Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
7 декабрь 2017, 18:04

Күңел сандыклары саекмасын...

«Өй эчендә серле сандык тора күптән. Шул сандыкка кызыксынып күзем төшкән. Ни бар, — диеп уйланамын, — эчләрендә? Кайчак күрәм хәтта менә төшләремдә».

«Өй эчендә серле сандык тора күптән.
Шул сандыкка кызыксынып күзем төшкән.
Ни бар, — диеп уйланамын, — эчләрендә?
Кайчак күрәм хәтта менә төшләремдә».



... Әбиемә кунакка килгән саен, без — бала-чагаларны, иң кызыксындырган әйберләрнең берсе түрдәге бизәкләп эшләнгән зур сандык була иде. «Моның эче тулы хәзинәдер», дип уйлаганыбыз хәтердә. Ачып карар идек тә, әмма кечкенә йозагы комачаулый. Туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә генә серле сандыктан тәмле-тәмле кәнфитләр, чигелгән сөлге-тастымаллар, аллы-гөлле яулыклар тылсымлы әкияттәгедәй килеп чыга иде...
Сабантуй батырларына, сөйгән ярларга бүләккә дип чигелгән сөлгеләр, кулъяулыклар бүген тарихта гына калып бара. Ә бит заманында кул эшләренең зәвыгына карап яшь кызларның уңганлыгы, булдыклылыгы бәяләнгән. Кызганыч, әлеге вакытта бу затлы ядкарьләр әбиләр сандыгында гына саклана. Яшьләргә инде шушы сандыктагы серләрне мирас итеп саклау, аны буыннан-буынга тапшыру зарур. Шул рәвешле, халкыбызның күркәм йолалары онытылмас, бәлки, аларны янәдән тергезү мөмкин булыр...


«Тет-а-Тет» кафесындагы татар телендәге чираттагы кичә дә нәкъ шул Әбиләр сандыгына арналды. Ул, гадәттәгечә, онытыла башлаган милли йолаларны искә төшерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү максатын күзаллады.
Чара милли уен-йолаларга, җыр-биюгә бай булды. Нәфис сүз остасы Гөлнара Хәсәнова кичәне бик матур итеп алып барды, ул һәркемгә кызыклы биремнәр уйлап табып, күңелләрне ачты. Кунаклар иҗатчыларның чыгышын аеруча яратып кабул итте. Алар арасында халык мәхәббәтен яулаган, исемнәре тирә-якка билгеле артистлар да (халыкара конкурслар җиңүчесе, җырчы, автор-башкаручы, шагыйрә Гөлфия Салихова; З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты студенты, популяр яшь башкаручы Ленар Султанов; музыка училищесы укытучысы, баянчы Рифгать Гафаров), яшь талантлар да (Руслан Исламов, Фирдүс Гареев, Альберт Мөсәвиров, Ильяс Гәрәев, Алик Саакян, Раушания Феллах һәм башкалар) бар иде. Кичә барышында яшь артистларыбыз белән әңгәмәләшеп алу форсаты тиде.


Укучыларны Тәтешле районы егете Руслан Исламов белән алдагы саннарда кыскача таныштырып киткән идек. Руслан гади җырчы гына түгел, ул шулай ук пародист та. Аның С. Фәтхетдинов, А. Галимов һәм башка популяр артистлар образына кереп, башкарган номерлары тамашачылар мәхәббәтен яулап та өлгерде инде.


— Руслан, иҗат дөньясына килүең тарихын ишетәсе килә.


— Гаиләбездә әткәй яклап җырчылар, әнкәй яклап гармунчы-биючеләр. Мин дә алардан калышмаска ниятләптер инде, мәдәнияткә тартылдым. Кечкенәдән Салават абый Фәтхетдиновның җырларын бик яратып тыңлый идем, аеруча «Катерина» дигәнен үз иттем. Мәктәптә укыганда ук мәдәни чаралардан читтә калмаска тырыштым: алып баручы да, башкаручы да булдым. Бию ансамбленә йөрдем. Райондагы күпсанлы конкурсларда чыгыш ясап, бүләкле урыннарга ирештем. Ә инде 2008 елда «Язгы тамчы» («Весенняя капель») бәйгесенең «Эстрада юнәлеше» төркемендә 1нче дәрәҗә лауреат исемен яуладым. Бу вакыйгадан соң Уфага сәләтле балалар проектына да чакырдылар. Һөнәри осталыкны тагы да камилләштерү ниятендә Октябрьский музыка колледжына укырга кердем. «Аяз» фольклор ансамле белән чыгышлар ясап йөрдек.


— Пародияләргә осталыгың кайчан ачылды?


— 2009 елда, музыка колледжында укып йөргән вакытта. Шул чорда туган авылымда концерт әзерләдек. Айдар Галимовның бер җырын бик ошатып, шуны репетициядә башкарган идем. Шунда клуб директоры пародия ясап карарга тәкъдим итте. Илһам Шакиров, Данир Сабиров, Витас һәм башкалар образына кереп җырлау үземә дә ошый, тамашачылар да уңай кабул итә.


— Ниндидер өлкәдә уңыш яулар өчен нинди сыйфатлар мөһим?


— Кайда да әрсезлек кирәк һәм, әлбәттә, сәләтлелек... Әмма иң мөһиме — илтифатлы итеп сөйләшә белү. Шуңа күрә мин кибеттә дә, башка җәмәгать урыннарында да кешеләр белән һәрчак ихтирамлы, матур итеп аралашырга тырышам. Бу ике арада аңлаешлы, дустанә мохит урнаштырырга булыша.


— Киләчәккә планнарың?


— Иҗади эшчәнлекне дәвам итү, осталыкны камилләштерү. Шатлыклы яңалыгым да бар: тиздән клибым чыгарга тиеш.


— Афәрин, Руслан, сиңа яңадан-яңа казанышлар телибез!


... Башкорт егетләренә тартым мөлаем йөзле, чем-кара кашлы, кара күзле егет татарча җыр суза. Бар халык тын да алмый «Кәркәле таулары»н тыңлый. Саф татарча җырлаучы егетнең әрмән милләтеннән икәнен белгәч, яшь башкаручыга карата соклану, гаҗәпләнү хисләре тагы да көчәя. Шулай булмыйча, татарчаны үзебезнең кайбер милләттәшләр дә юньләп белмәгән, аралашмаган заманда яшибез ич. Әлбәттә, татар җырларын үз итүче әрмән егете Алик Саакян яныннан, интервью алмыйча гына үтеп китә алмадым...


— Алик, татар телен ничек өйрәндең?!


— Музыка колледжына укырга кергәч булды ул (бүген 2нче курстамын). Курсташ егетләрнең күпчелеге татар-башкортлар. Укыганда, билгеле, үзара аралашасың, дуслар табасың. Яңа танышларым ярдәмендә әкренләп татар-башкорт сүзләрен өйрәнә башладым. «Ялгыз һәм хор белән башкарылучы халык җырлары» юнәлеше буенча укыгач, милли әсәрләрне башкарасы була. Бу үз чиратында телне өйрәнүгә зур ярдәмче булды.


— Күңелеңә якын моңнарны гына шулай ихлас башкарып буладыр?


— Әйе, татар көйләре миңа бик ошый. Аеруча моңлы итеп, мелизм-бормалар аша тыныч һәм иркен сулыш белән башкарылган җырларны үз итәм. Мондый озын көйләр милли бизәкләр шикелле: алар җырчыны да, тыңлаучыны да югары хисләргә илтә.


— Бәйгеләрдә катнашканың бармы?


— 2016 елда Бәләбәйдә «Синең тавыш-2016» эстрада җырлары башкаручылар бәйгесендә 2нче дәрәҗә лауреат исеме алган идем. Ә инде агымдагы елда Дүртөйледә узган «Туган тел» XII республика яшь башкаручылар конкурсында чыгыш ясап, диплом белән билгеләндем. Бу минем өчен зур тәҗрибә, үземне сынау мөмкинлеге булды.


— «Әбием сандыгы» кичәсендә үзең өчен нинди яңалыклар ачтың?


— Беренчедән, татар халкының күркәм йолалары белән таныштым. Икенчедән, татар-башкорт милләтендәгеләрнең ачык күңелле, ихтирамлы булуына тагын бер кат инандым. Алар чыгышымны ихлас алкышлар белән каршы алды, моңлы көйләр астына килешле генә итеп биюгә дә төште. Сүз уңаеннан, шушы мохиткә үз өлешемне кертергә мөмкинлек биргән «Тет-а-Тет» кафесы җитәкчеләренә, шулай ук мәдәният дөньясына юл ачкан остазларым — Галия Мусина һәм Рифгать Гафаровка рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.


... Аликка һәм барлык сәләтле яшьләребезгә иҗади уңышлар, яңа биеклекләр телисе килә. Ә инде татар кичәләре оештырып, халкыбызның гореф-гадәтләренә ихтирам, төрле милләт кешеләренә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләгән «Тет-а-Тет» каефесы җитәкчеләренә, шулай ук килгән кунакларга рәхмәтебезне белдерәбез.
Читайте нас: