Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
29 ноябрь 2018, 13:39

Гармунчылар җыелган җирдә

Татар халкы элек-электән җыр-моңга бай булган. Ул үз хисләрен уен кораллары аша чагылдырган. Алар арасында төп урынны гармун алып тора. Ул гомер-гомергә кешенең юлдашы, сердәше булган. Тыныч тормышта да, яу яланында да халык аңардан аерылмаган.

Татар халкы элек-электән җыр-моңга бай булган. Ул үз хисләрен уен кораллары аша чагылдырган. Алар арасында төп урынны гармун алып тора. Ул гомер-гомергә кешенең юлдашы, сердәше булган. Тыныч тормышта да, яу яланында да халык аңардан аерылмаган.
Бүгенге көндә дә гармун моңнары тынмый, арабызда оста гармунчылар булуы белән горурлана алабыз. Төрекмән авылының «Нур» клубында узган «Уйна, гармун!» бәйрәме моңа ачык мисал булды. Искиткеч ямьле, үзенчәлекле моң бәйрәме биредә менә инде уналтынчы тапкыр үткәрелеп, бу юлы егермедән артык гармунчыны җыйды.
Залда алма төшәрлек урын юк иде. Бик күп фестивальләр лауреаты Владислав Альбаев беренчеләрдән булып сәхнә түрендә урын алды. Тамашачылар сихри моң дөньясына чумды. Чара барышында аның Роберт Низамов белән дуэты да бәйрәмнең бер бизәге булды. Алар турында гәзитебезнең 93нче санында мәкалә дөнья күрде. Тагын бер үзенчәлекле дуэт турында әйтеп үтәсе килә. Иске Туймазы авылыннан Фәрит Җиһаншин белән Зөлфир Шакировлар дуэты ул. Төрле бәйгеләрдә үзләрен таныткан бу икәү бер-берсен күз карашыннан тоемлый кебек.
Концертта ерак араларны якынайтып килгән Татарстан кунаклары, Баулы районының «Тальянка» халык ансамблен дә халык яратып кабул итте. Коллектив әгъзалары, аерым да чыгыш ясап, җыр-моңнары белән дә залда утыручыларны әсир итте.
Венер Фәезов, Рәзил Фәррахетдинов, Фәкил Заһретдинов, Вәсил Закиров, Тәлгать Таймасов, Зәйтүн Мөхәммәтҗанов, Фәһим Чанышев, Дамир Хәйбрахманов... Оста уйнаучылар һәм һәвәскәр артистлар бер-берсен алыштырып кына торды, ялгыз да, ансамбль белән дә. Күпләре матур итеп гармунда уйнаудан тыш, җырга да һәвәсләр. Виталий Кузнецов, мәсәлән, урысча, татарча, чувашча такмаклар әйтеп, тамашачыларны ихлас көлдерде.
Концертта катнашкан иң өлкән гармунчыга 90 яшь иде! Иске Туймазы авылыннан Җәмил Хәсәнов гомер буе гармуннан аерылмаган. Ул бөтен төр гармунда да уйный, гармуннарны ясый да, төзәтә дә белә икән. Кичәдә халык көйләрен өздереп, тамашачыларны таң калдырды. Өлкәннәр белән бергә Тимур Гәрәев (фотода), Айдар Гыйбадуллин, Диана Забаева кебек яшь баянчылар булуы куанычлы хәл, әлбәттә. Тимур музыка колледжының икенче курсында укый, педагог Юрий Никифоров җитәкчелегендә шөгыльләнә. Әйтеп үтәргә кирәк, авылда төрле чаралар үткәргәндә аның ата-аналары даими ярдәм күрсәтә. Айдар белән Диана Роза Бурангулованың — тәрбияләнүчеләре. Айдар бу бәйрәмдә беренче тапкыр гына катнашмый, егет «Сәләтләр планетасы» халыкара фестиваль-конкурсында да уңышларга ирешкән. Диана да үзен өметле генә гармунчы итеп танытты.
Гармунчылар чыгышлары җыр-биюләр белән кушылып барды. Җырчылар Рөстәм Шәрифуллин, Рәмзия Чанышева, Гөлнара Хәсәнова, Нәфисә һәм Зөлфия Шәңгәрәевалар моңлы тавышлары белән тамашачы күңелен әсир итте. Раушания Кунаккузинаның татар, башкорт биюләре чараны тагын да ямьләде. Әүфә Насыйбуллина белән бергә алар бәйрәмне шигъри шәлкемнәргә үреп алып барды. Арада Тимерҗан Идрисов, Миңниса Латыйпова, Халидә Хәнипова шигырьләре дә яңгырады. Аналар көне уңаеннан әниләр, дәү әниләр хакында матур сүзләр, теләкләр бик күп әйтелде.
Ахырда чарага килүчеләрне үзенчәлекле сөенче көтте. Гармун бәйрәменең төрле еллардагы фотосурәтләреннән әзерләнгән видеотезмә хатирәләрне яңартты.
Ике сәгатьтән артык барган кичә
бер тында үтте. Чара ахырында хәрби ветераннар комитеты рәисе Мәсгуть Галләмов хөрмәтле аналарны бәйрәм белән котлады, матур тамашаны оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Бөтен авыл халкы исеменнән җәмәгатьчелек советы рәисе Илдус Мадьяров кичәгә югары бәя биреп, шәһәр мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Клуб җитәкчесе Раушания Фәезова авыл халкына искиткеч бәйрәм ясаган гармунчыларга һәм барлык катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Химаячы эшкуар Валерий Исмәгыйлев ярдәме белән бәйрәмдә катнашканнарның берсе дә бүләксез калмады.
Тамашачылар ел буе җитәрлек рухи азык, матур тәэссоратлар бүләк иткән күркәм кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп таралышты.
Бүген бәйрәм гармунның халык тормышында әһәмиятен югалтмавын исбатлады. Аллаһка шөкер, талантлар авылда җитәрлек. Димәк, гармуннар әле тынмаячаяк!


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.
Читайте нас: