Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
20 ноябрь 2018, 16:40

Тынмасын ла гармун моңы

«Гармун... Синең яңгырашыңҖаннарның зил-зиләсе.Агыла сыман уйнагандаКүңелнең моң чишмәсе...» (Д. Хәйруллин)

«Сандугач керде күңелгә, җырламый түзим мени?» Әлеге ялкынлы-дәртле җыр сүзләре кисәк килде хәтергә. Сәбәбе исә милләт гамен, рухи кыйммәтләрне халык йөрәгенә җиткерергә теләп, каршылыклы уй-хисләр ялкынында янучы, тынгы белмәс шәһәрдәшләребез белән очрашу булды, ахрысы.
... Җанга ятыш илаһи моң агыла. Өздерепләр уйнаган гармун тавышына курай аһәңе кушыла. Үзебезнең татар курае. Яңгырашы үзенчәлекле. Кошлар сайравы да, саф сулы чишмә чылтыравы да, сылу каеннарның акрын гына талгын җилдә тибрәлүе дә ишетелә сыман аңарда. Әнием сөйләгәннәр искә төшә. «Дәү әтиең искитмәле матур итеп уйный торган иде курайда. Нишләптер, бик һәвәс түгел хәзер халык ул уен коралына. Җәл...»
«Гармун-курай дуэты безнең өчен әлегә чагыштырмача яңарак гамәл, — ди һәвәскәр музыкантлар Владислав Альбаев һәм Роберт Низамов. — Күнекмәләр башлауга аз гына вакыт үтте. Якташлар яңа дуэтны яратып кабул итәр, дип ышанабыз». Инде байтак еллар халык каршында чыгыш ясауларына карамастан, сәләт ияләре һаман булса дулкынлана, икеләнү хисен җиңә алмый. Халыкка ошармы музыкаль композиция, соңгы мәлдә уен коралы «сынатмасмы», бармаклар кисәк тыңлаусызга әверелмәсме? Һәр иҗат кешесенә диярлек таныштыр бу халәт. Хәер, зарар юк. Киресенчә, «тынычланып, хушкүңеллеләнеп калу куркынычрак», ди ич башкаручылар. Тамашачы тиз арада аңлап ала сәхнәдәгеләрнең халәтен. Ясалмалыкка алданып-юанып бармый ул, яхшыны яманнан аера белә...
Әңгәмәдәшләремә сокланмый булдыралмыйм, җәмәгать. Ниндидер әкәмәт уйлап чыгаруларын көт тә тор. Сәнгать сөючеләр аларның гармунда сыздыруына, халык җырларын яңгыратуына күптән мөкиббән. Берничә ел элек янә шаккаттырды тынгысыз җаннар. Владислав әфәнде гармунда «әйттерә». Һәм дә... Роберт галиҗәнәпләре сәнгатьчә сызгыруы белән аңа кушыла! Тамашачы дәррәү алкышлый, әлеге номерны көтеп үк ала. Кайберәүләрдән ишеткәнем дә бар: «Маташып карадык, аларча килеп чыкмый. Ниндидер хикмәтләре бардыр», диләр. Бар хикмәт, әлбәттә. Серен ачыйммы? Армый-талмый үз өстеңдә эшләү, күнекмәләр уздыру, даими эзләнү-үсеш юлында булу. Һәр тармактагыча, кыскасы.
Шул да мәгълүм булсын, Владислав Альбаев белән Роберт Низамов якын-тирәдә үткәрелгән һәртөрле чара-бәйгеләрдә катнашырга омтыла. Үз мөмкинчелекләреңне сынау, башкалардан гыйбарәт алу, тәҗрибә уртаклашу форсаты ич бу. «Интернеттан, кем әйтмешли, «сарафан радиосы» аша конкурслар хакында белешеп торабыз, — дип ихлас аңлата актив һәвәскәрләр. — Бик тә кызыклы, фәһемле бәйгеләр үткәрелә тора. Октябрь башындагы чара турында аерым бәянләр идек. Татарстан Республикасы ветераннары арасында бишенче үзешчән сәнгать башкаручылары фестивале ул. Исеме дә гаять күңелгә ятышлы. «Балкыш»! Тәүдә сайлап алулар Урыссу бистәсендә, аннан ары төбәк конкурсы Әлмәт шәһәрендә узды. Без Ютазы муниципаль районы исеменнән (район башлыгы соравы буенча) чыгыш ясадык. Уңышлы гына килеп чыкты...
Ниһаять, 5 октябрьгә Казаннан чакыру килде. Габдулла Тукай исемендәге филармония халык белән шыгырым тулы. Олы кунаклардай каршыладылар үзебезне. Байтак танышларны очраттык. Гала-концертта 38ләп номер теркәлгән иде. Төрле фольклор жанрында (гармун, җыр, бию) чыгыш ясадылар. Шәхсән без 24нче булып сәхнәгә күтәрелдек. Дәррәү алкышладылар. Тамаша режиссеры да ифрат канәгать калды. «Концертның бизәге булдыгыз, абыйлар», диде. «Сәнгатьле сызгыру» юнәлешендә фестиваль лауреаты дипломына ия булдык. Тәэссоратлар — искиткеч! Күпме сәләт ияләре белән якыннан аралашу форсаты тиде.
Үзебез өчен билгеле нәтиҗәләр дә ясадык, билгеле. Репертуар өстендә җитди эшләү, әсәрләрне җентекле сайлау зарур. Тулысынча образга кереп, тәмам җаның-тәнең белән бирелеп башкарырга кирәк әсәреңне. Шул чакта гына тамашачы йөрәгенә юл салып була».
Шунысын ассызыклау мөһим, мәртәбәле жюри күренекле иҗат, сәнгать әһелләреннән туплана. «Сез һәвәскәрләр генә, өстәвенә — ветераннар», дип ташлама-мазар ясау юк! Хәер, өлкән апа-абыйлар сынатырга уйламый да. Сер биреп торырга әле... Сәләтләргә ифрат бай халкыбыз. Әледән-әле шаһит моңа гармунчылар. «Фольклор чараларында чын мәгънәсендә могҗизага тап буласың, — ди алар соклану-гаҗәпләнү катыш. — Каян килә шул хәтле моң, дәрт-дәрман. Илһамланып, кәефләр күтәрелеп кайтасың бәйге-бәйрәмнәрдән».
Хәтер «сандыгы»нда бихисап ул сәхифәләр. Җәй ахырында Әлмәттә үткәрелгән «Уйна, гармун!» бәйрәмен онытырлык түгел. «Шәһәрнең Нефтьчеләр паркы шау-гөр килеп тора. Халык! Төрле яшьтәге һәвәскәрләр үзен күрсәтү-танытуга ия. Оештыру кимәленә аерым басым ясау мөһим. Халык иҗатына игътибар зурдан. Бәйрәм программасында — кырыкка якын номер. Октябрьскийдан өчәү идек. Фәкил Заһретдинов та безгә кушылды. Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр, иң әһәмиятлесе — гаҗәеп матур хатирәләр алып кайттык». Хөрмәтле әңгәмәдәшләрем янә шул шатлыклы мәлләргә әйләнеп кайта сыман. Йөзләре яктырып, күз карашлары очкынланып ук китә. Арытаба «хыял корабында» Азнакайдагы «Чатыр Тау» фестиваленә (әйткәндәй, әлеге төбәк башлыгы якташларыбыз исеменә махсус чакыру җибәрә) юлланабыз. Галәмәт биек тауга менүгә, бөтен тирә-юнь уч төбендәгедәй шәйләнә. Күләмле чара үзе исә зур, иркен акланда үтә. Казан кунаклары — үзенчәлекле «Риваять» ансамбле вәкилләре бәйрәмгә аеруча ямь-нур өсти, җырлы-моңлы дулкыннарга көйли. Һәвәскәрләргә исә — тулы ирек. Милли, халыкчан әсәрләр бер-берен алыштыра килә. Шәһәрдәшләребез дә рәхмәтле тыңлаучыга кабатланмас авыл көйләреннән тезмә бүләк итә. «Тагын килегез, көтәбез!», дип ихлас озата гармунчы, җырчыларны ут күршеләр.
Монысы бер хәл. Бөтенрусия күләмендәге фольклор фестивалендә көчен сынау, шәһәр данын яклау, лауреат исемен яулау ихтималлыгына да ия була ич әле якташлар. Гүзәл Актаныш якларында ике көн дәвамында барган мәртәбәле чарада 280 кеше катнаша. «Палаткалардан хасил булган тулы бер шәһәрне күзаллагыз, — ди Владислав Әһлетдин улы. — Төркем-төркем һәвәскәрләр чыгыш ясый. Балалар, гармунчылар, бихисап ансамбльләр... Һәркайсы үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый. Төбәк халкы бик кунакчыл, игътибарлы. Гомумән, шактый мәгълүмат тупларга була анда. Мисалга, Әлфия Авзалова музее нык ошады. Юлы төшкәннәргә мотлак карарга киңәш итәр идем...»
Владислав, Роберт, Фәкил әфәнделәр сентябрь аенда Ютазы районы мәдәният бүлегеннән янә бер чакыру ала. Урыссу төбәгендә туып үскән атаклы профессорның 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләү тантанасына. Фәһемле очрашу барышында якташларыбыз түкми-чәчми җырлы-моңлы күчтәнәчләрен юллый. «Бәй, гелән Татарстан якларында гына йөри икән бу гармунчылар», дип уйлый күрмәгез тагын. Уфа, Туймазы, Раевка тамашачыларына яхшы таныш алар. Ярмәкәй тарафларында да еш була һәвәскәрләр. Мактаулы, дәрәҗәле кунак алар ул челтер чишмәле, хозур табигатьле җирләрдә. Сабантуй, «Уйна, гармун!» бәйрәмнәреннән калдырмыйлар сәләт ияләрен. Тәмам үз кешегә әйләнеп беткән биредә октябрьскийлылар.
Шәһәребездә исә башлыча Төрекмәннең «Нур» клубында чыгыш ясый мәкалә геройларым. Милли, халыкчан моңнарга гашыйк тамашачы аларны һәрдаим зарыгып, түземсезләнеп көтеп ала. Чөнки анык белә: тәҗрибәле, шул ук вакытта һәрдаим эзләнүчән башкаручылар ниндидер яңалык белән куандырачак. Елның елында бер үк эчпошыргыч, «тапалып» беткән репертуардан файдаланмый алар... Альбаев-Низамов дуэтына инде... 33 ел, җәмәгать! Иҗатташлыкның озын гомерлелек сере — милли кыйммәтләргә тугрылык, халык җәүһәрләренә мөкиббәнлек. «Уртак сыйфатларыбыз җитәрлек, — дип елмая Роберт Тимергази улы. — Кече яшьтән гармунга гашыйкбыз. Шул сөю хисе гомер бакый озата бара безне. Владислав Әһлетдин улы шәхсән минем өчен үрнәк-өлге. Заманчалап әйтсәк, үзешчән сәнгать өлкәсендә кумир. Төрле чараларда катнашырга да өнди ул мине. «Яткан таш мүкләнә, йөргән таш кына шомара», ди. Һәм бу чыннан да шулай. Сәфәр вакытында күпме башкаручы белән танышасың, кызыклы кешеләрне очратасың, белгәннәрдән өйрәнәсең, фәһем аласың. Авыру-сызланулар да онытыла хәтта». Шундый илаһи тылсым көченә ия инде ул Сәнгать дигәннәре!
Аңлашыла ки, һәммәсе дә ал-гөл дигән сүз түгел. Һәвәскәрләрне борчыган мәсьәләләр дә җитәрлек. «Шәһәребездә гармунчылар шактый, — ди уйчан гына Владислав Альбаев. — Әмма ләкин таркаулык, сүлпәнлек галәмәте кәефне кыра. Бөтенесен бергә тупларга, оештырырга иде. Халык мәдәниятен үстерү, гореф-гадәтләрне тергезү зарур бүгенге көндә. Милли моңнар кайтсын замандашларга. Балалар, яшьләр, өлкәннәр мөмкин кадәр ныграк тартылсын рухи кыйммәтләргә. Киләсе ел — Башкортстан Республикасының 100 еллыгы. Шул уңайдан шәһәрдә «Уйна, гармун!» бәйрәмен үткәрәсе иде. Якташлар ни уйлый икән бу хакта? Фикерләрен ишетергә теләр идек. Сәләтләргә мотлак юл күрсәтергә кирәк. Танытсыннан үзләрен. Тынмасын гармун моңы!»
Сер түгел, чит-ят тарафлардан үтеп кергән шыксыз, колакка ятышсыз көй-җыр ишеләр тиз арада ялыктыра, хәтта ки ачуны кабарта башлый. Адәми зат барыбер да үз асылына, нәсел-тамырына тартыла, җаны-тәне белән шунда омтыла. «Балага ниндирәк музыка уен коралы сайлыйк микән?», дип уйга талган әти-әниләр, сезнең игътибарга бу...

Сәлия ГАРИФУЛЛИНА.

Читайте нас: