Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Туган ягым — яшел бишек

Туган җир, туган йорт, кече Ватан.

Туган җир, туган йорт, кече Ватан.
Һәркемгә кадерле, газиз төшенчәләр бу. Алар күңелне дулкынландырып, матур балачакка алып кайта. Бөек Тукаебыз да бит: «Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем», — дип җырлаган. Агымдагы елда туган төбәгебез — Башкортстан 100 еллык юбилеен билгели. Газиз республикабыз күп милләтләрне берләштерә. Анда татарлар, урыслар, чувашлар, башкортлар һәм башка халыклар бер гаиләдәй дус-тату яши, бергәләшеп эшли...
Төрекмән авылының «Нур» клубында туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, милли гореф-гадәтләрне югалтмау, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту максатында күп төрле чаралар оештырыла. Шушы көннәрдә биредә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган күркәм бәйрәм үткәрелде. Бу көнне кунаклар хозурына «Задоринки» балалар иҗат төркеме әзерләгән тамаша, З. Миңнуллин, Т. Батыршин, Н. Шәнгәрәева, М. Сәлахова, Р. Кунаккузина, Р. Низамов башкаруындагы җыр-биюләр, шигъри әсәрләр тәкъдим ителде. В. Альбаев, Ф. Заһретдинов тамашачыларга гармун моңнары бүләк итте. Рәмзия һәм Фәһим Чанышевлар, Мөнәвәрә Салихова һәм Нәфисә Шәнгәрәева дуэтлары чыгышы ямь өстенә ямь булды.
«Асыльяр» һәм «Чулпан» берләшмәсе әгъзалары җыр-такмаклы, гармунлы театр тамашасы күрсәтте, «Капка уены», «Сөлге тотыш» исемле милли уеннар оештырды. Әүфә Насыйбуллина башкаруындагы шигырьләр, гадәттәгечә, бәйрәмнең чагу бизәге булды. Чара Рәзил Фәррахетдиновның «Яратам» җыры белән тәмамланды.

Читайте нас: