Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
28 февраль 2019, 12:36

Шәһәрдә — театр музее!

Мәгълүм булуынча, 2019 ел Русиядә Театр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан шәһәребездә дә театр коллективлары һәм мәдәният учреждениеләре тарафыннан күп сандагы чаралар үткәрелүе күзаллана.

Мәгълүм булуынча, 2019 ел Русиядә Театр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан шәһәребездә дә театр коллективлары һәм мәдәният учреждениеләре тарафыннан күп сандагы чаралар үткәрелүе күзаллана.
Октябрьскийда эшләп килүче театр сирәгрәк булса да, шәһәрдәшләрне чагу сәхнә тамашалары белән илһамландырып тора. Әлбәттә, Театр елында спектакльләр, тематик күргәзмәләр, иҗат сөючеләр өчен уен-бәйгеләр, викториналар саны бермә-бер артачак дип өметләнәбез.
Шушы араларда шәһәр мәдәният йортында урыс һәм башкорт халык театрларының үзенчәлекле музее барлыкка килде. Биредә төрле елларда куелган спектакльләрдән фотосурәтләр, иң тәүге сәхнә әсәрләреннән истәлекле кадрлар, беренче труппа, җитәк- челәрнең фотоларын күрергә мөмкин. Бер сүз белән әйткәндә, музей театрның тарихын чагылдырып тора. Күргәзмәдә хатирәләргә бай фотоальбомнар, афишалар, танылган актер һәм режиссерларның сурәтләре тупланган. Мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән хәтта Станиславскийның режиссерлык почмагы да булдырылган. Бәлки, нәкъ шундый радиоалгычлы иске шкаф янындагы өстәл артында мәңгелек әсәрләр туадыр да ул!
Күргәзмәдәге экспозицияләр вакыты-вакыты белән үзгәреп торачак. Бу Мәдәният йорты театрларының 70 еллык тарихына тулы күзәтү оештыру өчен кирәк.
Музейга сәяхәт кылган шәһәрдәшләр һәм кунаклар монда үзләре өчен күп яңалыклар ачар, өлкән яшьтәгеләр матур яшьлек хатирәләрен барлар, яшь буын вәкилләре шәһәребезнең серле, кабатланмас тарихы белән якыннанрак танышыр дигән ышанычта калабыз!

Читайте нас: