Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чын мәгънәсендә көлке терапиясе!

Уфа «Нур» татар халык дәүләт театрының «Тыкрыкта булды бу хәл» спектакленә нәкъ шундый бәһа бирергә мөмкин.

Уфа «Нур» татар халык дәүләт театрының «Тыкрыкта булды бу хәл» спектакленә нәкъ шундый бәһа бирергә мөмкин.
Психологиядә көлке терапиясе дигән төшенчә бар. Эчең катканчы кинәнеп, рәхәтләнеп «хихылдау» нерв киеренкелеген бушандыра, күңел тынычлыгы булдыра, органнар эшчәнлеген яхшырта, ди белгечләр. Бу җәһәттән шаян-үткен юмор белән сугарылган тамаша ярдәмгә килә дә инде.
Бер караганда, сәхнәдә шактый четерекле вакыйгалар тасвирлана югыйсә. Ромео-Джульетта кыйссасы татар авылында заманча яңарыш ала. Тыкрыкның ике ягында яшәп ятучы күршеләр тарихы тәүдә бераз сагайта төшә. Ут күршеләрне чик кенә аерып тормый чөнки. Садыйк һәм Фәһим байтак еллар бер-беренә карата ачу саклап яши. Әллә кайчангы ат чабышындагы хәлләр тынгы бирми үзләренә. Кем беренче килгән ул чакта, гадел булганмы-юкмы бу җиңү — әлеге сораулар төнге йокыларын калдыра, тамактан яздыра. Якын күршеләрнең дошманлашып гомер кичерүе Шекспир геройлары Капулетти-Монтекки тарихын хәтерләтә. Инде буй җиткереп, бер-беренә гашыйк булган ул-кызлары әлеге «озайлы сериалдан» чыгу юлын табармы, әти-әниләрен дуслаштыра алырмы? Кем белә...
Шөкер, тапкыр замана яшьләре югалып калмый. Бөтенләй көтелмәгән татулаштыру ысулын таба. Казаннан өр-яңа кәләш-кияү алып кайта егет-кыз! Кемнәрне бит әле, татар авылында моңа кадәр күренмәгән затларны. Кап-кара тәнле африканлылар булып чыга кәләш-кияү! Чак һушын югалтмый кала бичара ата-аналар. Их, барысын да кире кайтырып булсачы. Бәлки әле соң түгелдер?..
Вакыйгалар бөтенләй үзгәчә борылыш ала. Моңарчы тыныша алмаган күршеләр кисәк үзгәрә. Ызгыш, ачу белән гомерне заяга уздырганчы, татулашып яшәүләре яхшырак түгелме? Тормышта күпкә әһәмиятлерәк кыйммәтләр дә бар. Шул хакта фикерләшү күршеләрне фәлсәфи уйлануларга этәрә хәтта. Милләтебезне, телне югалтмаска, тамыр-нигезне сакларга кирәк ич безгә. Ата-бабадан мирас булып калган гореф-гадәтләрне дәвам итәрдәй оныклар тәрбияләү мотлак.
... Бәхеткә, «яңа сөйгән ярлар» гашыйкларның Казандагы дуслары гына булып чыга. Әти-әниләрен дуслаштыру ниятеннән корылган мәрәкә, кыскасы. Тамашачы да канәгать. Барысы да әйбәт тәмамланды. Өлкәннәр, ниһаять, акылга утырды. Яшь йөрәкләр кавышты. Ромео-Джульетта фаҗигасе булмый калды. Рәхмәт әсәр авторына. Гыйбрәтле дә, шаян-көлкеле дә аның иҗат җимеше. Әлбәттә, мавыктыргыч сюжет, илаһи җыр-моң, актерлар уены да бизәк өсти тамашага. Әйткәндәй, спектакльнең режиссеры — БР һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Б. Ибраһимов. Һәрвакыттагыча, гаҗәеп сәхнә әсәре пәйда булган аның тырышлыгы нәтиҗәсендә.
... Көчле алкышлар, чәчәк бәйләмнәре. Ихлас рәхмәт сүзләре. Кабат очрашуларга кадәр! Яңадан- яңа тамашалары белән сөендерсен, күңелләрне илһамландырсын «нурлылар»!

С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотосы.


Читайте нас: