Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
18 гыйнвар 2018, 17:07

«Дөньяны тетрәндергән өч секунд»

«1972 ел. Мюнхен шәһәре. Җәйге олимпия уеннарының хәлиткеч мизгелләре — СССР һәм АКШ баскетбол командалары арасында киеренке «көрәш» бара.

«1972 ел. Мюнхен шәһәре. Җәйге олимпия уеннарының хәлиткеч мизгелләре — СССР һәм АКШ баскетбол командалары арасында киеренке «көрәш» бара.
Җиңү яулау өчен өч секунд, нибары өч секунд вакыт
бар! Шушы өч секундка совет уенчыларының бар ихтыяр көче, сәламәтлеге, өмете һәм ышанычы салынган. Таблода исәп — 49:50, америкалылар бер очкога алда! Бар дөнья тынып калган: трибуналардагы җанатарлар да, телевизор каршындагы меңнәрчә тамашачылар да. Бер, ике, өч... һәм, ниһаять, туп кәрзиндә! Җиңү тубын керткән совет баскетболчысы Александр Беловның йөзендә чиксез шатлык, ә инде җиңәчәкләренә шикләнмәгән Америка командасы тораташтай катып калган»...
... Залда көчле алкышлар тавышы. Юк, бу алкышлар кинода түгел, ә инде чынбарлыкта — Мюнхенда булган вакыйгалардан соң нәкъ 46 ел үткәч яңгырый. Режиссер Антон Мегердичевның «Движение вверх» спорт драмасыннан алган тирән хис-кичерешләрен тамашачылар шулай белдерә. Ике сәгать ярым буе экрандагы геройлар өчен ихлас күңелдән хафаланып, тын да алмый вакыйгаларны күзәтте бит алар. Кемнәрнеңдер күзләрендә яшь тамчылары да күренде, кемнәрдер ихлас шатланып «Афәрин! «дип кычкырды...
Легендар совет баскетболчысы Сергей Беловның автобиографик китабына нигезләнеп төшерелгән картина зур экраннарга узган елның 28 декабрендә чыкты. Прокатның тәүге көннәрендә үк илебездә фильмны 700 меңнән ашу кеше караган.
«Движение вверх» (картинада танылган актерлар катнаша: Владимир Машков, Марат Бәшәров, Андрей Смоляков, Сергей Гармаш һ. б.) Советлар Союзы чорындагы хәл-вакыйгаларны тасвирлый. Баскетбол командасын яңа тренер — Владимир Гаранжин җитәкли. Төркемдә СССРның союздаш республикаларыннан җыелган егетләр бар: грузин, литвалы, казах һәм башкалар. Тренер спортчылар каршына җитди бурыч куя: Мюнхенда узачак Олимпия уеннарында АКШ командасын җиңеп, алтын медаль яулау. Әмма бу җиңел эш түгел, һәм иң тәү чирата үз көчеңә ышанмауга бәйле. Сер түгел, бу чорда безнең баскетболчыларның җиңүенә беркем дә ышанмый, хәтта спортчылар үзләре дә. Тренердан төрле чикләүләр тудырылган шартларда эшләү, яңа уен алымнары кертү, бердәм һәм үз-үзенә ышанучан команда туплау таләп ителә. Һәм ул моңа ирешә дә. Тәүдә чемпионатларда, төрле дәрәҗәдәге ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтелә, чит илләр тәҗрибәсе өйрәнелә. Баскетболчыларның осталыгы, ныкышмалылыгы, тренерның ихтыяр көче команданы 1972 елгы Олимпия уеннарына алып килә. Тырыш хезмәт нәтиҗәсез калмый — безнекеләр алтын медаль яулый. Совет баскетбол командасының тәүге Олимпия җиңүе дә, баскетболга нигез салган, бу уенда алдынгылыкны бирмәгән америкалыларны уздыру да була ул!
«Движение вверх» — гади спорт драмасы түгел. Анда илебез тарихы, кешелеклелек үрнәкләре, спортчыларның ихтыяр көче, дуслык-бердәмлек аша җиңүгә ирешүе чагылыш тапкан. Режиссер әлеге сыйфатларның 46 елдан соң да әһәмиятен югалтмавын күрсәтергә тели. Әйе, безнең буын икенче заманда яши. Спорт дөньясы да зур үзгәрешләр кичерде. Хәзер спортчыларга күнекмәләр ясау, яхшы формада булу өчен бар уңайлыклар (шул исәптән, матди яктан да) тудырыла. Әмма байлыкка корылган заманда мөһим нәрсәләр югалып бара: күбрәк акча эшләү өчен генә түгел, ә бәлки ихлас күңелдән җиңүгә омтылу, чын дуслык, кешелеклек сыйфатлары... Совет чорында нәкъ шул сыйфатлар зур биеклекләрнең башы булып торган. Спортчылар көндезләрен завод-фабрикаларда хезмәт иткән, ә инде кичләрен күнекмәләргә йөргән. Бала-чагалар өчен совет клубы билгесе төшерелгән футболка киеп, ихатада туп тибү, баскетбол, волейбол уйнау иң зур мәртәбә булган, алар шул рәвешле тәүге җиңүләргә юл алган. Ә хәзер нәрсә: һәрберебездә кыйбатлы гаджет-телефоннар, саф һавадагы уеннар онытылып бетеп бара...
«Движение вверх» тамашачыны киләчәккә ышаныч белән яшәргә, биеклекләргә омтылырга өнди. Спорт драмасын карагач, яшьләр күңелендә Ватаныбыз, аның кешеләре өчен горурлык хисләре уяныр, аларның бер ише хәтта баскетбол белән кызыксына, түгәрәкләргә йөри башлар дип өметләнәбез.

Читайте нас: