Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
2 апрель 2019, 14:08

Нәниләрнең зур җиңүләре

Март ахырында Спорт сараенда мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында оештырылган Хезмәткә һәм саклауга әзер Бөтенрусия физкультура-сәламәтләндерү комплексының өченче фестивале узды.

Март ахырында Спорт сараенда мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында оештырылган Хезмәткә һәм саклауга әзер Бөтенрусия физкультура-сәламәтләндерү комплексының өченче фестивале узды.
Спорт чарасы Русиядә ГТОның бишьеллыгына һәм республиканың 100 еллыгына багышланды. Аны танталы ачу өлешендә спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Рамазанов, мәктәпкәчә белем бирү буенча өлкән инспектор Энҗе Аслаева катнашты.
— Мондый чарада катнашуыгыз сезнең өчен үзе зур җиңү. Монда арагыздан иң җитезләре, иң көчлеләре сайланып, үз балалар бакчасының данын яклауга лаек булды. Бүген сез спорт ягыннан иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтерсез, дип ышанам. Сәламәт булыгыз, һәрвакыт спорт белән шөгыльләнегез, нәкъ спорт кешедә тәртип, эш сөючәнлек, ихтыяр көчен тәрбияләүгә ярдәм итә, — диде Илдар Илһам улы балаларга мөрәҗәгать итеп.
Тантаналы өлештә шулай ук узган елгы ГТО фестиваленең җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде.
Урыннар түбәндәгечә
билгеләнде:
3нче урында — 18нче «Сәламәтлек» балалар бакчасы;
2нче урында — 27нче «Өмет» балалар бакчасы;
1нче урында — 32нче «Золушка» балалар бакчасы.
Алар мисалында бүгенге нәни спортчылар да ГТО таләпләрен уңышлы тапшырып, үз рекордларын куяр, дигән теләкләр белән ярышларга старт бирелде.
Ярышлар озынлыкка сикерү белән башланып китте. Беренче карашка гына бу җиңел күнегү кебек тоела. Монда кулларны ныграк селкү, көчле итеп этәрелергә кирәк. Кечерәкләр югалып калмады, үз ысулын тапты. ГТО фестиваленең 1нче баскычына (6-8 яшьлекләр) ярашлы, балалар шулай ук йөгереп атлау, алга таба бөгелү, тупны боҗрага кертү, гәүдәне күтәрү, яткан килеш кулларны бөгеп-турайту, каек йөгерү буенча сынаулар үтәде.
Әкият геройлары булып киенгән волонтерлар нәниләрне тәүге җитди сынауларында дәртләндереп, теләктәшлек күрсәтте. «Смайл» вокал студиясе чыгышы ярышларга бәйрәм төсе кертте.
Без югары технологияләр заманында яшибез. Компьютерлар, смартфоннар, планшетлар гадәти тормышка әверелде. Бер яктан белем бирү, мәгълүмат алу мөмкинлеге артса, икенче яктан компьютер артында озак утыру сәламәтлекне какшата. Шуңа күрә балачактан ук спорт белән дус булу мөһим. Даими ГТО нормативларын тапшыру физик яктан чыныктыру, сәламәтлекне ныгытуны күз уңында тота, шулай ук ул рухи ныклылык, җаваплылык хисләрен тәрбияләүдә ярдәм итә. Сәгатьләр буе компьютерда уйнаганчы, саф һавада физик күнегүләр белән шөгыльләнү күпкә файдалырак. Спорт белән чыныгып үскән балаларның киләчәге дә өметле.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.


Читайте нас: