Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Курай — дуслык һәм тынычлык билгесе

18-19 майда шәһәребездә Гата Сөләйманов исемендәге XVIII Республика Курай бәйрәме үтте.

18-19 майда шәһәребездә Гата Сөләйманов исемендәге XVIII Республика Курай бәйрәме үтте.
Агымдагы елда анда Башкортстанның 16 районы һәм 11 шәһәреннән 82 ялгыз башкаручы, 22 иҗат коллективы чыгыш ясады. Яңалык буларак, Гәилә елы уңаеннан бәйгедә гаилә ансамбльләре дә катнаша алды.
Катнашучыларга танылган курайчылар, сәнгать осталары, фольклорчы галимнәр, узган елларда Гран-при яулаган музыкантлар бәя бирде.
Быелгы курай бәйрәмендә күркәм гадәткә нигез салынды. Бәйге җиңүчеләре һәм финалга чыгучылар Гагарин исемендәге паркта 18 чыршы үсентесе утыртты. Бу урын «Курайчылар аллеясе» дип аталачак. Ә инде музыка колледжында төп тантаналар: зур концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү оештырылды. Тәүдә кунаклар этно-шәһәрчек буенча сәяхәт итте. Биредә башкорт халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре, иҗаты һәм сәнгать әсәрләре күргәзмәләре белән танышырга мөмкин иде.
Гала-концертта хөрмәтле кунак — Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова чыгыш ясады. Министр курай бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырган өчен Октябрьский хакимияте башлыгына, шулай ук яшь курайчыларның ата-аналарына һәм аларны бәйгегә әзерләгән педагогларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Башкортстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклап калу өчен зур эш алып барыла, — диде Әминә Ивниевна. — Быел чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды — 1 мартта Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт патентын алганнан соң, курай Башкортстан бренды булып танылды. Бу башкорт милли музыка коралын арытаба да халыкка таныту, аның данын үстерү өчен кулай».
Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев үз чиратында курай бәйрәмен оештыру һәм үткәрүдә зур булышлык күрсәткән жюри әгъзаларына, республиканың мәдәният министрлыгына рәхмәтен җиткерде. Алексей Николаевич башкорт милли инструментын данлаучы, күркәм гореф-гадәтләрне саклауга өлеш кертүче курайчыларга ихлас хөрмәтен белдерде. Бәйрәмне шәһәрнең иҗат коллективлары һәм «Бәйге-2018» конкурсы җиңүчеләре концерты дәвам итте. Уфа кунагы — «Зәйнетдин» этно-проекты чын-чынлап онытылмас бүләк булды.
Менә иң тантаналы мизгелләр дә җитте. Төп бүләк быел кемгә эләгер икән? Тәүдә үз төркемнәрендә җиңүчеләр белән танышыйк:
16 яшькәчә һәм 16дан өлкәнрәкләр арасында — «Хәзинә» (Туймазы шәһәре) һәм Баймак районы курайчылары ансамбльләре.
«Гаилә ансамбльләре» арасында — Джанизаковлар дуэты (Уфа шәһәре).
12 яшькәчә, 12-16 яшьлекләр һәм 16дан өлкәнрәк башкаручылар төркемендә — Х. Гыйльманов (Уфа); И. Үлмәсбаев (Уфа) һәм Д. Абдуллин (Стәрлетамак).
Иң өлкән курайчы исемен 69 яшьлек С. Хузяшев (Мәләвез шәһәре) алды, иң яшь бәйгече — 9 яшьлек Р. Мөхәммәтҗанов (Салават районы).
Ә инде 2018 елгы Курай бәйрәме Гран-приена Баймак районыннан Айнур Әминев лаек булды. Айнур Мидхәт улы яшьтән иҗатка тартыла, ул Сибай сәнгать училищесы филиалында укыган, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясен тәмамлаган.
Төбәкара һәм Республика бәйгеләре лауреаты, «Соло» төркемендә бүләкле урыннар яулаган. «Минем өчен курай — башкорт халкының мәдәнияте, язмышы, горурлыгы билгесе, — ди Айнур Әминев. — Ул Ватанга, тарихыбызга һәм барлык кешелек дөньясына мәхәббәтне чагылдыра». Һәм талантлы иҗат иясе белән килешмичә мөмкин түгел. Моның өчен аның илһамланып, дәртләнеп курайда уйнавын ишетү дә җитә...


Фикерләр:

«Магаш» ансамбле (Гафури районы):
— Безнең ансамбль 2005 елда оештырылган. Төркемдәге эшчәнлек башкорт милли коралын халык арасында таныту һәм курайчыларны берләштерү максатын күзаллый. Республика бәйгеләрендә даими катнашабыз, бүләкле урыннар алганыбыз бар. Быел да сынатмаска исәп, Курай бәйрәменә сугыш еллары әсәрләрен әзерләдек.

«Инеш» ансамбле (Белорецк):
— Башта «Зәйнулла»ны, аннан соң «Карабай» әсәрен башкарачакбыз. Бәйгегә 11 кеше килдек: арабызда бердән-бер гүзәл зат та бар. Гомумән, төрле төбәкләрдә үтүче бәйгеләрдән читтә калмаска тырышабыз. Чит шәһәр-районнар буенча сәяхәт итү бик кызыклы, тәҗрибә уртаклашасың, яңа дуслар табасың. Казанда булдык, Октябрьскийга инде ел саен киләбез. Беренче урынга лаек булып, акчалата бүләк отканыбыз бар.

Мурат Джанизаков:
— Бертуган энекәшем Айрат белән «Гаилә ансамбльләре» төркемендә көч сынап, мәртәбәле жюри тарафыннан беренче урынга лаек дип табылдык. Курайда уйнау сәләте тумыштан килгәндер дип уйлыйм. Икебез дә сәнгать училищесын, мин шулай ук академия тәмамладым. Айрат бүгенге көндә академиядә укуын дәвам итә. Курайда уйнау безгә бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, илһам бирә. Шушы илаһи моң астында бар дөньяны колачлап алгандай буласың, күз алдына туган якның уңган, тырыш халкы, гүзәл табигате килә.


Курай
Курай моңы — мәңге сүнмәс
Халкымның сагыш-зары.
Буатларга аваз салган
Илемнең үлемсез даны.
Моңлы курай халкым белән
Яшәсен ул шатланып.
Азаматын, Сәлимәсен
Көйләсен ул дәртләнеп.
Моңлы курай Салаватка
Дәрт һәм куәт өстәгән.
Авырлыкта, сөргенлектә
Халкым моңын өзмәгән.
Әминәсен хәтерләгән,
Курайда ул уйнаган.
Авырлыкка бирешмәгән,
Киләчәккә юл салган.

Н. ХӘЛИУЛЛИНА-ӘМИНЕВА.


Курай моңы
Нинди моңлы курай тавышы,
Анда чагыла тормыш агышы.
Әйтерсең дә, җәйге бер иртә —
Кошлар сайрый кушылып бергә.
Саф чишмәләрнең чылтыравы да
Кушыла сыман илаһи моңга.
Тау буйларына шул моң тарала,
Яңгырый аннан бик еракларга.
Күпме көч-куәт изге курайда,
Бәйле булганга күп гасырларга.
Килгәнгә бу моң күңел түреннән
Җылы хисләргә бар дөнья тулган.
Т. ХӘБИРОВ.

Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.


Читайте нас: