Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

И хатын-кыз — иң гүзәл зат, Җиһанда син бер — тиңсез!

Туган җиребезгә, ниһаять, дөньяга өмет сулышы өрүче, яхшылыкка өндәүче Яз мизгеле аяк басты. Ул үзе белән җылы кояш нурларын, яшәүгә дәрт-илһам һәм иң якты, матур 8 март бәйрәмен алып килде. Бу көнне үзләре дә яз кебек ягымлы, нәфис, кадерле әниләребез, әби-апаларыбыз, сеңелләр-кызларыбыз бихисап тәбрикләүләр, изге теләкләр алды...

Туган җиребезгә, ниһаять, дөньяга өмет сулышы өрүче, яхшылыкка өндәүче Яз мизгеле аяк басты. Ул үзе белән җылы кояш нурларын, яшәүгә дәрт-илһам һәм иң якты, матур 8 март бәйрәмен алып килде. Бу көнне үзләре дә яз кебек ягымлы, нәфис, кадерле әниләребез, әби-апаларыбыз, сеңелләр-кызларыбыз бихисап тәбрикләүләр, изге теләкләр алды...
Музыка колледжында 8 март бәйрәменә багышланган матур концерт оештырылды. Тантаналы чара көнендә уку йорты бинасы аеруча ямьле, чагу төсләргә керде сыман. Чөнки биредә шәһәребездә гомер итүче иң уңган, акыллы, нәфис-зыялы гүзәл затлар җыелган иде. Аларның шатлык нуры балкыган йөзләре, кулларындагы чәчәк бәйләмнәре тирә-юньгә бәйрәм рухы өстәде, күңелләрне күтәреп җибәрде.
Шәһәребезнең иҗат коллективлары әниләргә, апаларга үзләренең иң матур, моңлы җыр-биюләрен бүләк итте. Моннан тыш, гүзәл затлар өчен тагын бер сөенечле бүләк әзерләнгән иде. Бу — күрше республикадан килгән кунаклар, матур җыр-моңнары белән тамашачыга яхшы таныш «Казан егетләре» коллективы. Шәһәрдәшләр егетләрнең чыгышын бик җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде.
Чара барышында үз һөнәре остасы булган фидакарь хезмәт ияләрен бүләкләү тантанасы да үтте. Әлеге хөрмәтле йөкләмәне шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев башкарды. Алексей Николаевич ихти- рамга ия гүзәл затларыбызга ихлас тәбрикләүләрен, иң матур теләкләрен җиткерде...
Уйлап карасаң, дөнья йөзендәге батырлыкларның, игелекле гамәлләрнең күбесенең нигезендә — хатын-кыз. Нәкъ менә гүзәл затлар бөек, изге, рәхим-шәфкатькә тулы эшләргә илһамландыра. Танылган инглиз язучысы Вильям Шекспир да бит: «Хатын-кызның көче — аның нәфислегендә», — дигән. Бу сүзләр белән килешмичә булмый. Дөрестән дә, гүзәл затларның хәстәрлекле, кайгыртучан карашы, нәфис куллары, сабырлыгы, сөю-наз тулы йөрәге дөньядагы күп явызлык-хәвефләрдән яклауга сәләтле. Гаилә кыйммәтләрен, туган телне, күркәм йолаларны, милли гореф-гадәтләрне саклап калуда да әниләрнең, ак яулыклы әби-апаларның өлеше зур.
Кадерле хатын-кызлар! Сезгә тагын бер тапкыр чын күңелдән тәбрикләү сүзләрен җиткерәбез. Барчагызга да бихисап гөл-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, тыныч, имин көннәр, бәхет һәм муллык насыйп итсен!

Читайте нас: