Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
28 апрель 2018, 13:50

Мәрхәмәт-шәфкать ияседер син, Рәхмәтулла...

Һай бу Туфан ага Миңнуллинның үткер вә уйга салырлык әсәрләре. Нинди генә четерекле мәсьәләләрне «чокып» чыгармый, валлаһи. Сәләт иясенең тылсымлы иҗат каләменнән бер генә борчулы, хикмәти вакыйга да игътибарсыз калмагандыр, мөгаен.

Һай бу Туфан ага Миңнуллинның үткер вә уйга салырлык әсәрләре. Нинди генә четерекле мәсьәләләрне «чокып» чыгармый, валлаһи. Сәләт иясенең тылсымлы иҗат каләменнән бер генә борчулы, хикмәти вакыйга да игътибарсыз калмагандыр, мөгаен.
Менә шәһәр мәдәният йортының татар-башкорт халык театры тарафыннан сәхнәләштерелгән «Алты кызга бер кияү» моңсу комедиясе дә. Тәү карашка әлләни лаф орырлык хәлләр дә тасвирланмый әсәрдә. Көндәлек ыгы-зыгы, вак-төяк мәшәкать шунда. Гап-гади бухгалтерларның гап-гади эш бүлмәсендә бара вакыйгалар. Тик тора-бара нидер «эләктереп» ала һәм дә башкача инде «ычкындырмый». Тамашачы киеренке халәттә сәхнәдәгеләрне күзәтә, алай гына да түгел, тәмам шул мохиткә «чума». Чын иҗатчы өчен гомумән «чүп-чар, пүчтәк» юктыр ул. Аның күңел күзе үзгәчәрәк төсмерли, йөрәге дә башкачарак тоемлый-тибә сыман...
Шулай итеп, без «саннар патшалыгында». Бер бүлмәдә — алты хезмәткәр. Биш туташ-ханым һәм дә бердәнбер көчле зат. Гүзәлләрнең бар дикъкате нәкъ шул ир асылына юнәлтелгән дә инде. Яше алтмышка якынлашса ни, барыбер ир затыннан ич ул! Исеме дә нинди әле. Рәхмәтулла (Хәбиб Гәлиуллин). Көйләп-җырлап тора. Биредәге хатын-кызлар куанычына, бәхетенә җибәрелгән, диярсең. Озайлы, эчпошыргыч эш көнендә чын-чынлап юаныч ул Рәхмәтулла. Аның белән шаярышып, көлешеп алырга да була. Һич масаймый күндәм ир, ихластан, карышмый-нитми хезмәттәшләре уенына кушыла. Үзләренә күрә йолалары да бар бүлмәдәшләрнең. Һәр иртә саен, эш башлар алдыннан, чиратлашып җыр сузалар, такмак әйтәләр. Әбәт мәлендә дә уен-көлке туктамый. Төрле яшьтәге, холык-килбәттәге нәфис җенес ияләре тапкырлыкта, шуклыкта көч сынаша. Барысы да бер салынган тәртиптә күк... Ләкин мондагы хәл галәмәт баш бухгалтер Нурзидә ханыма (Фәнзия Кәлимуллина) ошап җитми. «Бухгалтерия — утырып эшли торган урын ул», дип әледән-әле кисәтә тора. Ахыр чиктә Рәхмәтулла әфәндене икенче эш бүлмәсенә күчерергә карар итә.
Менә шунда башлана да инде «кризис». Япа-ялгызы ят бүлмәдә саннар, исәп-хисап өстендә утырырга мәҗбүр булган ир янына берәм-берәм хезмәттәшләре сугыла. Берүзенә күңелсездер, янәсе. Чынында исә Рәхмәтулласыз һич ямь тапмый ханымнар. Иң якын, газиз кешеләрен югалткан сыман. Чая-үткер, «турыга яра» торган Гөлчирә (Дилара Йосыпова) һәммәсенең уртак фикерен чагылдыра кебек: «Син бөтен хатынның серләрен беләсең. Хызыр Ильястыр син». Дөрестән дә, Рәхмәтулла һәр чибәркәйнең күңелен табарга, юатырга сәләтле. Әйтерсең лә йөрәк түрендәген тылсым аша аңлый, тоемлый. Иң мөһиме — тыңлый-ишетә белә. «Син — иң матуры, акыллысы», дип кәефләрен дә күтәреп җибәрә ханым-туташларның. Хәер, хатын-кызга күп кирәкме. Эчендәгесен бушатыр, тынычландырыр, серен чит-ятларга чишмәслек кеше булса, олы куаныч. Ә күпме «чияләнгән төер» яшеренгән һәркайсының күңелендә... Менә ялгыз аккош — Хәдичә (Ләйсән Сабитова). Пешеренергә ярата ул. Рәхмәтулла абыйсын өчпочмак, пәрәмәчләр белән сыйлый. «Сез тәмле итеп ашый беләсез», дигән була. Кем хакындадыр хәстәрлек күрергә тиешле ич гүзәл зат. Табигате шундый. Янә дә — Нина (Зәйтүнә Хәбирова). Милләте урыс булса да, татарчага тартыла бирә. «Сез шундый матур сөйлисез. Ирем дә татар иде, но такой грубый... Дүрт иргә чыктым, барысы да эчте». Исерек бәндәләрдән тәмам гарык хатынкайга ипле, тыныч хезмәттәше фәрештә сыман күренәдер, ихтимал... Фаягөл (Гөлчәчәк Гәрәева) атлы чибәр дә Рәхмәтуллага битараф түгел: «Нидер җитешми, дисәм, Сез юк икән». Гаиләсендә иминлек юк, эчендә «утлар дөрли» шул Фаягөлнең... Унтугыз яшьлек Рузалия сылуга да (Регина Равилова) ярдәм кирәк икән ләбаса. Сөйгәне белән ачуланышканнар. Нишләсен, шалтырата егеткәйгә Рәхмәтулла, ипләп кенә акыл өйрәтә. Тегенең горурлыгына тими генә... Хәтта ки шактый коры, катгый тәртип таләп итүче башлык Нурзидә ханым да ягымлы карашка, җылы сүзгә мохтаҗ. Бераз көнләшә дә инде әллә? «Сезгә чират торып керәләр. Сөйкемле сөягегез бардыр», дигән була үзе. Зирәк ир исә сүз артыннан кесәгә керми: «Волейбол уенын беләсезме? Мин — туп. Ә волейболчылар тупсыз уйный алмый». Уйландырырлак чагыштыру...
Баксаң, Рәхмәтулланың үз хәлләре дә ал-гөлдән түгел икән. Нурзидә бу җәһәттән ачыклык кертә. Аяусыз рәвештә. «Әллә Сез рәхәт яшисезме? 15 ел паралич суккан хатыныгызны карыйсыз!» Эш шунда ки, коллективта бу турыда белмиләр. Кирәк дип тапмый ир асылы. «Башкаларга сөйләмәгез. Кешеләр бер-берсенә шатлык кына өләшергә тиешләр», дип кырт кисә ул. Ирексездән һәммәсенә бердәй юмарт нур сибүче Кояшка охшатасың игелекле җан иясен. Ничек кенә читен булмасын, сабырлык тупларга, иң бәхетле адәмдәй яшәргә, елмаерга, тирә-юньдәгеләргә рухи көч өләшергә омтыла. Исеме җисеменә тәки тап килә: Рәхмәтулланың гарәпчәдән тәрҗемәсе — Аллаһ мәрхәмәтле, шәфкатьле!
... «Бухгалтерлар тарихы ни белән төгәлләнә соң», дип сорыйсыз булыр. Кем әйтмешли, «барысы да яхшы тәмамлана». Героебызны кире хезмәттәшләре кырына күчерә җитәкче. Ихтимал, нидер аңлагандыр, тиешле нәтиҗәләр ясагандыр башлык ханым да... Тамашачы шулай ук кисәк кенә сәхнәдә кайнаган тормыштан аерыла алмый. Тәэссорат-кичерешләр даирәсендә «гизә». Тынлык. Бераздан, ниһаять, көчле алкышлар яңгырый. Барча тамашачылар исеменнән тирән рәхмәт хисен белдерергә ашыккан ханым сүз ала: «Көлдердегез дә, елаттыгыз да. Афәрин. Арытаба да шулай яңадан-яңа спектакльләр белән куандырыгыз. Үсегез, камилләшегез!» Әйткәндәй, тамашага төрле яшьтәге шәһәрдәшләр килгән иде. Шатлыклы хәл. Янәшәмдә утырган елгыр малайдан сорыйм: «Ошадымы?» Күзләрендә наян очкыннар «биешкән» күршем (исеме Илнар булып чыкты аның) елмаеп баш кага: «Нык ошады, шәп. Бөтенесен дә аңлап бетермәдем, барыбер да бик кызык булды». Илнар спектакль карарга әти-әнисе, туганы белән килгән. Бик мәслихәт. Тулы гаилә белән милли чараларга йөрү — үзе мәртәбә. Күп тапкырлар кабатланган фикер булса да, халкыбыз мәдәниятенә, ана телебезгә, күркәм гореф-гадәтләргә ихтирам-сөю тәрбияләү, дигән сүз бу.
... Карашыбыз янә сәхнәгә төбәлә. Театр режиссеры Нурсилә Кәримова һәвәскәр артистлар белән таныштыра. Шәһәр мәдәният бүлеге исеменнән Рәхмәт хатлары тапшыра. Лаек артистларыбыз мактауларга. Чын мәгънәсендә сәхнәдә яшиләр, ут өертеп бииләр, бозлы йөрәкләрне эретердәй җырлыйлар. Персонажлары өчен җан атулары сизелеп тора. Башкача тамашачыны ышандырырмын димә!
Сүз уңаеннан. Урта яшьләрдәге бер танышым тәэссоратлары белән бүлешә: «Беләсеңме, нәрсә ифрат күңелгә ятты? Сәхнәдә уйнаучылар рольләренә бөтенләе белән тап килә, минемчә. Килеш-килбәтләре, холыклары, үз-үзләрен тотышлары... Тормышта да шундыйлар кебек алар миңа. Яшьләрне дә яп-яшь кызлар уйный. Олыгайган ханымнар түгел. Монысы бигрәк тә ошады. Бер сүз белән әйткәндә: «Мо-лод-цы!» Хак сүз. Иң мөһиме — гади тамашачы фикере. Ә кемне-кемне, аны алдалап, юмалап булмый...
Һичшиксез, «Алты кызга бер кияү» — сәләтле режиссер, һәвәскәрләрнең уртак уңышы, иҗат җимеше. Яңа, кызыклы сәхнә әсәрләре көтеп калабыз милли театр коллективыннан. Арытаба да үсеш юлыннан тайпылмагыз, дуслар!

Читайте нас: