«Әниемнең ак күлмәге». Танылган драматург Шәриф Хөсәенов пьесасы. Рәхмәт төшкере, Уфа «Нур» татар дәүләт театры балачактан таныш, тетрәндергеч сәхнә әсәре белән янә онытылмас очрашу бүләк итте.
Шактый еллар элек иҗат ителгән драма бүген дә әһәмиятен югалтмый. Чөнки дә Ата-Ана — Бала мөнәсәбәте һичкемне битараф калдырмый. Бу темага олы-озын трактатлар язган галимнәрне дә, фәнгә кагылышы булмаган гап-гади халыкны да. Тормыш үзе мәҗбүр итә ул мәсьәләне күздән яздырмаска. Нинди генә галәмәт ачышлар чоры булмасын, Гаилә кыйммәтләре һәрдаим игътибар үзәгендә кала бирә.
... Тамаша залы шыгырым тулы. Җанлылык. Олысы-кечесе түземсезләнеп спектакль башланганын көтә. Атаклы театр артистлары сәхнәләштерүендә (режиссеры Илдар Вәлиев) ниндирәк төсмер алыр икән «Әниемнең ак күлмәге»? Өстәвенә Ана ролендә кем уйный бит әле. Сәвия ханым Сираева! Милләтебезнең йөзек кашы, горурлыгы, сәнгатебез күгенең чагу йолдызы, сәхнә күрке. Русия Федерациясенең атказанган, Башкортостан һәм Татарстан Республикаларының халык артисткасы. Мәшһүр сәләт иясен үз сәхнәбездә күрү могҗизага тиң ич ул. «Зәңгәр экран» аша «очрашу» түгел инде бу...
Тәүдә әсәрдә тасвирланган вакыйгаларны исегезгә төшереп үтим. Шулай итеп, яңа язылышкан кияү-кәләш янына бихисап кунаклар килеп төшә. Көтелмәгән кунаклар. Чөнки егет-кыз бәхетле кавышу көннәрен яшертен генә уздырмакчы булган икән. Кияү яклап туганнар белеп алган барыбер да. Күчтәнәч-бүләкләр төяп, килеп тә җиткәннәр. Кызганнан-кыза мәҗлес. Чын туйдагыча!
Шатлык өстенә куаныч, дигәндәй, бәйрәмгә авылдан кияү кешенең газиз Анасы да килеп җитешә. Чакырулы булмаса да, улына үпкәләми әнисе, киленен дә ошата. Бәхетләре генә булсын яшьләрнең! Мәҗлескә килгән башка ул-киленнәре дә Ананы өрмәгән җиргә утыртмый, кемузардан кырында бөтерелә. Һәркайсы газизләрен үзендә кунак булырга өнди.
Тик... әниләрен китергән авылдашлары көтелмәгән хәбәр сала. Баксаң, Ана котылгысыз чиргә дучар. Гомере дә чикле.
Авылга кире кайтармаска, хастаханәдә дәваларга кирәк үзен. Аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә бу хәбәр килен-улларга. Кем карарга, тәрбияләргә тиеш соң әле авыру карчыкны? Менә шушы сорау бимазалый барысын. Яңа гына «Безгә кил!», дип өзелеп торган балалары әниләрен кайда куярга белми иза чигә. Ахырда талаш-ызгышка ук барып җитәләр. Һай күңелсез тәмамлана туй мәҗлесе...
Ун бала табып үстергән Ана, дөресен генә әйткәндә, берсенә дә кирәк түгел булып чыга. Сәбәпләр табыла инде ул. Кайсыдыр үзе сырхау, бәгъзесенең юньле яшәү урыны да юк... Ярый әле, кеше фатирында яшәп яткан кече улы мәрхәмәтле җан ияләреннән. Яшь кәләше белән ызгышка керсә дә, әнисен ташламый, кулыннан килгәнчә хәстәрли...
Хастаханәдә ятып чыккан Ана үз хәлен яхшы аңлый, әлбәттә. Озак калмаган яшәренә. Юк, үзенә кайгырмый ул. Һаман булса балакайлары өчен өзгәләнә йөрәге. Сугыш яраларыннан җәфаланган улының башы хастаханәдән чыкмый, чик буенда хезмәт иткән улыннан күптән хәбәр юк. Бүтәннәре өчен дә тыныч түгел күңеле. «Ун бармакның кайсына тисәң дә авырта ич ул!» Ничек яшәрләр арытаба балалары, оныклары? Кеше арасында ким-хур булмаслармы. Кем белә...
Аянычлы вакыйгалар моңача бик үк сиздермәгән яраларның яңаруына сәбәпче була. Күпме ачыну, үпкә, зар «посып яткан» ләбаса һәммәсенең йөрәк түрендә. Иртәме-соңмы, яктыга калкып чыга ул тыелгысыз хисләр, түз генә! «Тыштан ялтырый, эчтән калтырый» адәм баласы. Ә изге Ананың балакайларына әйтер васыяты бер: «Кеше булып калыгыз!» Әйе, фани дөньяларда иң мөһиме, иң читене фәкать шул хакыйкатькә кайтып кала шул. Кеше булып калуга.
... Спектакль тәмам. Сәхнәдә — танылган сәнгать осталары. Көчле алкышлар, чәчәк гөлләмәләре. Тамашачы ихлас рәхмәтле артистларга. Гаҗәеп сәхнә күренеше өчен генә түгел. Чын-чынлап яшәеш дәресе, тормыш сабагы биргән өчен. Гаилә асылын саклап калу ише зур бурыч куелган адәми затка. Саклый икән, димәк, ул бәхетле. Бер-берен ишетү, якыннары ихтыяҗын аңлау, хөрмәт итү осталыгын гомере буе чарларга тиештер Кеше дигәнең. Бу җәһәттән Анага карата сөю-ихтирам хисе, әлбәттә, мөһим урын алып тора. Һәркем өчен үз Әнисе иң якыны, иң әйбәте. Кечкенәдән шулай. Олыгая төшкән саен, адәм баласы ата-анадан ерагая, билгеле. Хәлбуки, һәркем үз тормышын төзи. Табигать кануны. Тик Анага кыз-уллары утыз яшьтә дә, алтмыштан өстә дә сабый сыман тоела. Ни генә булмасын, гафу итә ул газизен, йөрәк парәсен. Аңласа иде лә баласы аның халәтен, соңламаса иде...
Иманым камил, Ана ролен гәүдәләндергән (шул рольдә чын-чынлап яшәгән!) Сәвия апа Сираева әлеге хис-тойгыларны, уй-фикерләрне һәр тамашачы күңеленә җиткезүгә ирешкәндер. Кабатланмас ягымлы тавышы, мөлаем-якты карашы, сөйкемле килеш-килбәте, һәрбер ым-хәрәкәте, хәтта ки илаһи нур бөркегән ап-ак күлмәге аша да... Күзләре тулы яшь иде күпчелек залдагыларның. Елмаю катыш яшьләр. Зур кыйммәткә ия ул энҗедәй саф, эчкерсез яшь тамчылары. Рухи чистарыну, үз асылыңа кайту билгесе ич алар.