Туган як
+11 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

«Гаиләң булганда гына син көчле...»

Хыянәт — гаилә тормышындагы иң зур күңелсезлекләрнең берсе. Сөйгән ярларның бер-берсенә генә түгел, Аллаһ каршында биргән вәгъдәләрен дә бозу бит ул! Бер мизгеллек ләззәтнең хакы бик кыйбатка төшә — таркалган гаиләләр, әти-әниле килеш ятим калган балалар...

Хыянәт — гаилә тормышындагы иң зур күңелсезлекләрнең берсе. Сөйгән ярларның бер-берсенә генә түгел, Аллаһ каршында биргән вәгъдәләрен дә бозу бит ул! Бер мизгеллек ләззәтнең хакы бик кыйбатка төшә — таркалган гаиләләр, әти-әниле килеш ятим калган балалар...
Зифа Кадыйрова — татар әдәбиятын яратучы һәркемгә яхшы таныш автор. Аның иҗат җимешләре дөнья күргәч тә тирән хисчәнлеге, тормышчанлыгы белән укучыларның күңелен яулап алды. «Сагынырсың, мин булмам», «Көтеп узган гомер», «Синсез килгән язлар», «Бәхеткә юл кайдан?», «Язмыш сынавы» әсәрләрен кайсыбыз гына күз яшьләрен коя-коя укымаган да, аларда тасвирланган образларга гашыйк булмаган икән?! Кат-кат укысаң да, ялыктырмый бу китаплар. Алардан үзеңә һәрчак ниндидер яңалык, фәһем аласың. Нигә бу әсәрләрне бүген искә алдым соң? Бу шәһәр мәдәният йортында караган спектакль шаукымына бәйле. Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәләштерүендәге «Синсез килгән язлар» тамашасына (режиссеры: Лилия Әхмәтова, Илтөзәр Мөхәмәтгалиев инсценировкасы) бәйле уй-кичерешләрне сезнең белән дә уртаклашасым килә.
... Фирая-Газинур, Алсу-Фәрхәт гаиләләре кешедән ким булмыйк дия-дия тормыш көтә, эшли, балаларын аякка бастыра. Тик бер ялгыш адым аркасында гаилә бәхете челпәрәмә килә. Җайга салынган матур тормышны хыянәт боза. Газиз ирләреннән шундый адымны көтмәгән хатыннарның йөрәгенә ут-ялкын каба, яшәү яме беткәндәй, көн яктылыгы сүнгәндәй була... Күп сандагы газаплану-кимсенүләр аша үтеп, Алсу бертуганыдай якынга әверелгән Фирая апасы ярдәмендә бәхетен таба, ире Фәрхәтне дә гафу итә. Ә Фирая нишли соң? Кичерә алырмы ул ирен, күңелендәге нәфрәтен җиңәрме?...
Спектакльнең кыскача эчтәлеге шундый. Зифа Кадыйрованың әсәрен бик хисчән, матур итеп сәхнәләштерде әлмәтлеләр. Төп рольләрдә уйнаучы Татарстанның атказанган артисткасы Мәдинә Гайнуллина (Алсу) һәм Татарстанның халык артисткасы Гөлнара Кәшипованың (Фирая), шулай ук башка артистларның осталыгы тамашачыларга тулысы белән сәхнәдәге тормышка «чумарга», андагы һәр күренешне үз йөрәге аша үткәрергә мөмкинлек бирде. Иҗат сөюче шәһәрдәшләрне көлдерде дә, елатты да, уйландырды да артистлар.
Спектакль күпчелектә китапка нигезләнгән булса да, әлмәтлеләр аңа берникадәр яңалык та керткән. Һәм бу уңышлы килеп чыккан дип уйлыйм. Мәсәлән, кешеләргә ялланып эшләүче, «салгаларга» яратучы Мәҗит образы. Китапта тәү карашка артык әһәмиятле урын алмаган бу герой Татарстанның халык артисты Рамил Минханов башкаруында бөтенләй көтелмәгән яктан ачылды. Нәкъ аның үрнәгендә мәхәббәтнең нинди зур көчкә ия булуын, яраткан, хөрмәт иткән кеше хакына хәтта начар гадәтләрдән арынып, лаек тормышта яши башлау мөмкинлеген күрсәтте режиссер. Ә Рамил Гаяз улының уйнавын күрсәгез! Уйнау дип әйтү дөрес тә булмас кебек, артист үз роленә шулкадәр килешкән, әйтерсең дә сәхнәдә Зифа Кадыйрова әсәрендәге Мәҗит үзе тора, хаталана-хаталана булса да яшәргә, төзәлергә омтыла...
Гомумән алганда, һәр артист үз ролен зур ихласлык белән башкарды дип әйтә алам. Шуңа күрә дә спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Ахырдан бөтен зал бердәй булып, аягүрә басып, сәнгать ияләрен алкышларга күмде, Әлмәт драма театры тамашаларын киләчәктә дә мәдәният йортыбыз сәхнәсендә күрергә өметләнүен белдерде. Ә хәзер шәһәрдәшләрнең үзләренә сүз бирик.


Алисә, 29 яшь:
— Яраткан язучым — Зифа Кадыйрова әсәрләрендә хатын-кызларның гүзәллеге, сабыр, уңган булуы, ихлас ярата белүе; шулай ук язмыш сынауларын җиңүгә сәләтле мәхәббәт тарихлары урын алган. «Синсез килгән язлар» китабында да ул кыйбласына тугры кала. Бүгенге көндә аеруча актуаль булган хыянәт темасын бөтен ачысы белән ачуга ирешә автор. Шунысы шатландыра, әсәрдәге көчле рухлы героинялар төшенкелектән котылу, арытаба яшәү һәм бәхетле булу әмәлен барыбер таба!

Хәмдия апа:
— «Синсез килгән язлар» китабын бер сулышта укып чыккан идем, спектакль белән дә шулайрак булды. Тамаша буе тын да алмый артистларның уйнавын күзәттем, алар белән бергә көлдем, еладым. Мәҗит образындагы ир-егет аеруча ошады. Бер мин генә түгел, башка тамашачылар да шушы чагу, алчак артистны чын күңелдән яратып өлгерде. Шулай ук Сәхап, Фәрхәт, Илшат, Зәкия, Сафия рольләрен башкаручыларның да ихласлыгы күңелгә ятты...

Рузилә, 37 яшь:
— Зифа Кадыйрованың китапларын яратып укучыларның берсе мин. Бүген «Синсез килгән язлар» әсәре буенча Әлмәт театры куйган спектакльне карау бәхете тиде. Алсу һәм Фирая образларына гашыйк булдым. Бу рольләрдәге артисткалар, әйтерсең дә уйнамый, ә бәлки әсәрдәге тормыш белән яши... Афәрин, әлмәтлеләр, безне киләчәктә дә матур спектакльләр белән куандырып торыгыз!

... «Синсез килгән язлар» әсәре безне уйланырга, гаилә кыйммәтләрен сакларга, якын кешеләрне рәнҗетмәскә, бер-береңә карата игътибарлы булырга өнди. «Яныңда яраткан хатының, түгәрәк гаиләң булганда гына син көчле...», — ди спектакль геройларының берсе. Бик урынлы, төпле фикер бу. Кызганычка каршы, аның асылын кайчагында бик соң — якыннарыбызга да, үзебезгә дә зур газап-борчулар китергәч, күп сынаулар үткәч кенә аңлыйбыз шул...

Лилия ГАБИТОВА.


Читайте нас: