Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
2 апрель 2019, 14:06

«Театр яши, яшәячәк!»

«Геофизиклар» мәдәният йортында Театр елын ачу уңаеннан матур тамаша оештырылды.

«Геофизиклар» мәдәният йортында Театр елын ачу уңаеннан матур тамаша оештырылды.
Анда шәһәребезнең театр коллективлары үзләренең иң чагу иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Бу көнне зур залда «алма төшәрдәй» дә урын юк иде. Һәр спектакль-тамаша үзенчәлекле, игътибарга лаек булды дисәм ялгышмасмын кебек. Бу уңайдан тамашачыларның да фикерен ишетәсе килде. Олысы да, кечесе дә театр коллективлары чыгышына, актерларның уйнау осталыгына, гомумән, сәнгать дөньясына кагылышлы уйлары белән бик теләп уртаклашты.


Валентина Карцева:
— Театр ул — безнең тормыш, хис-тойгылар дәрьясы. Ул беркемне дә битараф калдырмый: уйландыра, көлдерә, елата...
Без гаиләбез белән сәнгать дөньясын үз итәбез. Һөнәрем буенча мин театр актеры. Диплом спектаклем дә Ленинград блокадасы чорындагы мәхәббәт тарихына багышланган иде. Тормыш иптәшем — атказанган мәдәният хезмәткәре Сергей Карцев «Строитель» мәдәният йорты директоры булган чорда мин анда сәнгать җитәкчесе булып эшкә килдем. Бер елдан без өйләнештек. Безнең «Сергей Карцев һәм компания» дип аталучы үзәгебез бар иде. Эш дәверендә меңәрләгән юбилей-туйлар үткәрдек. Шәһәрдә без булмаган предприятие калмагандыр. Моннан тыш, озак еллар милиция органнары эшчәнлеген мәдәни яктырттым, 10 ел дәвамында Әфганчылар очрашулары оештырдым. Тырыш хезмәтем «Эчке эшләр органнарында мәдәни эшчәнлек өчен» билгесе белән билгеләнде.

Таисия, Валентина ханымның оныгы:
— Яраткан картәнием белән тамаша карарга килдек. Биредә бик күңелле. Театр ул — күп кешеләрнең спектакль, мюзикл карарга җыелган урыны дип уйлыйм. Мин дә элек биюгә йөри идем, чыгыш ясарга да туры килгәләде. Ә бүген миңа спорт ныграк ошый. Шуңа күрә дзюдо белән шөгыльләнә башладым.

Гүзәлия Вәлиева:
— Мин театрны бик яратам! Кызганычка каршы, Октябрьскийда татарча спектакльне сирәк күрәсең. Шуңа күрә Туймазы театрына йөрергә туры килә. «Аяусыз уеннар», «Тиле яшьлек», «Коеп куйган фәрештә», «Җизнәкәй» кебек әсәрләрне карап, гел дә хозурланып кайтам. Бүген үзебезнең «Нур» клубы театры тамашасын карау бәхете тиде. Артистларыбыз «Аты барның дәрте бар» спектакленнән өзекне бик матур итеп сәхнәләштерде. Театрыбыз өчен ихлас күңелдән шатланып утырдым. Әмма күңелне кырган бер нәрсә дә булды. «Нур»ныкылар исемлек буенча иң азаккы чыгыш ясады. Ни кызганыч, бу вакытка үз театрларына теләктәшлек белдерергә килгән тамашачыларның (башлыча, яшьләр) яртысы диярлек таралып беткән иде. Ә бит тагын берничә минутны ничек тә түзәргә мөмкин булгандыр. Мәдәни-тәрбияви чара вакытында шундый мәдәнисезлекне күрү күңелгә авыр булды. Киләчәктә оештыручылар мондый күренешләрне булдырмау чарасын күрсә яхшы булыр иде.

Валерий Әбдрәзаков:
— Бүген мәдәният йортына килгән күп сандагы тамашачыларны күргәч, күңелне шатлык хисләре, «Театрыбыз яши бит, яшәячәк!» дигән уйлар биләп алды. Чөнки сәхнә осталары нәкъ тамашачылар өчен эшли, иҗат итә. Аларга халык мәхәббәте, теләктәшлеге бик мөһим. Шәһәребездә яшь, өметле театр коллективлары бар. Шундыйларның берсе — «Щелкунчик» театр студиясе. Биредә шөгыльләнүчеләр бик катлаулы, үзенчәлекле «мюзикл» жанрына мөрәҗәгать итә, һәм әйтергә кирәк, бу эшне югары дәрәҗәдә башкарып, тамашачы сөюен яулый.
Шунысы кызганыч, бүген театрга башлыча олылар йөри. Ә бит ул яшьләргә дә бик файдалы булыр иде, чөнки сәхнә әсәрләре күпчелектә чынбарлык тормышны чагылдыра, аның яхшы һәм яман якларын ачып сала, әдәп-әхлак тәрбиясе бирә. Яшь буынны кызыксындырырга, беразга булса да гаджетларыннан аерылу теләге уятырга кирәк. Монда мәгълүмат җитмәү дә зур урын алып тора. Ягъни, кайберәүләр театрда бер тапкыр да булмау сәбәпле, аның нәрсә икәнен белми-аңламыйча яши. Мин үзем беренче тапкыр сәнгать дөньясын 14 яшемдә «ачтым». Краснодар театрының музыкаль опереттасын тамаша кылгач, күңелдә хис-тойгылар өермәсе кузгалды. Чиксез соклану, гаҗәпләнү, тәэсирләнү иде ул. Шушы чордан мин театрга чын мәгънәсендә гашыйк булдым, үземнең дә иҗат итәсе, сәхнәдә уйныйсы килде. Бу мисалдан чыгып шуны әйтәсем килә: күңелдәге уй-кичерешләрне аңлау өчен бер тапкыр булса да театрга барырга кирәк. Бәлки шул вакытта сәнгать өлкәсе синең өчен бөтенләй икенче яктан ачылыр...
Бүген әсәрләрне заманчалаштырып кую турында да фикеремне белдерәсем килә. Мин мондый яңарышларга уңай карыйм. Әгәр дә әсәрнең асылы, мәгънәсе югалмый, актерларның уйнау осталыгы аны бар яклап ачып сала икән, бу бик яхшы. Иң мөһиме, авторның тамашачыга җиткерергә теләгән уй-фикерләре, җылы энергетикасы әһәмиятен югалтмасын...

... Бар фикерләр дә үзенчә дөрес, кызыклы. Шунысы мөһим: шәһәрдәшләр сәнгать дөньясына битараф түгел, алар театрларның эшләп торуы куанычлы хәл дип саный. Чынлап та, һәр сәләтле актер, һәр сәнгать әсәре тормышны ямьлерәк, кешеләрне бәхетлерәк итәргә сәләтле ич...

Лилия ГАБИТОВА.


Читайте нас: