Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
2 апрель 2019, 13:12

Театр — ул үзе тормыш

Билгеле булуынча, Русия Президенты В. Путин агымдагы елны Театр елы дип игълан итте. Әлеге гамәл илебездә театр сәнгатен алга таба үстерү, аңа халыкның игътибарын арттыру максатында башкарылды. Шул уңайдан 27 мартта безнең шәһәрдә Театр елын рәсми ачу тантанасы узды.

Билгеле булуынча, Русия Президенты В. Путин агымдагы елны Театр елы дип игълан итте. Әлеге гамәл илебездә театр сәнгатен алга таба үстерү, аңа халыкның игътибарын арттыру максатында башкарылды. Шул уңайдан 27 мартта безнең шәһәрдә Театр елын рәсми ачу тантанасы узды.
Чараның әлеге датага туры килүе дә очраклы түгел иде. Бу көнне бөтен дөнья буенча Театр көне билгеләнә.
Мәдәният йортына керү белән чарага килүчеләр игътибарын шәһәрнең театр тормышын чагылдырган бай эчтәлекле күргәзмә җәлеп итте. Һәркем фотосурәтләрдән коллективларның бүгенге көнгә кадәр тарихы белән таныша алды. Тантана башланырга санаулы гына минутлар калганда да халык агымы туктамады. Утыргычлы урыннар күптән калмаса да, басып торып булса да тамаша кылырга теләүләчләр күп булды. Анысы аңлашыла да, бер сәхнәдә шәһәрнең барлык театр коллективларын тагын кайчан күреп булыр?!
Ниһаять, сәхнәдә алып баручы Андрей Прокопчук пәйдә булды һәм үзе белән серле театр дөньясына алып керде. Театраль кунакханәгә коллективларның ре- жиссерлары бер-бер артлы чакырылды. Алар белән җанлы әңгәмә оештырылды. Тамашачылар шәһәр театрларының тормышы, яңа спектакльләре, киләчәккә планнары турында кызыксынып тыңлады. Театрлар белән танышу спектакльләрдән өзекләр күрсәтү белән үрелеп барды.


Урыс театры
Беренче булып театраль кунакханәгә урыс халык театры режиссеры Жанна Юшко килде. Ул әлеге театр белән 2014 елдан башлап эшли. «Тормышта һөнәри үсешемә өлеш керткән кешеләр күп, залда утыручы һәр тамашачы да минем өчен илһам чыганагы. Халык белән аралашып, уй-фикерләр, темалар табабыз, аларны сәхнәдә җанландырабыз», — ди режиссер. Урыс халык театры «Балачак 41/45» спектакльленнән өзек күрсәтте. Сугыш турында китаплар, фильмнар аша гына белгән яшь актерлар ул еллардагы балаларның авыр язмышын үзләренең уйнавы аша тамашачыга җиткерә алды. Кечкенә өзек тамашачыларны елатып та алды, уйланырга да мәҗбүр итте. Монда актерларның яхшы уйнавыннан тыш, хәзерге заман балаларында шушы темага кызыксыну уятып, йөрәкләренә театр очкыны сала алган оста режиссерның зур хезмәте ята.

Башкорт театры
Арытаба сәхнәдә урын алган башкорт халык театры (режиссеры Нурсилә Кәримова) тамашачыларны юмор-сатира дөньясына алып керде. «Әйдә, өйләнешәбез» тапшыруын җанландырган миниатюра гап-гади кешеләр тормышын яктыртты. Геройлар үз бәхете өчен нәрсә генә эшләми, нинди хәйлә генә тапмый. Шуңа бәйле килеп чыккан көлкеле хәлләр тамашачыларны битараф калдырмыйча, рәхәтләнеп көлдертте. Театр өчен әһәмиятле елны коллектив үзенең яңа куелышлары белән сөендерер, сәхнәдә тәҗрибәле артистлар белән бергә яшьләрне дә күрербез дип ышанабыз.

«Щелкунчик» театр студиясе
Шәһәрнең музыкаль театрлары чыгышын тамашачылар һәрвакыт көтеп ала. Бу юнәлештә «Щелкунчик» театр студиясе һәм «Модем» бию театры эшли. Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараеның «Щелкунчик» студиясендә бүгенге көндә 100гә якын бала шөгыльләнә. Уйлап карасаң, аларның барысына да юл табып, спектакльләрдә катнаштыру өчен күп көч, сәләт, сабырлык таләп ителә. Режиссер Елена Наянзина билгеләвенчә, иң авыры балаларны җырларга һәм биергә өйрәтү. Махсус моның өстендә генә кимендә өч еллап эшләргә кирәк, ди ул. Апрельдә коллектив ике куелыш — «Граф Монте-Кристо» мюзиклы һәм «Бальзаминовның өйләнүе» комедиясе белән сөендермәкче. Тантана кичәсендә исә театр «Гадәти могҗиза» һәм «Зорро» спектакльләреннән өзекләр күрсәтте. Беренчесендә залдагылар әкият иленә эләгә, аюга әверелгән егет, үз мәхәббәтен эзләргә киткән патша кызы өчен борчыла. Ялкынлы испан биюләре, дәртле җырлары белән үрелгән «Зорро» спектаклен дә тамашачылар җылы кабул итте.

«Модем» бию театры
«Модем» бию театры (режиссеры Наталья Зуева) үзенең өзекләрендә әкияти дөньяны җанлан- дырды. «Кар патшабикәсе», «Алиса могҗизалар илендә» спектакльләре беренче мизгелләрдән үк чагу кәчтүмнәр, шактый авыр гына куелышлар һәм, әлбәттә, актерларның оста уены белән соклан- дырды. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.

«Өч тонна» иҗади остаханәсе
Чагыштырмача яңа коллектив «Өч тонна» үзен иҗади остаханә дип танытты. Аның режиссеры Айнур Шакиров спектакльдә төп рольне башкарды. «Хыял яисә айфон» куелышы бүгенге көннең көнүзәк мәсьәләләрен күтәреп, төп геройны сайлау алдына куйды: үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырыргамы яисә тормыш иптәшен шатландырып, кыйммәтле бүләк сатып алыргамы?! Аның белән бергә залдагылар да бу хәлне үзләренә чамалап, уйга калганнардыр. Ә каһарман исә икенче юлны сайлады. Ул дөрес эшләдеме яисә, киресенчә, хаталандымы — һәркем бу сорауга үзе җавап бирде.

«Нур» клубы театры
Театраль кунакханәдә «Нур» клубы театры режиссеры Фәнүсә Таймасова пәйда булгач, залдагылар тагын да җанланып китте. Аның белдерүенчә, театр киләчәктә махсус конкурс-фестивальләрдә көч сынау, спектакльләргә яшьләрне җәлеп итү планнары белән яши. Тамашачыларны бик күп әсәрләр белән сөендергән коллектив бу юлы башкорт драматургы Наил Гаетбайның «Аты барның дәрте бар» комедиясен тәкъдим итте. Һәвәскәр актерлар һөнәриләрдән бер дә калышмыйча оста итеп, күңелләргә үтеп керерлек уйнады. Тамашачылар, үз чиратында, алкышларын кызганмады. Әлеге чыгыш комедиянең премьерасы алдыннан үзенчәлекле игълан кебек тә булды. Теләгән һәркем 3 апрельдә «Нур» клубында спектакльне тулысынча карый алачак.
Шулай итеп, Театр көне чын бәйрәм кебек булды. Күңел күтәренкелеге, рухи дәрт алып таралышты тамашачылар. Театр елы башланды гына, алда тагын яңадан-яңа кызыклы чаралар көтәр дип өметләнәбез.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.


Читайте нас: