Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
18 апрель 2019, 13:39

«Дәүләт мәдәнияткә мохтаҗ»

Театр елы уңаеннан шәһәребездә сәнгать өлкәсенә кагылышлы чара-проектлар саны бермә-бер артты.

Театр елы уңаеннан шәһәребездә сәнгать өлкәсенә кагылышлы чара-проектлар саны бермә-бер артты.
Әлбәттә, бу быел гына түгел, башка елларда да шулай булсын иде. Ә без үз чиратыбызда мәдәният үсешенә өлеш кертү ниятендә укучыларны төбәк иҗатчылары, театр дөньясы белән якыннанрак таныштырырга уйлыйбыз.
Бүгенге мәкаләбез 21нче төбәкнең 3нче йортында урнашкан «Чишмә» («Родник») халык иҗаты йорты эшчәнлегенә багышлана. Әлеге учреждениегә 2016 елда директор Юрий Федорович Лапшин тарафыннан нигез салынган. Бүген җитәкче вазыйфасын Рөстәм Усманов башкара. Биредә балаларга да, олыларга да туры килердәй түгәрәкләр эшли: «Өч тонна» иҗади остаханәсе, «Нарисуй-ка» сурәтләү һәм «Кино» студияләре; фотография мәктәбе; гитарада уйнау дәресләре; радио белән идарә ителүче машиналар, балыклар һәм үсемлекләр дөньясын өйрәнүче «Тере табигать» клублары һ. б.
Иҗат сөюче шәһәрдәшләрнең яраткан ял итү, очрашулар, мәдәни кичәләр оештыру урынының бүгенге торышы гына борчуга сала. Эш шунда, бинаның эче дә, тышы да төзекләндерүне сорый. Аңлашылуынча, ремонттан тыш, иҗади эшчәнлек өчен техник җайланмалар, махсус аппаратлар һәм башка әсбаплар җитешмәве сизелә. Монда химаячеләр, шәһәрдәшләрнең теләктәшлеге аеруча мөһим.
Шушы мәсьәләләргә ачыклык кертү, шулай ук театр, сәнгать дөньясына бәйле фикер алышу максатында «Өч тонна» иҗади остаханәсенең сәнгать җитәкчесе Айнур Шакиров белән әңгәмәләшеп алдык.


— Айнур Мулланурович, «Өч тонна» остаханәсендә эшли башлавыгыз тарихы?
— Бу ике ел элек булды. Октябрьскийда бер яшь режиссерның кыска метражлы кино төшерү нияте белән актерлар җыйганын белдем. Минем бу өлкәдә тәҗрибә булгач, озак уйлап тормыйча, кастингка бардым. Нәтиҗәдә режиссер белән эшли башладык, ике фильм төшердек. Шушы вакытта мин «Өч тонна» белән таныштым.

— Киноиндустриядәге тәҗрибәгез турында да сөйләп үтмәссезме?
— Дөресен әйткәндә, бу — гап-гади акчасызлыктан башланды. Ул вакытта мин Мәскәүдә укый, эшли идем. Өч егет фатир яллап торабыз. Бераздан безгә тагын бер бүлмәдәш өстәлде. Ул фильмнарда эпизодик рольләрдә уйнавы, шул рәвешле өстәмә акча эшләве турында сөйләде. Һөнәри белемсез, тәҗрибәсез килеш киноиндустрия өлкәсенә эләгү миңа гаҗәп хәл тоелса да, үземне сынап карарга булдым. Массовки. ру сайтында теркәлдем... һәм берникадәр вакыттан күп кешеләр катнашкан күренешләрдә төшәргә чакыру алдым! Бераздан мине таный, зуррак проектларга эпизодик рольләргә чакыра башладылар. Шул рәвешле, 3 елга якын киноиндустриядә мәшгуль булдым. «Мурка», «Чудотворец» сериалларында Алена Бабенко, Анатолий Гущин, Федор Бондарчук һ. б. актерлар, билгеле режиссерлар белән эшләү бәхете тиде. Хәрби-тарихи тематикадагы кино-сериалларда гади солдат, чекист, шулай ук тикшерүче, участковый, адвокат рольләрен башкардым.

— Мәскәүдә калу, кино сәнгатендә югарырак күтәрелү теләге булмадымы?
— Әлбәттә, зур шәһәрдә мөмкинлекләр дә күбрәк булгандыр. Әмма шул ук вакытта анда тормыш югары тизлектә үтә, дөнья мәшәкатьләре, ыгы-зыгы килү дә ялкыта. Ә менә Октябрьский кебек зур булмаган шәһәрләр җанга тынычлык бирә, биредә иҗат итүе дә уңайлырак. Бу мәсьәләнең икенче ягы да бар: әгәр бөтен кеше дә Мәскәүдә калса, кечерәк төбәкләрдә кемнәр эшләр соң?

— Хәзерге вазыйфагызга кайтыйк, сәнгать җитәкчесенең эше нидән гыйбарәт?
— Администраторлык итү, гомум җыелышлар, чаралар оештыру, хакимият, мәдәният йорты кебек оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм башка йөкләмәләр минем өстә. Әлеге вакытта «Чишмә» халык иҗаты йортын төзекләндерү, коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны каплату — көнүзәк юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу уңайдан РФ Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе белән дә очрашып, фикер алыштык.

— Бүген спорт, сәясәткә игътибар зур, ә менә сәнгатькә ул җитенкерәми, дигән фикер бар. Аның белән килешәсезме?
— Дөрестән дә, моның белән килешмичә булмый. Әлбәттә, спорт, сәясәт өлкәләренең үсешүе уңай күренеш. Әмма иҗат дөньясын да онытмау зарур. Бу уңайдан шагыйрь, тарихчы Константин Кушнер фикерен китерәсем килә: «Мәдәният дәүләткә мохтаҗ булган кебек, дәүләт тә мәдәнияткә мохтаҗ, чөнки мәдәният белән кешеләр идарә итми, ә мәдәният кешеләр белән идарә итә»

— Тамашачыларга сез «Хыял яки iPhone» спектакле аша таныш. Бу тамашаны кую уе ничек туды, ул нәрсә турында?
— 2019 елның Театр елы булачагын белгәч, өр-яңа спектакль әзерләргә ниятләдек. Моңа кадәр «Чишмә»дә курчак театрлары гына сәхнәләштерелә иде. Безгә драма әсәренә туры килердәй сәхнә, махсус әсбаплар хәстәрлисе булды. Директор белән киңәшләшеп, тамашаны Василий Шукшинның «Сапожки» әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерергә уйладык. 13 көн эчендә сценарий яздым. Репетиция 3 атна буе барды. Әлбәттә, реквизитлар җитешмәве дә, урын азлыгы да үзен сиздерде. Әмма тырышлыгыбыз бушка китмәде дип уйлыйм, моны тамашачылар фикере дә раслый. Актерларга аерым рәхмәт белдерәсе килә. Махсус белем-тәҗрибәгә ия булмасалар да алар рольләрен лаеклы башкарды. Әйткәндәй, актерларны гадәттә иҗади очрашулар вакытында табабыз. Күпчелектә шәһәрдәшләр шундый кичәләрдән соң үзләре безгә мөрәҗәгать итә, мөмкинлекләрен сынап карарга теләк белдерә.
Тамашабыздан чагу шоу ясау максатын куймадык. Көндәлек тормышны чагылдырып, әдәп-әхлак, рухи кыйммәтләрнең әһәмияте югала баруын күрсәтәсе килде. Спектакльнең кыскача эчтәлеге болай: гаилә башлыгының иң зур хыялы — көймә алу. Аның шул рәвешле тормышындагы бертөрлелектән арынасы, аңа яңа сулыш өрәсе, табигатькә якынаясы килә. Ул шушы хыялы белән канатланып яши. Әмма аңа ирешү юлында көтелмәгән киртәгә очрый. Бу — сөекле хәләл җефете. Хатыны күптән инде «текә» айфон алу турында хыяллана икән. Ә ул нәкъ көймә бәясе тора... Әлбәттә, ир гаилә мәнфәгатьләрен өстенрәк күрә, һәм үз хыялыннан ваз кичеп булса да, хатынына кыйбатлы телефон бүләк итә... Әлеге әсәр нигезендә башкалар хакына үз хыял-теләкләреңне корбан итү ята. Ул хәзерге заман ихтыяҗларының никадәр үзгәрүен күрсәтә. Уйлап карасаң, элек кешеләр китап, арзанлы хушбуй ише гади бүләккә дә ихлас куана иде. Бүген инде башкаларны уздыру хакына әхлак ягын да онытып җибәрәбез. Бу бик аянычлы...

— Сезнең өчен театр, гомумән, нәрсә ул?
— Театр — ул кешелек дөньясының күңел көзгесе. Аның аша һәркем үзе өчен ниндидер үрнәк-өлге алырга тиеш. Театр кешеләр күңеленә изгелек чаткылары салу, аны рухи яктан баету урыны. Ул тамашачысыз яши алмый.

— Иҗат эшендә кемнән үрнәк аласыз?
— М. Горький исемендәге Мәскәү сәнгать театры, Сергей Безруков театры тамашалары — минем өчен илһам чыганагы. Бу уңайдан режиссер Олег Табаковның студентлары куйган спектакльдән алган кичерешләрне уртаклашасым килә. Тамашаны карый башлагач, 15 минут вакыттан мин инде театр бинасыннан тыш тормыш барлыгын да оныткан, бөтен булмышым белән сәхнәдәге күренешләргә «чумган» идем. Актерларның күңел биреп уйнавы, ихласлыгы моңа сәбәпче булгандыр.
СССРның беренче халык артисты, театр режиссеры К. Станиславскийның «актерлык системасы»н үз итәм. Константин Сергеевич башкалардан табигыйлыкка омтылышы, ясалмалылыкны өнәмәве белән аерылып тора. Аның иҗаты минем өчен югары сәнгать осталыгы өлгесе.

— Яшь иҗатчыларга киңәшләрегез?
— Күп укысыннар, китаплар — белем һәм илһам, кызыклы фикер-тәкъдимнәр чыганагы. Сыйфатлы кино-тамашалар карасыннар. Яңалыктан, үзгәрешләрдән курыкмасыннар. Халыкка якын булсыннар.

— Киләчәккә планнарыгыз?
— Әлеге вакытта шәһәр биләмәсен күркәмләндерү максатында проект әзерлибез. Аның кысаларында Ленин урамындагы торак йортны граффити ысулы белән бизәкләү күзаллана. Бу уңайдан халык арасында сораштыру да үткәрдек һәм дизайн буенча тәкъдимнәр алдык. Моннан тыш тагын бер проектны гамәлгә ашырабыз. Бу — сценарийлар конкурсы. Иң лаек табылган иҗади эшләр кыска метражлы фильм нигезенә ятачак. Моннан тыш, акчалата бүләк каралган. Бәйгегә гаризалар 1 июльгә кадәр directorfilm89@gmail. com электрон почтасына кабул ителә. Тулырак мәгълүматны https://vk.com/peixesclub?w=wall-98527400_4823 социаль челтәреннән алырга мөмкин.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Айнур! Сезгә барлык башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булуын телибез.
... Шәһәребездә театрлар эшләп тора, алар чагу тамашалары белән тормышыбызны ямьләндерә. Кайчагында кирәкле реквизитлар җитешмәсә дә, репетицияләр өчен уңайлы шартлар булмаса да сәнгать дөньясы яши, киләчәккә өмет белән карый. Иң мөһиме — битараф булмаган җитәкчеләр, сәләтле актерлар булсын, тамашачылар мәдәни чараларга йөреп торсын, күңелләрдә дәрт-илһам яшәсен....

Лилия ГАБИТОВА.
Читайте нас: