Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

«Җыр-моң булсын бүләгем»

Ямьле яз айлары белән безгә хатын-кызларның күркәм бәйрәме — 8 март килә.

Ямьле яз айлары белән безгә хатын-кызларның күркәм бәйрәме — 8 март килә.
Бу көн кояшның җылы нурлары, гүзәл затларның назлы елмаюлары, чәчкәләрнең хуш исләре белән тула.
«Нур» клубында шушы матур бәйрәмгә багышланган «Чын күңелдән» исемле концерт үтте. Бәйрәмгә килүчеләрне клуб хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алды. Концертта катнашучыларның һәрберсе, аеруча нәни артистлар, зур дулкынлану, җаваплылык хисе кичерде. Ничек инде дулкынланмыйсың, әнкәйләргә иң җылы, назлы, ягымлы сүзләрне ихлас йөрәктән җиткерәсе килә ич!
Концерт программасын «Задоринки»да шөгыльләнүче малайлар-кызларның чыгышы ачып җибәрде. Кәрим белән Милана Насыйбуллиннар кызыклы фокус күрсәтте, Даниил Быстров әни турында җыр башкарды, Эмиль һәм Элина Казыйхановлар, Тимур Әхмәдиев һәм Юлианна Быстрова бәйрәмгә багышланган шигырьләр укыды. Самир Габдуллин һәм Марьяна Кунакхуҗина юмористик тамаша күрсәтте.
Бәйрәм концертында көчле зат вәкилләренең катнашуы аңа аеруча ямь өстәде. Алар арасында алты яшьлекләре дә, җитмештән өстәгеләре дә бар иде. Тәлгать Таймасов, Венер Фәезов, Фәкил Заһретдинов, Тимур Батыршин, Зәйтүн Мөхәммәтҗанов, Айдар Мәгҗанов, Альберт Мөсәвиров һәм Фирдүс Гәрәев үзләренең хисле дә, күңелле дә җырлары белән тамашачыларга онытылмас кичерешләр бүләк итте.
Хатын-кызлардан Гөлнур Фазлыева, Нәфисә Шәнгәрәева, Тәнзилә Халитовалар, концертны алып баручы — Әүфә Насыйбуллина белән Раушания Кунакхуҗиналар бәйрәмнең бизәге булып балкыды. «Импульс», «Инсайт», «Феникс» бию төркемнәре башкорт, урыс, һинд халыкларының милли биюләрен тәкъдим итте.
«Гаилә елы» темасын дәвам итеп, Төрекмән авылы ветераннар Советы рәисе Ф. Таймасова 90 яшьлек күркәм юбилейларын билгеләгән Фатыйма Шәйхулла кызы Камаева белән Миңнегөл Сөләйман кызы Дәүләтбаеваны, шулай ук алтын туйларын билгеләгән пар — Әхәт Гаделгалим улы һәм Әкълимә Хәмзә кызы Габделхаковларны тәбрикләп үтте.
Үз чиратында «Ойл-Сервис» оешмасы вәкиле А. Гыйниятуллин барча халыкны күркәм бәйрәм белән котлады. Ә инде концертта катнашучылар өчен иң шәп бүләк — тамашачыларның көчле алкышлары булды. Бәйрәм чарасы бар кешегә дә кояшлы, җылы тойгылар, яхшы кәеф бирде!

Читайте нас: