Туган як
+10 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
23 апрель 2019, 12:22

Театр иленә сәяхәт

Ел саен Үзәк китапханә «Китапханә төне» Бөтенрусия чарасына кушылып, истә калырлык, күңелле кичә оештыра.

Ел саен Үзәк китапханә «Китапханә төне» Бөтенрусия чарасына кушылып, истә калырлык, күңелле кичә оештыра.
Быел да искәрмә булмады. 20 апрельдә бирегә китап сөючеләр, сәләтле язучылар, театр яратучылар, артистлар, оста куллылар «Садоваяда сирень төне» исемле чарага җыелды.
Чарага килүчеләрне мәдәният бүлеге җитәкчесе Елена Шепелева сәламләп, чараны рәсми ачып җибәрде. Кичә программасы «Көмеш кыллар» скрипкачылар үрнәкле ансамбле чыгышы белән башланып китте. Арытаба Үзәк китапханәләр челтәре директоры Наталья Скворцова сүз алды.
— Бүген бездә зур бәйрәм. Шәһәр китапханәләре инде җиденче тапкыр илкүләм чарасына кушыла. Китап укуга булышлык итү максатында оештырылган кичә китапханә киңлегендә аралашырга, ял сәгатьләрен кызыклы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Быелгы чара Театр елына багышланды. Программада шулай ук юбилейлы 2019 елның вакыйгалары да чагылдырылачак. Бу Башкортстанның 100-еллыгы һәм халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу. Кичәне оештыруда ярдәм иткән шәһәр хакимияте, мәдәният бүлеге, иҗат коллективлары, уку йортлары, клублар, инвалидлар оешмасына рәхмәтемне белдерәм. Бүген «сирень төне»нә зал тутырып килгәнегез өчен бик шатмын. Ни өчен программа шулай атала, дип сорарсыз. Сирень — яз, илһам, иҗат билгесе, аны рәссамнар, шагыйрьләр үз итә. Ул гадәттә соңрак чәчәк атса да, безнең китапханәдәге сирень ботагы апрельдә үк чәчәк атып, бөтен бүлмәгә хуш ис таратты. Сез аны әле дә күрә аласыз. Бүгенге кичә кызыклы, мавыктыргыч булыр, күңелегезгә ошаган китаплар табарсыз, яңа ачышлар ясарсыз, дип ышанам, — диде ул.
Арытаба китапханә залы театр мәйданчыгына әверелде. Шәһәрнең театр коллективлары сәхнәдә урын алды. Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараеның «Щелкунчик» театр студиясе үзенең премьерасы белән сөендерде — «Бальзаминовның өйләнүе» комедиясеннән өзек күрсәтте. Родник халык иҗаты йортының «Өч тонна» иҗади остаханәсе дә үзенең спектакленнән өзек тәкъдим итте. Урыс халык театры артистлары осталык дәресе күрсәтте. Актерлар тамашачылар белән бергә артикуляция гимнастикасын ясады. Күнегүләрдән соң алар тизәйткечләрдән генә торган текст тәкъдим итте. 45 тизәйткечне бер дә туктап тормый, җитмәсә, сәнгатьле итеп сөйләп кара әле! Тамашачылар «афәрин» кычкырып, алкышларын җәлләмәде.
Театр сәнгатенең үсеше балет белән дә бәйле. Рус балеты бөтен дөньяда танылды. Безнең шәһәрдәге хореография мәктәпләре дә бу юнәлештә эшли. Кичәдә «Радуга» студиясе тәрбияләнүчесе Алина Сәлимгәрәева «Эсмеральда» балетыннан бию башкарды.
Шәһәрнең инвалидлар җәмгыяте чарага күмәк килгән иде. Оешма вәкилләре тамаша кылып кына чикләнмәде, үз сәләтләрен дә күрсәтте.
— Зур аншлаг белән үтүче, чагу бәйрәмдә катнашуыбыз белән шатбыз. Безнең оешмадагы егет-кызлар да иҗат дөньясында беренче адымнарын ясый. Без алар арасында талантлар ачыклыйбыз, аларның үсешенә булышырга тырышабыз. Шуңа күрә бүгенге аларның чыгышларын куәтләп торып, теләктәшлек күрсәтүегезне сорыйм, — диде җәмгыять рәисе Татьяна Кетько. Ул оешмада исәптә торучылар белән бергә музыкаль-хореография композициясен тәкъдим итте. Тамашачылар аларның чыгышын бик җылы кабул итте.
«Ике кеше сөйләшеп, өченчесе тыңласа, бу үзе театр» дигән бер театр эшлеклесе. Шул уңайдан чарада «Микрофон янында театр — китаплардан диалоглар» бүлеге игълан ителде. Аны инвалидлар җәмгыяте вәкилләре Гөлнара Сәлахова белән Елена Кутушева ачты. Алар Н. Гогольның «Женитьба» пьесасыннан өзек башкарды. Рубриканы якташыбыз Закуан Сәлимшинның «Аналар сагышы» шигыре белән Венера һәм Гөлназ Хәсәновалар дәвам итте.
Республикадагы юбилей вакыйгалары чарада аерым урын алды. Китапханәчеләр Башкортстанның оештырылу тарихын искә төшереп үтте. Бу датага багышланган шигырьләр укылды. Кечкенә булуына карамастан 2нче «Йолдызчык» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Кира Актимерова Башкортстан турындагы озын гына шигырьне ятлап, сәнгатьле итеп укыды. Башкорт, татар хатын-кызларының милли баш киеме -— яулык турында сәхифә дә бик урынлы булды. Яулык кына дисәк тә, аларда да тарих чагыла: төсе, бизәкләре, тукыманың сыйфаты — һәрберсе үз чорының үзенчәлеге турында сөйли, халыкның сәнгать үрнәкләрен чагылдыра, һәрберсендә — милли бизәкләр. Яулыкны төрле уеннарда, биюләрдә, бәйрәмнәрдә кулланганнар, алар турында шигырьләр, җырлар иҗат иткәннәр. «Илһам» клубының актив катнашучысы, ак инәй Рәзинә Сабирова «Шәл бәйләдем» җырын тамашачыларга ишеттерде.
Чараның беренче өлешеннән соң, нәкъ театрдагыча, антракт игълан ителде. Кунаклар өчен театраль буфет ачылды. Чарада катнашучылар чәйдән, тәм-томнардан сыйланды, оста куллылар тәкъдим иткән күз явын алырдай эшләр белән танышты. «Яшел дөнья» клубының гөлләр күргәзмәсе дә халык игътибарын җәлеп итте. Клуб әгъзалары чәчәкләрне үстерү-үрчетү буенча киңәшләрен бирде.
Чараның икенче өлеше шигъри чатыр һәм музыкаль кунакханә рәвешендә дәвам итте. Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тормыш һәм иҗатына байкау ясалды, шигырьләре укылды. Шигъри бүлек кысаларында шәһәрнең шагыйрь-шагыйрәләре үз шигырьләрен тәкъдим итте.
Бай эчтәлекле тамаша шәһәр иҗат коллективлары һәм ялгыз башкаручылар чыгышлары белән үрелеп барды. «Капитошка» театрының курчак тамашасы да чараны ямьләде. Төп «сәхнәдә» барган тамашадан тыш, төрле осталык дәресләре оештырылды: сәйлән белән үрү (Е. Шакирова), экспресс-макияж (Г. Габделхакова) һәм прическа ясау (Г. Шәймөхәмәтова), төс белән дәвалау (Л. Латыйпова), полимер балчыктан эшләнмәләр (Л. Сәбитова), театраль битлекләрне бизәү (Ф. Батдалова). Театр елына багышланган китаплар күргәзмәсе дә тамашачыларны җәлеп итте. Махсус фототөбәкләрдә истәлеккә фотога төшәргә теләүчеләр дә күп булды.
Чарага килгән кунаклар шушы бәйрәмне югары дәрәҗәдә, бай эчтәлекле итеп оештырган китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткереп таралышты.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.


Читайте нас: