Туган як
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Кыш айларын да яратам, Әмма яз күңеллерәк!»

Нәүрүз — төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме.

Нәүрүз — төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме.
Ул Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүз 21-22 мартта — көн белән төн тигезләшкән мизгелдә билгеләнә. Нәкъ шушы вакытта табигатьтә яз башлана дип фаразлана. Борынгы заманнардан әби-бабаларыбыз бу бәйрәмне зурлап каршы алган; малайлар-кызлар өйдән-өйгә йөреп, такмак-такмазалар әйткән, кешеләрне бәйрәм белән котлаган, уңыш теләгән. Хуҗалар исә балаларга бүләкләр өләшкән: нәүрүз боткасына ярма, май, йомырка. Аннан бөтен халык нәүрүз боткасына җыелган, бәйрәм ясаган. Шул рәвешле халык тырышып эшли дә, ял да итә белгән.
Бүгенге көндә дә Нәүрүз бәйрәме үз асылын югалтмый. Бу гүзәл бәйрәмдә кешеләр бер-берсенә кунакка йөри, җырлап-биеп рәхәтләнеп күңел ача.
Шушы көннәрдә Милли мәдәниятләр үзәгендә Язны каршылау уңаеннан матур концерт, уен-тамашалар оештырылды. «Ынйылар» башкорт һәм «Талларым» татар ансамбльләре, «Инсайт» бию коллективы һәм солист Т. Алчинов, «Родные напевы» ансамбле солисты Р. Брикова, яшь башкаручылар — А. Ибракова һәм Ф. Гәрәев, «ШикОлад» балалар эстрада һәм «Аргешти» халык биюе ансамбльләре һәм башка иҗатчыларның чыгышы күңелләргә ямь бирде, кышкы салкынны куып тараткандай булды. Октябрьский музыка колледжын тәмамлаган талантлы егет — иҗат җимешләре белән халык арасында танылган Марат Әхмәдиевның музыкаль бүләге көчле алкышларга күмелде. Артистларыбызга төбәк халкына бәйрәмчә кәеф бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәтлебез!
Өлкәннәр концерт карап хозурланганда балалар чыр-чу килеп кышкы уеннарда катнашты: боз сарайлары төзеде, кар ыргытышлы, куышлы уйнады.
Язны чагылдыручы сылу кыз барча халыкка сәламләү сүзләрен җиткереп, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, ямь-яшел хәтфә үләнле, җылы кояшлы Язның тиздән җиребезгә аяк басачагына өмет тудырды.
Кадерле шәһәрдәшләр! Сезне тагын бер тапкыр Нәүрүз бәйрәме белән тәбрикләп, аяз көннәр, имин тормыш, бәхет-шатлыклар телисе килә. Яз һәм яшьлек, игелек һәм мәхәббәт бәйрәме белән, дуслар!

Читайте нас: