Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
9 гыйнвар 2018, 13:46

Дуслык күперендә очрашу

Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә үзенчәлекле мәдәни вакыйга булды.

Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә үзенчәлекле мәдәни вакыйга булды.
БР рәссамнар берлеге вәкилләре, Октябрьский балалар рәсем сәнгате мәктәбе укытучылары катнашлыгында «Дуслык күпере» күргәзмәсе ачылды.
Әйткәндәй, күргәзмә эшендә мәктәпнең 90 процент педагоглар коллективы катнашты. Бу исә укытучыларны даими үсеш юлындагы рәссамнар буларак күзаллау мөмкинлеген бирә.
Чараны ачу тантанасы күрше республика бүләге — матур яңгырашлы башкорт җыры белән башланды. Кереш сүз белән сәнгать проектының башлап йөрүчесе, рәссамнар берлеге рәисе Владимир Сафонов чыгыш ясады. Ул күргәзмәнең барлыкка килү тарихын бәянләде. Журналистлар һәм җыелган кунаклар сорауларына шулай ук балалар рәсем сәнгате мәктәбе директоры Светлана Ямалиева һәм туган якны өйрәнү музее директоры Ирина Медведева җавап бирде.
Әлеге чара күпләр өчен күрше Татарстан белән иҗади хезмәттәшлек дәвамына этәргеч буларак кабул ителде. Октябрьскийлыларның күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләренең байтагы тамашачы тарафыннан «заманча, алдынгы, үзенчәлекле» дип, югары бәһаланды. Экспозициядә графика, фото, гамәли-декоратив, сынлы сәнгать эшләре урын алган иде.

Читайте нас: