Шул исемдәге чара «Илһам» әдәбият сөючеләр клубында узды. Бик күпләрнең йөрәк түрендә сакланган сагынычлы хатирәләрен яңартуга сәбәпче булды ул кичә...
Чыннан да, татар-башкорт милләтле хатын-кызны яулыксыз күз алдына китерүе кыен. Зәвык белән бөркәнгән-ябынган иясенә яулык аеруча сөйкемлелек бирә, серлелек тә өсти сыман. Билгеле инде, кара сөрем төсендәге шомландыргыч бөркәнчек хакында бармый сүз. Нәрсә дип баштанаяк төренәдер ул шөкәтсез тукымага япь-яшь сылу кызларыбыз... Хәер, анысы инде һәркемнең шәхси эше. Ошый икән, йөрсеннәр. Ә без исә әби-әниләребез яратып бәйләгән соклангыч чагу яулык галиҗәнәпләренә күчик.
... Чал тарихы ерак еллар төпкеленә барып тоташа әлеге баш киеменең. Алып баручылар О. Габделхакова һәм Г. Габдуллина белән берлектә шул сәхифәләр буйлап «сәяхәт кылабыз». Русиядә яулык 16-17нче гасырда ук барлыкка килгән икән. Ул чагында аны «канаватка» дип атаганнар. Зур итеп, юка ефәк тукымадан теккәннәр. Кыйбат булгандыр мөгаен мондый да зиннәтле әйбер. Тикмәгә генә мирас булып әнисеннән кызына, әбисеннән оныгына күчеп йөрмәгәндер... 18нче гасырда инде яулыкларны чигү, бизәкләү гадәткә кереп киткән. Авыл хатын-кызлары яулыкны ал-ак ситсыдан теккән, бизәкләр чиккән, барча осталыгын эшкә җиккән.
Әлеге тәү карашка үтә гади баш киеме татар милләтленең үткәнен, катлаулы язмышын анык чагылдыра бит, уйласаң. Элеккеге заманнарда безнең әбекәйләр башларына өрпәк (өчпочмаклы яулык) һәм дә тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөргәннәр икән. Әмма, фабрикада эшләнгән япмалар киң таралу сәбәпле, өрпәк-тастар кулланыштан төшеп калган. Дүрт почмаклы яулык шул рәвешле көндәлек баш киеменә әверелгән. Татар хатын-кызлары аны йоласына яраштырып бөркәнә. Ягъни ике янәшә почмакны ияк астына бәйләп, яулыкны аркасына таратып төшерә. Димәк, баш-муен, ияк, арка-иңнәр каплана. Хатыннардан аермалы буларак, кызлар яулыкны артка чөеп бәйли.
Гади яулык беркадәр үз чорының серләрен ачып салырга, халкының сәнгать үрнәкләрен чагылдырырга да сәләтле. Мисалга, ефәк җепләр белән чигелгән өрфиядәй ак яулык гүзәл затның сафлык билгесе саналган. Аны баштан мәҗбүри тартып алу оят-гарьлек, хурлык булган. Байтак әдәби әсәрләрдә тасвирланган андый аяныч хәлләр... Яулык кадерле бүләк сыйфатында да киң кулланыш тапкан. Сөйгән кызына егет кеше ядкарь итеп нәрсә сайлаган? Әлбәттә, күз явын алырдай нәкышле яулык! Шәлъяулык үз иясенең нинди катлам кеше булуына да ишарәләгән. Бай бичәнең зиннәтле баш киеме тукыма сыйфатлылыгы, бизәнгечләрнең асыллыгы белән ерактан ук «кычкырып» торган.
Яулык-шәл халык җырларында, әдәби әсәрләрдә дә киң урын биләгән. Мәшһүр «Зәңгәр шәл» спектаклен генә ислик... «Башыңа япкан яулыгың яңа яуган кар кебек», диелә халык җыларының берсендә. Нинди матур чагыштыру! Татар халкы элек-электән ак төскә мәдхия җырлый. Аклык — пөхтәлек, рухи чисталык билгесе. Кара шәлъяулык бөркәнгән берәр татар әбисе күзегезгә чалыныр микән? Гомер күгендә яхшысын да, яманын да кичергән, сынаулар алдында тез чүкмәгән татар хатыны олыгайгач та ап-ак төскә тугрылык саклый. Изге күңеле, тыйнаклыгы шулай куша чөнки. Дога кылып, илгә тынычлык, балаларга тәүфыйк теләп утырган әбекәйнең дә башында мотлак кершәндәй ак яулык булыр.
... Фәһемле чара илаһи моң-аһәң белән бергә үрелеп барды. Үзләре дә сизмәстән, тыңлаучылар халыкчан җырларга кушылды, тәэсирләнде-әсәрләнде. Эчкерсез-самими җыр юллары күңелне арбый, газиз әнкәйләрне, апа-сеңелләрне күз алдына бастыра. Исән чакларында игътибарлырак булсак иде газизләребезгә, дип искәртә сыман иҗат җәүһәрләре...
Сөенечкә, яулык-шәл ише баш киемнәре модадан чыкмый. Аларны зәвык белән ябына белүчеләр һәрвакыт пөхтә, нәзакәтле, тыйнак булып күренә. Яулык бөркәнгән замана туташлары чиксез соклану, ихтирам хисе уята.
... Видеоязмада тәкъдим ителгән яулык ябынуга кагылышлы осталык дәресенең кызыксыну тудыруы гаҗәп хәл түгел шуңа күрә. Төрлечә кулланып була икән лә яулык-шәлләрне. Көндәлек киемгә хәтле яңа төсмер бирә дә куя шәлъяулык...
Хәлбуки, татар-башкорт кына димәгән, башка милләт сылулары арасында да элек-электән абруй казанып өлгергән бүгенге «мәкалә героебыз». Җылылыгы, нәфислеге белән дан-шөһрәткә күмелгән ырымбур шәлен кем генә белми икән? Чегән, һинд, япон, һ. б. халык киемнәрендәге бизәк-өлгеләр дә мода белгечләрен һәрдаим яңа ачышларга рухландыра. Милли киемнәр сәхнә-тамаша күрке дә.
... Әйе, гасырлар төпкеленнән бүгенге көнгәчә яши биргән баш киеме хушлашырга һич уйламый. Киләчәге дә ярыйсы өметле аның. Яңадан-яңа үрнәкләр белән куандырыр әле кием-салым өлкәсендә иҗат итүчеләребез. Яулык-шәлгә көтелмәгән заманча сулышын өрер. Иң мөһиме, җәмәгать, күңелләребез, хыялларыбыз ак яулыктай керсез һәм чиста-пакь булсын. Йөрәкләргә тузан-сөрем кунмасын, бәгырьләр таштай катмасын. Эчке рухи байлыгыбыз тышкы кыяфәтебездә дә чагылыш тапсын. «Кием — күңел көзгесе», ди ич әнә халык мәкале дә...
Кичәбез исә үз агышында дәвам итә. Хөрмәтле чара кунаклары үз хатирәләре белән бүлешә. Алып килгән яулык-шәлләре дәлил ул онытылмас истәлекләргә. Дәү әни, әнкәйләр, кыз туганнардан мираска калган әйберләр бихисап мәгълүмат бирә алыр иде чордашларга. Әгәренки кешечә сөйләшә белсәләр. Хәер, булмас димә. Техниканың атлап түгел, җан-фарманга чабып барган чоры ич, сандыктагы әйбер-мазар да телгә килмәгәе берзаман...