Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Биючегә сүз әйтмәгез!

«Инсайт» бию коллективы шәһәрдәшләр һәм дә башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 2016 елның 5 октябреннән таныш.

«Инсайт» бию коллективы шәһәрдәшләр һәм дә башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 2016 елның 5 октябреннән таныш.
Нәкъ шул чорда нефть колледжының квалификацияле хезмәткәрләр әзерләү бүлегендә (элеккеге 56 нчы лицей), 3 нче тулай торак нигезендә иҗат коллективына нигез салынган да инде.
Коллективның җитәкчесе — тәрбияче Регина Миңлебаева. «Инсайт» ка Башкортстан һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән талантлы егетләр җыелган. 2нче курс студенты, ялгыз башкаручы вокалчы һәм биюче Тимур Алчинов — Регина Камил кызының уң кулы һәм төп ярдәмчесе. Шәһәр бәйгеләрендә даими катнашучы биючеләр дуэты — Илмир Батыров белән Илнур Рәхмәтуллин тамашачыларның күңелен бик тиз арада яулап алды. Бүгенге көндә коллективка район җирлекләрендә үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүче 2нче курс студентлары Антон Алчинов, Илдар Миңнеәхмәтов, Илнар Исламов һәм Рушан Юнысов та кушылган. Шул рәвешле «Инсайт» үзенә дус-тату, иҗади егетләрне туплаган.
Коллектив эшчәнлеге колледж, шәһәр, республика күләмендәге бәйге-фестивальләрдә көч сынаудан башлана. Ел ярым уку дәверендә егетләр «Яшь талантлар», «Солдат җыры» кебек шәһәр конкурсларында бүләкле урыннар яулый. Аларның халык иҗатына булган сөюләре дәртле биюләре аша чагылыш табып, тамашачылар күңелен арбый.
Талантлы, бетмәс-төкәнмәс энергияле остазлары — Регина ханым җитәкчелегендә «Инсайт»лылар осталыкларын камилләштерү өстендә эшли, яңадан-яңа казанышларга ирешә. Моның ачык дәлиле — күпсанлы Мактау кәгазьләре, җиңүче дипломнары, Рәхмәт хатлары.
Әйткәндәй, агымдагы елда «Инсайт» бию коллективының җитәкчесе Регина Камил кызы педагогик иҗат эшчәнлегенең 20 еллыгын билгели. Регина ханымны шушы күркәм юбилей уңаеннан тәбрикләп, сәламәтлек, имин тормыш, коллективына тагы да югарырак үрләр, яңа җиңүләр телибез!

Читайте нас: