Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
6 сентябрь 2018, 12:55

«Антым белән илне якладым...»

Көзнең яме булып, Күзнең явын алып, Балкып яна Кызыл миләшләр...

Көзнең яме булып,
Күзнең явын алып,
Балкып яна
Кызыл миләшләр...
... Аның һәйкәлен шушы шигъри юллардагы кып-кызыл миләш «кызлары» уратып алган. Ямьле көзнең күз явын алырдай чагу җимешләре дә Бөек Ватан сугышы яугире, талантлы шагыйрь Мөҗәһит Хәйретдиновның каһарманлыгы белән ихлас соклана, аның каршында баш ия сыман...
Туган җиребез азатлыгы, күк йөзенең тынычлыгы хакына гомерен дә аямаган ул. Мондый батырлык үрнәкләре һичкайчан да онытылырга тиеш түгел, аларны буыннан-буынга саклап килергә, балалар-оныкларга мирас итеп тапшырырга бурычлыбыз. «Нур» клубы биләмәсендә ел саен 4 сентябрьдә оештырылучы митинг та шушы максатны күз уңында тота. Биредә хезмәт куючылар туган илнең гүзәллеген шигырьләрендә чагылдырган, аның азатлыгы өчен башын салган Төрекмән авылы батыры — Мөҗәһит Хәйретдиновның якты истәлегенә арналган чарага бар күңел җылысын бирә.
43 ел гомере эчендә күп батырлыклар эшләргә өлгерә ул. 18 яшеннән армиягә алына, һәм шул вакыттан үзен хәрби хезмәткә багышлый. Иҗат итәргә дә өлгерә: шигырьләре, хикәяләре матбугат басмаларында басылып тора.
Х. Мөҗәй Бөек Ватан сугышының тәүге көннәреннән үк фронтка китә. Полк командиры була, подполковник дәрәҗәсенә ирешә. 1942 елда полкы белән чолганышта калып, әсирлеккә төшә. Дошман кулына эләккәч тә Ватан азатлыгы өчен көрәшне туктатмый, яшерен оешма җитәкчеләренең берсе була. Тик явыз гестапо аларның эзенә төшә һәм 1944 елның 4 сентябрендә туксан ике Дахау тоткыны атып үтерелә, алар арасында якташыбыз да була...
... Агымдагы елда да тантаналы митингка Мөҗәһит Хәйретдиновның авылдашлары, туганнары, «Нур» клубы хезмәткәрләре, иҗатчылар җыелды. Хакимият башлыгы урынбасары О. Латыйпов, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары комитеты рәисе М. Галләмов, Төрекмән авылы ветераннары советы рәисе Ф. Таймасова, урындагы үзидарә советы рәисе И. Мадьяров, иҗатчы Т. Идрисов, шулай ук Х. Мөҗәйнең туганнары — Гөлчәчәк Абдуллина һәм Мөнирә Нигъмәтҗановалар аның каһарманлыгына, тормыш сәхифәләренә багышланган истәлекләр белән бүлеште. Фәнүсә Габдулла кызы белешмәлекләр таратып, ил-көнебезгә иминлек, тыныч күк йөзе теләде.
Митинг ахырында шагыйрьнең мәңгелек йортына әверелгән, кызыл миләш тәлгәшләренең «серләшү»ләре астында тибрәлгән һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Тыныч йокла, батыр яугир...

Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.


Читайте нас: