1 сентябрьдә мәктәптә тантаналы линейка үткән көн иде ул. Алгы рәттә — беренче сыйныфлар, араларында Вәлиев та бар. Бәйрәм җыр-моңсыз булмый, бу уңайдан ди-джей чакырылган иде. Аппаратураларны көйләп маташкан белгеч янына бермәлне нәни генә малай йөгереп чыкты да, төймәләргә баскалый башлады. Аны төрле яклап «Кит, тимә!» дип кисәтсәләр дә, ул җитди төстә үз «эшен» дәвам итте. Менә шул вакытта Даниэль белән беренче танышлыгыбыз булды да инде. Бүген ул сәнгать дөньясын, музыка җайланмаларын яхшы белүче, моңлы аһәңле егет булып үсеп җитте. Аның белән ихлас горурланам».
Бәйгечеләр белән танышуны дәвам итәбез. 20нче мәктәп укучылары, «Яшь йолдызлар» фестиваленең даими катнашучылары Данил Мәсәлимов һәм Ирина Гәрәйшина дуэт белән дә, ялгыз башкаручы буларак та чыгыш ясый. Иҗат серләренә алар мәктәп нигезендә эшләп килүче вокал түгәрәгендә Клара Фазульянова кул астында төшенә.
«Сәнгать дөньясына 9 яшьтән килдем, — ди Данил. — Музыка училищесында белем алдым. Бүген инде Клара Дәүләтгәрәй кызы белән хезмәттәшлек итәбез. Җырларны татар һәм урыс телләрендә башкарам. Мәдәни бәйгеләрдә катнашып, грамота-бүләкләргә лаек булам. Иҗаттан тыш, спорт белән дә дусмын, элек йөзүгә йөрдем, яхшы гына нәтиҗәләр дә күрсәтә идем. Туган телемне яхшы беләм, гаиләдә дә татарча сөйләшәбез. Авылда яшәгән картәнием бәләкәйдән телгә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләде».
Ирина иҗат белән 4нче сыйныфтан шөгыльләнә. «8 ел музыка мәктәбенә йөрдем, — ди ул. — Уфа һәм Октябрьскийда оештырылган конкурсларда ялгыз башкаручы буларак та, дуэт составында да катнашып, бүләкле урыннарга, лауреат исеменә ирешкәнем бар. Киләчәктә бу юнәлештә камилләшүне күзаллыйм, бәлки, үзем дә музыка яза башлармын дип уйлыйм».
Сәләтле укучыларыбыз белән аралашкан арада нәтиҗәләрне игълан итәргә дә вакыт җитте. Яшь йолдызларның барчасын да сәхнәгә чакырдылар. Тәүдә һәр катнашучыга татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рөстәм Нәфыйков әзерләгән бүләкләр, мәгариф бүлеге серти- фикатлары тапшырылды.
Башкортстанның атказанган укытучысы Мөслим Нурмөхәммәт улы бәйгечеләрнең һәммәсенә күркәм чыгышлары өчен рәхмәтен белдерде. «Яшьләребез җыр-моңга һәвәслеген тагын бер кат дәлилләде, — диде Мөслим Нурмөхәммәт улы. — Әмма конкурс барышында кайбер җитешсезлекләр дә булмады түгел. Остазларга аларны бетерү өстендә эшләү зарур. Бу уңайдан бер тәкъдимем бар. Уфа һәм Казанда укучылар өчен ел саен мәдәни конкурслар оештырыла. Безнең шәһәр яшьләре дә анда катнашса бик мәслихәт булыр иде. Бүгенге лауреатларыбызны яхшылап әзерләп, шундый мәртәбәле бәйгеләргә җибәрү — октябрьскийлыларның казанышларын башка төбәкләргә дә тарату мөмкинлеге ул».
Шәһәр мәгариф бүлеге методисты Гүзәл Латыйпова үз чиратында «Яшь йолдызлар» фестивален оештыруга зур өлеш керткән татар милли-мәдәни автономиясе һәм шәһәрнең белем бирү учреждениеләре җитәкчелегенә, конкурсантларга, аларның остазларына, Милли мәдәният үзәге белгечләренә, чараны яктыртуда катнашкан «Туган як» гәзитенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тантаналы мизгелләр якынлашты... тиздән җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак! Нәтиҗәләр буенча, 1-4нче сыйныфлар арасында 22нче мәктәп укучысы Айвар Батыргәрәев җиңүче, 15нче мәктәптән Камилла Садыйкова 2нче дәрәҗәле лауреат исеменә иреште.
5-8нче сыйныфлардан 10нчы мәктәп укучысы Динара Рамазанова — 1нче, 8нче мәктәптән Арианна Сәлимова — 2нче, Дарина Шәрипова һәм 15нче мәктәптән Алора Почуева 3нче урын алды.
9-11нче сыйныф укучылары арасында Даниэль Вәлиев һәм Данил Мәсәлимов җиңү яулады, 2нче гимназия укучысы Карина Хаҗиева — 2нче, Илназ Вилданов 3нче дәрәҗәле лауреатлар булды.
Гомумән, «Яшь йолдызлар» фестивалендә катнашкан һәр укучы үзенә генә хас сәләте, иҗади осталыгы белән аерылып торды дияргә мөмкин. Шуңа күрә яшь артистларның һәрберсе мактауга лаек. Аларның туган телебезне яратуы, мәдәниятебезне үстерүгә өлеш кертүе үрнәк-өлге билгесе булып тора. Һәркем үз телен хөрмәт итәргә, аны сакларга, киләчәк буынга да өйрәтергә бурычлы. Тик шул вакытта гына без нәсел тамырларыбызны, ата-бабаларыбызның изге мирасын югалтмаячакбыз. Тукай телендә сөйләшик, дуслар, аны саклыйк, яшәтик...

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары

Читайте нас: