Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
21 февраль 2018, 17:29

Кыш, кит! Яз, кил!

Үзәк мәйданда кышны озатып, язны каршылау уңаеннан Май чабу бәйрәме үтте.

Үзәк мәйданда кышны озатып, язны каршылау уңаеннан Май чабу бәйрәме үтте.
Бар да бәйрәмчә бүген! Хәтта кояш та җылы нурлары белән мәйдандагы халыкны иркәли, котлый сыман. Зур-зур шарлар тоткан нәни кызлар-малайлар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары тамаша карарга ашыга. Һәрберсенең йөзе көләч, ә күңелләре инде күптән язда.
Илебездә яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтенә әйләнгән бәйрәмгә төрле яшьтәге, төрле милләттәге кешеләр җыелды. Октябрьскийның үзеннән генә түгел, Туймазы, Бәләбәй, күрше Татарстанның якын-тирә районнарыннан да бихисап кеше килде. Мәйданда алма төшәрлек тә урын юк иде. Сәхнәдә биючеләр, җырчылар чыгыш ясады, шат күңелле алып баручылар Матрена һәм Марфуша дәртле җырлары белән күңелләрне ачты. Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов халыкны бәйрәм белән тәбрикләде, сәламәтлек, гаилә бәхете теләде.
Шунысы аеруча шатландырды: бәйрәм исерткеч эчемлекләрсез үтте, бу шәһәребезнең алга киткәнлеген күрсәтә. Димәк халкыбыз уяна, мондый чараларның милли рухны үстерү, яшь буынга мирас калдыру өчен үткәрелгәнен аңлый!
Халык игътибарын шулай ук бүләкләр оту мөмкинлеге җәлеп итте. «Апельсин-Сити» кибетләр челтәре әлеге отышның иганәчесе булды. Төп бүләк — «Лада Гранта» машинасы. Отышта барлыгы 80 мең купон сатылган. Бүләкләрне сәхнәдә уйнаттылар, отыш гадел үтте, чөнки уйнатучылар шәһәребезнең билгеле спортчылары иде. Күп кешегә бу көнне бәхет елмайды, төп бүләккә дә хуҗа табылды — Регина исемле кыз «Лада Гранта»лы булды.
Йөзеннән нур бөркелеп торган Әлфия Хәбибуллина тәэссоратлары белән уртаклаша: «Бәйрәмгә шулкадәр күп халык килгән! Бу бердәм, дус-тату булуыбызны аңлата. Димәк, халык нигәдер ышана, ә ышаныч булганда киләчәгебез дә якты булачак. Мәйдан тутырып балалар, яшьләр бии-уйный. Бу бит сирәк күренеш. Бәйрәмнән мин күтәренке кәеф алдым, таныш-белешләр белән аралаштым, яңа дуслар таптым. Мондый күңелле чаралар күбрәк булсын, халык үз өйләрендә генә бикләнеп ятмасын иде!».
Әлфия апаның фикеренә Фәймә Мөхәммәтшина да кушыла: «Бүгенге көн — һәр милләт өчен зур бәйрәм. Шуңа күрә һәммәсе дә шатлана, күңел ача. Аеруча яшьләр өчен шатмын, замана җайланмаларына ябышып ятмыйча бәйрәм итәргә чыкканнар, бу бик яхшы күренеш. Күрсеннәр, аңласыннар, халкыбызның милли йолаларын кадерләргә өйрәнсеннәр».
Яшьләр вәкиле — студентка Хәмидә Кодакаеваның тәэссоратлары ничек икән? «Миңа бәйрәмнең үз асылын югалтмыйча, заманча үткәрелүе ошады. Ул төрле милләт һәм буын вәкилләрен берләштерә. Искиткеч матур чараны оештыручыларга зур рәхмәт!».
Май чабу бәйрәменнән халык ял итеп, яңа дуслар табып, күптән күрешмәгән дуслары белән очрашып, киләсе көннәргә якты өмет-хыяллар белән таралышты.

Читайте нас: