Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Музейда төнлә күңелле

А. Шокуров исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музеенда «Музей төне» бөтенрусия чарасы үтте

«Музей төне» әһәмиятле өч датага — Башкортстанның 100-еллыгына, Театр елына һәм халык шагыйре Мостай Кәрим тууына 100 ел тулуга багышланды.
Быелгы чара республика Курай бәйрәме белән туры килде. Шул уңайдан «Музей төне»нә «Бәйге-2019» конкурсы катнашучылары — А. Ишкузин исемендәге курайчылар ансамбле (Уфа) һәм «Юлдаш» ансамбле солистлары (Салават) чакырылган иде. Чара башлануын белдергәндәй музей алдындагы мәйданчыктан тирә-якка сихри курай моңнары агылды. Шулай ук биредә Балалар һәм үсмерләр иҗат сараеның «Төньяк бүреләр» тарихи тергезү клубы тәрбияләнүчеләре тарафыннан рыцарьлар көрәше җанландырылды.
Чараның төп программасы музей бинасында барды. Аны рәсми ачу өчен сүз музей директоры Ирина Медведевага бирелде.
— «Музей төне» — гаҗәеп, тылсымлы чара. Бу илдәге бөтен музейлар өчен мөһим вакыйга, аны ел саен көтеп алабыз. Ул барлык кешеләргә, бигрәк тә эш белән мәшгульләргә гадәти булмаган шартларда музей белән танышырга мөмкинлек бирә. Сезне бүген көтелмәгән күңелле вакыйгалар, кызыклы программа көтә.
Арытаба республика оештырылуына 100 ел тулуга багышланган «100 кадр» проектын тәкъдим итү булды. Чарага килүчеләргә экраннан фондтагы сирәк очрый торган фотосурәтләрне күрсәттеләр. Бу көнне музейда бик күп башка күргәзмәләр дә эшләде. «Октябрьский шәһәре архитектурасы», «Театр тормышы», хәрби фотохәбәрче Евгений Халдейның «Җиңү байрагы» фотокүргәзмәсе, сәнгать мәктәбе укытучысы Гөлнара Фәллахова һәм аның укучыларының иҗади күргәзмәләре белән танышырга мөмкин иде.
Музейның бер почмагында осталар ярминкәсе урнашты. «Октябрьский — осталар шәһәре» берләшмәсе, Туймазы шәһәреннән осталар иҗади эшләнмәләрен тәкъдим итте. Яшь музей волонтерлары Маша Вахрамова, Артем Кузин һәм Владислав Лундовский да чарада катнашып, пластилиннан әвәләү буенча осталык дәресе үткәрде.
Театраль кунакханәдә шәһәрдәшләр «Алгоритмы» квартетының («Чишмә» халык иҗат йорты) «Тылсымлы барабан» күренешен, «Престиж» студиясенең «Вена вальсы» тамашасын, оста Алена Әмированың ком анимациясен, шагыйрьләр Эмиль Вольт һәм Аделина Морозова иҗади дуэтының миниатюрасын кызыксынып карады. Шулай ук кичә дәвамында музыкаль кунакханәдә концерт барды. 2нче балалар сәнгать мәктәбенең халыкара конкурслар лауреатлары, «Романтик» клубы тәрбияләнүчеләре, биюче Раушания Кунаккузина үзләренең чыгышларын бүләк итте.
Халык Оксана Захарованың чәй кунакханәсен бик ошатты. Ул чәйләр әзерләү нечкәлекләре белән уртаклашты, теләгән һәркемне хуш исле үлән чәйләре белән сыйлады. Музейда урнаштырылган махсус фототөбәкләр дә кунакларның яраткан урыны булды. Аларны Туймазыдан осталар Зөлфия Краснова һәм Ирина Лундовская әзерләгән иде.
«Музей төне» чарасына шәһәр хакимиятенең архив бүлеге дә кушылды. Бу бүлек җитәкчесе Наталья Талипова башлангычы белән башкарылды. Ул буыннар бәйләнеше дәвам итсен өчен яшьләр гаилә тарихын, гореф-гадәтләрен белергә тиешлеген ассызыклады. Шул уңайдан ул гаилә архивын төзү буенча осталык дәресе үткәрде.
Ахырда музейның архив бүлегенә экскурсия оештырылды. Биредә кунаклар шушы төбәктә булган борынгы тукталыш вәкиле җәсәде белән танышты. Бәйрәм чарасы «Без сезгә бәхет телибез» дип исемләнгән флешмоб белән тәмамланды.
Алдан вәгъдәләнгәнчә, чара гаҗәеп матур, мавыктыргыч булды. Кунаклар бик канәгать булып, оештыручыларга, осталарга рәхмәтләрен әйтеп таралышты.



#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин

Читайте нас: