Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Серле курай моңы күңелдә...

18-19 майда шәһәребездә Гата Сөләйманов исемендәге XIX Республика Курай бәйрәме оештырылды

Конкурс Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында үтте.
Агымдагы елда бәйгедә Башкортстанның 19 районы һәм 10 шәһәреннән, шулай ук Курган, Чиләбе өлкәләреннән 324 курайчы катнашты. Үзешчән һәм һөнәри башкаручылар озын һәм кыска көй уйнауда көч сынады. Аларның чыгышын «Курай бәйрәме-2005» конкурсы Гран-при иясе Мөхәммәт Түләбаев җитәкчелегендәге жюри бәяләде.
Узган елда бәйге җиңүчеләре һәм финалга чыгучылар Гагарин паркында агач үсентеләре утыртып, «Курайчылар аллеясе»нә нигез салган иде. Быел иҗатчылар шушы матур гадәтне дәвам итте. Алар тарафыннан 12 төп чыршы үсентесе утыртылды.
Төп бәйрәм тантанасы музыка колледжында узды. Башта кунаклар «этно-шәһәрчек»тә булып, башкорт халкының көнкүреше, йолалары белән танышты. Арытаба зур концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү оештырылды. Курай бәйрәмен ябу тантанасына республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова чакырулы иде. Министр курайчыларга Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның котлау хатын укып ишеттерде. Ул бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырган өчен шәһәр хакимиятенә, яшь курайчыларның ата-аналарына, остазларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сез Башкортстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклап калу өчен зур эш алып барасыз», — диде ул.
Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев үз чиратында республика чарасын оештыруда булышлык күрсәткән жюри әгъзаларына, мәдәният министрлыгына, башкорт милли инструментын данлаучы курайчыларга рәхмәтен җиткерде. Бәйрәм шәһәрнең иҗат коллективлары һәм «Бәйге-2019» конкурсы җиңүчеләре концерты белән тәмамланды.
Быел «Курай бәйрәме-2019» республика чарасында иң югары бәһаны Сибай шәһәреннән Шамил Кусямишев яулады. Гран-при иясе Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан «Лада-Гранта» машинасы белән бүләкләнде.
«16 яшькә кадәр курайчылар ансамбльләре» төркемендә беренчелекне «Аманат» ансамбле (Благовещен шәһәре) алды.
12 яшькә кадәр бәйгечеләр арасында Уфадан Хәким Гыйльманов җиңү яулады; 12-16 яшьлекләр төркемендә —Туймазыдан Радмир Гомәров, 16 яшьтән өлкәннәр арасында Уфадан Айрат Карасов һәм Стәрлетамактан Динар Абдуллин иң осталары булды.
Гадәттәгечә, иң олы һәм иң кече яшьтәге бәйгечеләр билгеләнде. Бу — Баймак районыннан Сабирҗан Байназаров (69 яшь), Белорет районыннан Әскать Хәйрнуров (68 яшь) һәм Благовещен шәһәреннән Рамазан Галиәскаров (8 яшь).



Хәким Гыйльманов, Уфа шәһәре (1нче урын):
— Ялгыз башкаручы буларак икенче ел Курай бәйрәмендә катнашам (автордан: Хәким узган елда да үз төркемендә җиңү яулады). Быел «Ямәлекәй тавы», «Саптар юрга», «Батырша», «Сал бөркет» композицияләрен башкардым. Курайда 7 яшьтән уйныйм. Милли уен коралында уйнаганда күз алдыма авыл манзаралары, аның гүзәл табигате килә. Бүген мин 5нче музыка мәктәбендә укыйм. Иҗади уңышларым өчен остазым — Айрат Карасовка рәхмәтлемен. Мин аңарда инде дүртенче ел белем алам, укытучым белән төрле бәйгеләрдә катнашам, күп төбәкләрдә булып, яңа дуслар табам. Бүген бәйрәмгә әнием Диләрә Хәбир кызы да килде. Ул — иң зур илһамчым.

Ласын Мәгафуров, «Яйык» курайчылар ансамбле җитәкчесе (3нче урын):
— Магнитогорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында урнашкан ансамблебез быел 20 еллык юбилеен билгели. Коллективыбыз зур, шәхсән үзем 17 кешене укытам. Төрле яшьтәгеләр бар: иң өлкәне — 62, иң яше 8 яшьлек. Курайчыларыбыз Сабантуй, шәһәр көне, Нәүрүз бәйрәме, башкорт мәдәнияте көннәре ише чараларда даими катнаша, халык көйләренә багышланган бәйге-смотрларда лауреат исемен ала. Курай бәйрәмендә ялгыз башкаручы буларак 11нче тапкыр катнашам, ә ансамбль составында беренче ел килдек. Егетләребез яхшы чыгыш ясады, сынатмады дип уйлыйм. Октябрьский шәһәре бик ошады, халкы кунакчыл, ихтирамлы, парк-скверлар, урамнар чиста, күркәм төстә.

Рият Тимиров, «Берказан» ансамбле җитәкчесе (Дәүләкән районы):
— Үзебезнең төбәктә үткәрелүче бәйрәмдә 12 ел рәттән катнашабыз, ә менә Октябрьскийга беренче тапкыр килдек. Коллективта 20 кеше. Ансамбль 1988 елдан оештырылды, шул чордан бирле мин аңа җитәкчелек итәм. Бәйгедә курайчыларыбыз үзем эшкәрткән «Нугайбәк» көен, шулай ук Дәүләкән музыка училищесы баянчысы, профессор Виктор Линник эшкәртүендәге Салават маршын башкарды. Курай — борынгыдан килгән изге мирасыбыз, рухи байлыгыбыз, ул яшь буында мәдәнияткә, милли уен коралларына мәхәббәт тәрбияләргә булыша. Курайда уйнау хәтергә, физик торышка уңай тәэсир ясый. Балаларны файдалы шөгыль белән мавыктыру чарасы да ул.

Илнур һәм Илһам Үлмәсбаевлар, Уфа сәнгать училищесының Курайчылар квартеты (3нче урын):
— Курай бәйрәмендә элек ялгыз башкаручылар буларак катнаша идек, агымдагы елда квартет составында көч сынап карадык. Бәйгедә «Юшатыр», «Саптар юрга» һәм башка башкорт халык көйләрен башкардык. Квартет быел гына оештырылды. Анда курайда уйнарга яратучылар җыелды. Без — башкорт милләтеннән булгач, шушы уен коралында уйнау сәләте балачактан салынган. Мәктәптә укыганда ук курай дәресләре алдык. Киләчәктә дә иҗат эшен дәвам итәргә ниятлибез.

Шамил Кусямишев, XIX Республика Курай бәйрәменең Гран-при иясе (Сибай шәһәре):
— Мин тумышым белән Баймак районының Темәс авылыннан. Бүгенге көндә Сибайда яшәп, иҗат итәм. Сәнгать училищесында укыдым, әлеге вакытта сәнгать институтын тәмамлыйм. Курайда 10 яшемнән уйныйм. Ул — якын дустым, сердәшем дә, күңелемне баетучы да. Минем фикеремчә, курайчы җырлый белергә дә тиеш. Шуңа күрә озын көйләрне бик яратып башкарам. Җыр һәм курай минем белән һәрчак бергә, гомерлек юлдашларым. Озын көйләр, курай сәнгате соңгы елларда нык үсеште, танылу алды. Бу, әлбәттә, бик куанычлы. Димәк, милли мәдәниятебез, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребез онытылмый.
Шамил Шакир улы үзе дә шушы юнәлештә эшли. Ул сәнгать колледжында балаларны музыка инструментлары классы буенча укыта, курайчылар ансамблен җитәкли. Шамил Кусямишев ялгыз башкаручы буларак та, ансамбль белән дә төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, лауреат исемен яулаган.
Курай бәйрәменең Гран-при иясенә һәм барлык курайчыларга иҗади уңышлар, яңа үрләр телибез. Сез уйнаган көйләр дәртле дә, моңлы да, шул ук вакытта үзенчәлекле дә. Курай моңы буыннан-буынга күчеп, киң далаларны, биек тауларны иңләп мәңге яшәсен!

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: