Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Канат очларына тагып, матур язлар алып килдек!»-2

Халкыбызның иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе — һичшиксез, карга боткасы.

Халкыбызның иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе — һичшиксез, карга боткасы.
Төрекмән бистәсендә шушы матур йолага багышланган чара оештырылды. Ул балаларны татарларның мәҗүси бәйрәмнәре белән таныштыру; ырымнар, уеннар, такмазалар аша сөйләмне үстерү; халкыбызның борынгы гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү максатын күзаллады.
Чараны «Задоринки» берләшмәсе әгъзалары — Кәрим Насыйбуллин, Амелия Кунаккузина, Юлиана һәм Даниил Быстровлар чыгышы ачты. Алар кунакларны «Карга боткасы» бәйрәме тарихы белән таныштырды. Арытаба йоланың символы — кара карга булып киенгән Марьяна Кунаккузина «Әпипә» җыры астында флешмоб оештырды.
«Дуслык» гармунчылар ансамбле, «Асылъяр» вокал берләшмәсе әгъзалары (Р. Фәррахетдинов, Г. Фазлыева, Т. Батыршин, Т. Таймасов, В. Фәезов һ. б.) тамашачыларга матур концерт номерлары бүләк итте. А. Савельева һәм Л. Галләмова татарча бию, ә Р. Нәбиев гитара моңнарына кушылып җыр башкарды.
Балалар өчен кызыклы бәйгеләр дә үткәрелде. Малайлар-кызлар «Тирмә», «Аркан тартыш», «Калакка йомырка салып йөгерү» ише милли уеннарда катнашты.
Бу арада бәйрәмнең төп нигъмәте — карабодай боткасы да пешеп җитте. Венера Мадьярова һәм Мөнирә Нигъмәтҗанова әзерләгән тәмле сыйны барча халык мактый-мактый ашады. Оештыручылар ботка янына кайнар чәй һәм камыр ризыклары да тәкъдим итте.
«Карга боткасы» бәйрәмен ел саен бик матур итеп үткәргән «Нур» клубы хезмәткәрләренә, шулай ук килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Агымдагы ел да исән-имин, мул һәм бәхетле үтсен дигән теләктә калабыз.

Читайте нас: