Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
21 февраль 2018, 17:45

«Хушлашабыз, Кышкай, синең белән»

Май чабу. Борынгы славяннарда кышны озату бәйрәме. Арытаба христиан чиркәве аны үз йоласына әверелдергән. Бәйрәм атнасының һәр көне нинди дә булса мәгънәгә ия.

Май чабу. Борынгы славяннарда кышны озату бәйрәме. Арытаба христиан чиркәве аны үз йоласына әверелдергән. Бәйрәм атнасының һәр көне нинди дә булса мәгънәгә ия.
Очрашу, уеннар, тәм-томнан авыз итү мәле, күңел ачу, әби белене, каенсеңел утырмасы. Һәм, ниһаять, якшәмбе — озату. Гадәттә, шәһәрдәшләр әлеге йоланы уздырудан читтә калмый. Агымдагы ел да искәрмә булмады. Ял көнендә барча халык үзәк мәйданга җыелды. Көне туры килүен әйт син. Язгыдай юмарт кояш нурларын сибә, күк йөзе чалт аяз.
Милли мәдәниятләр үзәге бәйрәмгә зур әзерлек белән килгән иде. Шаян-шук шамакайлар һичкемгә кәефсезләнеп утырырга ирек бирмәде. Конкурслар, кызыклы уеннар бер-берен алыштыра килде. Олысы-кечесе рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәм сәхнәсе янә дә иҗади коллективлар карамагына тапшырылды. Һәр чыгыш сәхнә күркенә әверелде, көчле алкышларга күмелде. Халык җыр-биюләренә кем генә битараф калыр икән!
Әлбәттә, Май чабу бәйрәмен телеңне йотардай беленнәрдән башка күзаллап та булмый. Зурлары, кечерәкләре, челтәрдәй нәфисләре, галәмәт калыннары — җаның ни тели! «Очты беленнәр өстәлдән Май чабу атнасында» бәйгесе пешекчеләр өчен осталыкка имтихан тотуга барәбәр булды. Нәтиҗәдә 14нче «Шатлык» балалар бакчасы (фотода) беленнәр өстәле беренчелекне яулады. 2нче һәм 3нче урыннарны 9нчы «Чайка», 5нче «Пчелка» балалар бакчалары бүлеште.
Май чабу курчаклары бәйгесендә («Байбикә-Ханым») шулай ук җиңүчеләр билгеләнде. Янә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре алдынгылыкны бирмәде. Беренче урында — 26нчы «Почемучка», икенчедә — 5нче «Пчелка» балалар бакчалары. «Шашинский» сәүдә үзәге өченче булды.
Аңлашыла ки, бәйрәмнең төп асылы — Карачкы яндыру. Мәйдан уртасында галәмәт биек бизәүле Курчак куелган иде. «Щедрый вечер» ансамбле башкаруындагы «Хуш, Май чабу» җыры астында яндырдылар үзен. Әлеге гамәлнең сере шунда ки, Кыш галиҗәнәпләре Яз гүзәленә урынын бушатырга тиешле. Искене яңа алыштыра, кыскасы. Тормыш-яшәеш таләбе.

Читайте нас: