Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Нәни кызлар балга җыелды

Уфада беренче тапкыр «Кечкенә кызлар балы» узды.

Уфада беренче тапкыр «Кечкенә кызлар балы» узды.
8 мартта Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында үткән хәйрия чарасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кызлар, шулай ук, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен оештырылды. Анда бөтен республикадан 300гә якын кыз катнашты. Безнең шәһәрдән дә дүрт кыз — София Алферова, Милана Низамова, Камила Качелаева, София Гыйбадуллина балга барды.
Бер көн алдан «Зеленая роща» шифаханәсендә бәйрәмдә катнашучылар өчен күңел ачу программасы тәкъдим ителде. Ул телемәйданчык, фотозона, мимнар һәм рәссамнар эшен, рәсем төшерү, киез басу, свит-дизайн буенча осталык дәресләрен, мини-спектакльне, атка утырып йөрүне үз эченә алды.
Икенче көнне чарага килүчеләр театрның фойесыннан ук бәйрәм тантанасы эченә чумды. Бәйрәм атмосферасын тудырырга волонтер студентлар ярдәм итте. Алар кунакларны каршы алып, кызларны принцессаларга багышлау йоласын үткәрде: һәр балага таҗлар кидереп, кулларына бәйләнгән чәчкәләр тактылар. Кечкенә матуркайларның образларын тулыландырып, прическалар эшләп, аквагрим да сөрттеләр.
Бию тамашасы грек залында оештырылды. Кызлар булачак балет биючеләре — Рудольф Нуриев исемендәге хореография колледжы укучылары белән вальста әйләнде. Башкортстанның халык артисты, Мариин театры солисты Аскар Әбдрәзаков залны сихри моңга күмде. «Голос» телевизион шоуы финалисты Рушана Вәлиеваның чыгышы да ямь өстенә ямь булды.
Чарада катнашучыларны сәхнәдән Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та сәламләде.
— Бүген бу искиткеч залда җыелган нәни принцессаларны чын күңелдән котлыйм! Сез шундый матур! Күзләрегез яна, ә йөзләрегездә шатлык балкый. Сезгә ныклы сәламәтлек, бары тик яхшы билгеләргә укуыгызны, үз көчегезгә ышануыгызны телим. Барысы да яхшы булачак, чөнки сез — бик көчле һәм сәләтле! — диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров шулай ук бу бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән волонтерларга һәм җәмәгать оешмаларына рәхмәт белдерде. Әйтергә кирәк, «Кечкенә кызлар балы» Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова башлангычы белән оештырылды.
Арытаба залдагылар әкият дөньясына чумды. Балаларга «Морозко» спектаклен күрсәттеләр. Ахырда һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә, иң мөһиме, безнең кызлар чарада булган башка балалар кебек үзләре белән күңелле кичерешләр, онытылмас якты тәэссоратлар алып кайтты. Һәм, әлбәттә, балаларның елмаюлы йөзләрен күрү, шат авазларын ишетү ата-аналарны да сөендерде. «Бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте. Оештыручылар аны бөтен күңелләрен биреп әзерләгәннәре әллә кайдан күренеп тора. Кызларның шатлыклары эчләренә сыймады, алар рәхәтләнеп күңел ачты. Чарадан алган тәэссоратларны әйтеп бетерерлек түгел. Оештыручыларга, озатып баручыларга бик зур рәхмәт», — ди алар.
Әйе, хәзерге ыгы-зыгылы заманнарда үзеңә карата игътибар
тою әллә нинди затлы бүләкләрне алмаштыра аладыр, бигрәк тә үзенчәлекле балаларга шундый игътибар күрсәтү игелекле эш. Мондый күркәм чаралар дәвамлы булыр дип ышанабыз.

Читайте нас: