Бу гомер дигәнең… Шундый кыска да ул, кайчагында аяусыз да… Туймазы татар дәүләт драма театрында «Аяусыз уеннар» спектакленең премьерасын караган тамашачыларның да күңеленә иң тәүдә шундый уйлар килгәндер.
Алексей Арбузов әсәре буенча сәхнәләштерелгән драма «Бердәм Русия» сәяси партиясенең «Кече шәһәрләр театрлары» проекты кысаларында куелды.
Спектакльне Туймазы театрының баш режиссеры И. Муллабаев сәхнәләштерде. Әсәрнең рәссамы — Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе В. Яшкулов, костюмнар остасы — БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Н. Степанова, композиторы — БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Р. Сәгыйтов, хореограф — Я. Францев (Мәскәү).
…Драмадагы төп вакыйгалар Мәскәүнең Тверь бульварындагы йортта, 3 бүлмәле фатирда бара. Биредә ирекле рәссам — Кай Леонидов (Айнур Гайсаров) гомер кичерә. Кәеф-сафа корырга яратучы ир-егетнең өеннән кеше өзелми: дус-танышлары өчен генә түгел, бөтенләй чит-ят адәмнәргә дә бу фатирның ишеге ачык. Яшәр урыны булмаган, сукбай дәрәҗәсенә җиткән туташ — Неляның (Гөлназ Саттарова) да бирегә килеп эләгүе очраклы хәл түгел. Тормышында бик күп михнәтләр күргән, кырыс табигатьле әти-әнисенә карата күңеле «таш» булып каткан кызыкай нәкъ Кайның фатирында сыеныр почмак, җылы мөнәсәбәт таба. Мәхәббәтен дә шунда очрата, Никита (Айдар Хөснетдинов) исемле яшь егет монда еш кунак, һәм ул Неляның йөрәген яулап ала…
Әмма чынбарлык тормышта барысы да гади, җиңел генә бармый. «Аяусыз уеннар» геройларының язмышын күзәтүчеләр моңа бик тиз төшенә. Кай фатирында кунак булган һәркемнең тормышында тетрәндергеч вакыйга булган. Битарафлык, рәхимсезлек, эчкечелек күренешләре аларны шушы көнгә төшергән. Иң якын кешеләре янында да таба алмаган җылы хисләрне, теләктәшлекне алар биредә эзли. Һәм берникадәр дәрәҗәдә таба да…
«Аяусыз уеннар» — тамашачы күнеккән классик әсәрләрдән күпкә аерыла. «Галиябану», «Ак калфак» (М. Фәйзи), «Кыз урлау» (М. Кәрим), «Тиле яшьлек» (И. Абдуллин) кебек балачактан яхшы таныш, яратып, хисләнеп караган «мәңгелек» спектакльләр түгел ул. Автор шушы драма аша хәзерге заманның аяусыз чынбарлыгын бизәкләмичә генә күрсәтергә тели сыман. Кемгәдер бу ошамаска да мөмкин, чөнки тормышның караңгы якларын күрү-тою һәрвакытта да авыр кабул ителә. Бу аеруча спектакльнең тәүге өлешендә сизелә. Антракт вакытында тамашачылар арасында: «…Ниндидер аңлаешсыз әсәр — исерек сәрхүшләр, шамакайлар акырышып, юләрләр йортындагы сыман кылана…», «…Бу спектакльгә килгәнче, өйдә кино карасам, яхшырак буласы иде икән…» ише фикерләр ишетелгәләде, кемнәрдер хәтта кайту юлына да юнәлде… Кызганыч, әмма спектакльне ахырына кадәр карап бетермәүчеләр аны бөтенләй аңламыйча да калды дип уйлыйм. Чөнки икенче өлештә сер «капчыклары» әкренләп чишелә башлый, геройларда хиссият бермә-бер арта, аларның эчке кичерешләре, ниһаять, иреккә калкып чыга...
«Аяусыз уеннар» тамашачыларда капма-каршылыклы хисләр калдыргандыр дип уйлыйм. Берәүләр аны тәнкыйтьли, ә икенчеләр, киресенчә, соклануын белдерә:
«…Актерларга зур рәхмәт! Аеруча Терентий (Руслан Вахитов) һәм Кай ролен башкаручы егетләрне билгеләр идем. Алар әйтерсең дә, сәхнәдә уйнамый, ә чынбарлык тормышта яши, хисләрен бар булмышы белән ачып сала, шул рәвешле тамашачы күңелен били…»;
«…Яшермим, антрактка кадәр сәхнәдәге тамаша артык дулкынлану уятмады, ә менә соңыннан хисләр ташкыны урап алды…»;
«…Сәхнәдәге вакыйгалар озакка сузыла, бу тамашачыны ялкыта. Кайбер күренешләрне бөтенләй дә чикләргә мөмкин иде дип уйлыйм…»;
«…Ауясыз уеннар» — шәхес булып калу өчен көрәшне, шушы көрәштә сыналган язмышларны чагылдыра…».
Һәркем үзенчә хаклыдыр. Әмма хакыйкать шундый: Алексей Арбузов әсәрендә заманыбыз өчен көнүзәк темалар күтәрелгән. Ул гаиләдәге мохитнең, ата-ана тәрбиясенең баланың киләчәктәге язмышына хәлиткеч тәэсирен; уйламыйча гына әйтелгән сүздән, кылынган гамәлдән кемнеңдер һәлакәткә юлыгу ихтималлыгын; кешеләрдә рәхим-шәфкатьлелек төшенчәләре әле бөтенләй дә юкка чыкмавын чагылдыра …