Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бию сәнгатенә багышланган гомер

4нче китапханәнең уку залында үзенчәлекле портрет-кичә узды. Ул танылган балет артисты, балетмейстер, дирижер Рудольф Нуриев истәлегенә багышланды. Атаклы якташыбызга быел 80 яшь тулган булыр иде...

4нче китапханәнең уку залында үзенчәлекле портрет-кичә узды. Ул танылган балет артисты, балетмейстер, дирижер Рудольф Нуриев истәлегенә багышланды. Атаклы якташыбызга быел 80 яшь тулган булыр иде...
Чарага 12нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучылары чакырылды. Алар карамагына бөек балет артистының тормыш-иҗат юлын яктыртучы презентация тәкъдим ителде. Шулай ук Виталий Вульфның «Син монда бәхетлеме?» фильмыннан өзек күрсәтелде. Сценарийда сәләт иясенең биографик белешмәсе, Валерий Рәхмәтуллинның «Рудольф Нуриев. Соңгы бию» шигъри әсәре кулланылган. Болар барысы да укучылар күңелендә урын алыр, атаклы якташыбыз язмышына кызыксыну хисен уятмый калмас, мөгаен.

Читайте нас: