Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
21 гыйнвар 2019, 18:49

«Мәңгелеккә китеп барам»...

Җырдагыча, халкыбызның сөекле җырчысы, илаһи моң иясе Илһам Шакиров йөрәкләребезне яндырып, җаннарыбызны сагыш-кайгыларга салып, җырлый-җырлый арабыздан мәңгелеккә китеп барды...

Җырдагыча, халкыбызның сөекле җырчысы, илаһи моң иясе Илһам Шакиров йөрәкләребезне яндырып, җаннарыбызны сагыш-кайгыларга салып, җырлый-җырлый арабыздан мәңгелеккә китеп барды...
Бүгендәй күз алдымда: 70нче еллар, Октябрьский техника йортының зур залында концерт биргәннән соң, ишек алдыннан Үзәк мәйданга кадәр сузылган халык чираты Илһам Шакировның чыгуын дүрт күз белән көтеп тора. Мин дә алар арасында. Илһам ага белән янәшә атлаган бер артист: «Әнә, сине тамашачыларың көтә», дип әйтүгә, җырчы әдәпле генә итеп: «Юк, алар автобус көтә ич. Якында гына тукталыш бит», — дип җаваплады. Моны ишеткән халык шау-гөр килеп алды: «Без сине көтәбез, Илһам!».
Шул рәвешле Шакиров белән бертуганнардай сөйләшеп, «Девон» кунакханәсенә чаклы озатып барганыбыз исемдә калган. Ул вакытларда илебезнең бөтен төбәкләрендә бөек җырчыбызны шулай зурлаганнары турында бик күп ишетелә иде. Чөнки ул авыр елларда үзенең илаһи моңы белән халыкыбызны дәртләндерде, күңелләребезне күтәреп, җаннарыбызга рухи азык өләшеп, киләчәккә якты өметләр уятып, әйтерсең дә очар канатлар куйды. Әйе, татар халкы бөек Тукае белән бәхетле. Ул татар теленең нәфислеген бар халыкларга танытты. Ә Илһам Шакиров илаһи моңы белән бөтен дөньяны шаулатты.
Тукаебыз кебек, Илһам ага да авыр язмыш сынауларына дучар була. Шулай да ул төшенкелеккә бирелми, алга омтыла. Бөтен гомерен туган халкына хезмәт итүгә сала. Югалып, онытылып барган борынгы җырларыбызны туплап, эшкәртеп, халкыбызга кире кайтаруга иреште ул. Аларны үзе җырлап та бирде. Иҗатка җаны-тәне белән бирелеп эшләгәч, үзе турында кайгыртырга вакыты да калмагандыр, бәлки... Җырдагыча: «Гомерләр бик тиз үтәләр шул».
Илһам Шакиров күңелләргә моңлы җырлары белән килеп керде. Һәм дә җырлый-җырлый мәңгелеккә китеп барды...


Илһам Шакиров — моң дәрьясы
Илһам ага җыр башласа
Авыр хисләр онтыла.
Күпме кеше аны тыңлап,
Гүзәллеккә омтыла.
Йа илаһи моңлы тавыш —
Табигать биргән бүләк.
Халкыбыз моң ярата,
«Көйләп алырга кирәк».
«Халкым бәхетсез икәне хак,
Бәхетсез, — дип әйтәм сүземне.
Милләтем бәхетле икән,
Мин бәхетле сизәм үземне».
Армый-талмый шушы юлда
Милләт өчен бәхет даулый.
Ярсу йөрәк алга дәшә,
Җыры белән халкын данлый.
Чор тузанын кагып алгач,
Илаһи матур көй сузыла.
Табигать биргән моң эчендә
Алсу таңнар гүя сызыла.
Ярты гасыр җырлап үтте,
Рухи азык, диеп шатлана.
Ходай сәләт биргән аңа,
Ул җырласа, күңел сафлана.

Мәхәсим ЗАРИПОВ.
Читайте нас: