Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
23 апрель 2019, 12:18

Иҗат дәрте булсын күңелдә!

«Театрсыз шәһәр шәһәр була алмый. Ул бер торак пункт ролен генә үти» (Туфан Миңнуллин)

Иҗат сөюче дусларыбыз өчен сөенечле хәбәр бар! Милли гореф-гадәтләребезне саклау, татар мәдәниятен үстерүгә багышланган күркәм чаралар аша шәһәрдәшләргә яхшы таныш «Нур» клубының «Чулпан» һәвәскәр театр берләшмәсе Ш. Закиров исемендәге «Идел-Йорт» XIX төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсы дипломына һәм Рәхмәт хатына лаек булды. Театр елына багышланган күләмле чара Әлмәт шәһәрендә үтте. «Идел-йорт» фестивале күптән инде халык театрларының очрашу, тәҗрибә уртаклашу урынына әйләнде. Театр сөючеләр аны сагынып көтеп ала. Шәһәребез иҗатчылары бәйгедә Н. Гаетбайның «Аты барның дәрте бар» спектаклен куеп, тамашачыларның гына түгел, җюри әгъзаларының да мәхәббәтен яулады.


20 ел иҗат эшендә
Төрекмән бистәсенең «Нур» клубы биләмәсендә «Чулпан» театр берләшмәсе, «Асылъяр» вокал ансамбле һәм 14 яшькәчә балалар өчен «Задоринки» драма түгәрәкләре уңышлы эшләп килә. 1999дан 2015 елга кадәр «Чулпан» һәвәскәрләре Әүфә Насыйбуллина кул астында эшли. 2015 елдан бүгенге көнгәчә җитәкче вазыйфасын Фәнүсә Таймасова башкара. Әйткәндәй, быел «Чулпан» һәм «Асылъяр» берләшмәләре оешуга 20 ел тула.
Тарихи сәхифәләргә күз салыйк. 1999 елның 1 апреле. Нәкъ шушы көнне «Чулпан» артистлары тарафыннан беренче театраль тамаша куела.
2000 ел. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 65 ел тулган чор. Шәһәр мәдәният йортында дәһшәтле вакыйгаларга багышланган «Ул кайтты» спектакле куела. Анда төп рольләрнең берсен Әүфә Насыйбуллина башкара.
2001 ел. Клуб биләмәсендә театраль тамаша рәвешендәге «Карга боткасы» чарасы үткәрелә. Соңыннан ул бәйрәм буларак уза башлый.
2011 ел. «Чулпан» театры артистлары Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен сәхнәләштерергә ниятли. Бу уйлары бик уңышлы булып чыга. Шул вакыттан алар ел саен спектакль әзерләп, тамашачыларны куандыра. Т. Миңнуллинның «6 кызга бер кияү», Ф. Бүләковның «Эх, күгәрченкәйләрем», «Әбиләргә ни җитми», М. Гыйләҗевның «Яра», Г. Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!» спектакльләрен шәһәрдәшләр генә түгел, якын-тирәдәге шәһәр-районнарда яшәүчеләр дә бик яратып кабул итә.
Ә инде агымдагы Театр елына «Чулпан»лылар тагын бер күркәм бүләк — Наил Гаетбаевның «Аты барның дәрте бар» исемле әсәрен сәхнәләштерә. Әлеге спектакль клубта ике тапкыр зур аншлаг белән үтә, актерларның ихласлыгы, уйнау осталыгы тамашачыларны әсир итә. Һәвәскәрләр моның белән генә чикләнми, «Кода» һәм «Кәләш алам» (Р. Назаргулова), «Кыңгыраулы яшел гармун» (Ф. Кәрим) кебек кече күләмдәге тамашалар да әзерли. Тәлгать Таймасов, Венер Фәезов, Тимур һәм Зөлфия Батыршиннар, Әүфә Насыйбуллина, Гөлнур Фазлыева, Тәнзилә Хәлитова һәм башкалар спектакльләрдә дә уйный, җыр-моңлы чараларда да актив катнаша.
Халык театрлары яшьләрне эстетик яктан тәрбияләү, милли гореф-гадәтләребезне саклап калу, аларны киләчәк буыннарга тапшыру эшен башкара. Театр иң беренче чиратта телне саклый, ә телсез милләт була алмый. Тамашачылар күңеленә милли җәүһәрләребезне җиткерүгә, һәркемгә якын, классик әсәрләр аша туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә зур өлеш керткән иҗат ияләренә эшләрендә уңышлар, тагы да зуррак казанышлар телибез. Сездән яңадан-яңа матур рольләр, спектакль-тамашалар көтеп калабыз!


Фикерләр

Ф. Исмәгыйлева, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры:
— Халык театрларының XIX төбәкара «Идел-Йорт» фестивалендә чыгыш ясаган Октябрьский шәһәре «Нур» клубының «Чулпан» театр берләшмәсе коллективына рәхмәт белдерәбез. Коллективыгызның сәнгати осталыгы елдан-ел камилләшә. Быел тәкъдим иткән «Аты барның дәрте бар» спектакле — моның ачык дәлиле. Мондый халык театрының киләчәге өметле. «Чулпан» театрына үзешчән халык иҗатын үстерүдә көч-куәт, иҗади дәрт телибез.

Раушания Фәезова, «Нур» клубы мөдире:
— «Идел-йорт» бик әһәмиятле, кирәкле фестиваль. Оештыру ягыннан да тел-теш тидерерлек түгел. Әлмәт шәһәрендә безне бик җылы каршы алдылар, һәрнәрсәдә ярдәм күрсәттеләр. Әйткәндәй, декорацияләр турында алдан ук шалтыратып куйганнар иде, бездәге реквизитларны да файдалануга алып торырга мөмкин дип. Нинди ярдәм кирәк булса да, мөрәҗәгать итәргә куштылар. Икенче төбәктән килгән катнашучылар өчен бу әлбәттә уңайлы булды. Чара барышында җюри әгъзалары һәрбер кешегә игътибарлы караш күрсәтте, киңәшләрен бирде. Киләчәктә дә иҗат эшендә зур уңышлар теләде.
Форсаттан файдаланып, техника белән тәэминат мәсьәләсендә ярдәм иткән Илгиз Нуртдиновка, водительләргә, сәхнәне бизәү, артистларыбызны бүләкләүдә булышкан «Ойл-Сервис» предприятиесе җитәкчелегенә зур рәхмәтемне белдерәм.

Тәлгать Таймасов:
— Фестиваль-бәйгедә катнашуыбызга чиксез шатмын! Чара барышында бары тик уңай тәэссоратлар алдым. Гомумән, матур гына чыгыш ясадык, тамашачыларга ошады. Әлбәттә, җюри тарафыннан киңәшләр дә булды. Безнең өчен бу яхшы тәҗрибә. Киләчәктә сәхнә осталыгын тагы да «шомарту», югарырак дәрәҗәгә омтылу өчен дә зур этәргеч ул!

Зөлфия Батыршина:
— «Идел-Йорт»та катнашыгыз дип Фәния апам күптән өнди иде, менә вакыты җиткән күрәсең. Раушания Мирзанур кызы «Барабыз!» дигәч, башта бераз икеләнеп тә калган идек, әмма безгә ышаныч белдереп, җитәкләүче булганда, бернидән дә куркасы юк икән. Әлмәттә халык театрлары белән беррәттән фестивальдә катнашуыбыз белән бик горурланам, җюриның хуплавы гына түгел, тәнкыйтьләве дә кирәк бит, чөнки ул яңа пьесаларда тагы да матуррак уйнарга илһам бирә. Клубыбызның уты һәрвакыт янып торсын, рәхмәтле тамашачылар күп булсын дигән теләктә калабыз.

Лилия ГАБИТОВА.
Читайте нас: