Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
30 ноябрь 2017, 17:09

Яшьлек — мәңге сүнмәс ялкын!

Шәһәрдә «Яшь талантлар» бәйгесенең финал өлеше узды. Быел талантлы егет-кызларыбыз нинди яңалыклар әзерләгәнен белер өчен, «Яшьләр сарае»на юл тоттык.

Шәһәрдә «Яшь талантлар» бәйгесенең финал өлеше узды. Быел талантлы егет-кызларыбыз нинди яңалыклар әзерләгәнен белер өчен, «Яшьләр сарае»на юл тоттык.

Яшьләребез, гадәттәгечә, сынатмаган, бәйгегә ныклап әзерләнгәннәре күренеп тора. Сәхнәдә бер-берсен алыштырган артистлар бу фикерне тагы да ныгытты. Азалия Саяхова (тасмалар белән акробатик номер), Ильвина Ганиева (башкорт биюе), Луиза Аскарова (чит ил телендә җыр), «Импульс» бию коллективы («Вальс») һәм башкаларның чыгышы ихлас алкышларга лаек булды.

... Сәхнәне дәртле моңнарга күмеп, татар көе яңгырый. Тимур Алчинов башкаруындагы «Эх, алмагачлары!» җыры күңелләрне тагы да күтәреп җибәрә, тамашачыларның йөзенә үзеннән-үзе елмаю куна, ә аяклар тыпыр-тыпыр биергә керешә...

Тимурның чыгышын жюри да югары бәяләде: ул «Вокал. Ялгыз башкарыла торган җыр» төркемендә 1нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Сәләтле якташтан интервью бирүен сорагач, ул: «Үзебезнең татар гәзите булгач, бигрәк тә яхшы!» дип, шунда ук риза булды.

— Тимур, кайсы яклардан син? Кайда укыйсың?

— Бакалы районының Боҗыр авылыннан. Туган ягымда Балалар иҗат йортында шөгыльләндем. Бүгенге көндә нефть колледжының 2нче курсы студентымын.

— Иҗат дөньясына ничек килеп эләктең?

— Әтием дә, әнием дә җырлый, мин инде 6 яшьтән көйләр суза идем. Хәзер ныклап иҗат юлына «кереп киттем», республика, шәһәр бәйге-фестивальләрендә даими катнашып, бүләкле урыннарга ирешәм (автордан: Тимур үз юнәлеше буенча һәрчак беренчелекне яулый!).

— Татар телендә генә җырлыйсыңмы?

— Әйе, туган телнең матурлыгын, аның күпкырлы һәм бай булуын кешеләргә җиткерәсем килә. Гаиләбездә барысы да татарча сөйләшә, бергә укыган милләттәш дуслар белән дә туган телдә аралашабыз.

— Татар эстрадасы «йолдыз»лары арасында кемнән илһам аласың?

— Ришат Төхвәтуллин, Нәфкать Нигъмәтуллиның иҗаты ошый. Санап китсәң, күп инде алар.

— Киләчәккә планнарың?

— Казанда иҗади юнәлеш буенча укуны дәвам итү.

Тимур вокал башкаручы гына түгел, ул шулай ук «Инсайт» бию коллективында да шөгыльләнә. «Инсайт» белән икенче ел эшлибез, — ди коллектив җитәкчесе, 20 елга якын иҗади стажга ия Регина Миңлебаева. — Егетләребез бик сәләтле, булдыклылар. Тәртип ягына да зарланырлык түгел, һәр эшкә җаваплы карыйлар. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә бүләкле урыннарга ирешүләре дә шуңа бәйле. Бүгенге көндә Дүртөйле шәһәрендә узачак «Мин сәнгать дөньясына керәм» исемле республика конкурсына әзерләнәбез».

Тимур һәм аның иҗатташларына уңышлар теләп, чираттагы бәйгечегә сүз бирәбез. Ул — скрипкада «Despac! To» композициясен башкарып, «Инструменталь жанр» төркемендә 1нче дәрәҗә Дипломга лаек булган Мадинна Лазизова.

— Мадинна, скрипкада шулай шәп уйнарга кем өйрәтте?

— 2нче сәнгать мәктәбендә шушы юнәлеш буенча белем алдым. Гомумән, бу музыка коралына кызыксыну кечкенәдән барлыкка килде. 5 яшьләр тирәсе булгандыр, телевизордан апа-абыйларның скрипкадан искиткеч матур көйләр чыгарганын ишетеп калдым. Шушы мизгелдән бу инструментта уйнарга өйрәнү теләге туды, әти-әниемә рәхмәтлемен, алар теләгемә каршы килмәде. Бүген инде хыялым чынга ашты: сәхнәдән скрипкада матур-матур композицияләр башкарам. Белоруссиянең Брест шәһәрендә Халыкара балалар һәм үсмерләр иҗаты фестивалендә, Санкт-Петербургта һәм башка төбәкләрдә үткән бәйгеләрдә катнашып, иң югары нәтиҗәләргә ирештем.

— Репертуарыңда милли композицияләр бармы?

— Бар, әлбәттә, башкорт, татар көйләрен аеруча үз итәм. Милли мәдәниятне, туган телне саклау, ихтирам итү зарур. Бу уңайдан үзем дә сынатмаска тырышам, туган телдә (башкортча) аралашам, халкыбызның милли йолаларын хөрмәт итәм.

— «Яшь талантлар» бәйгесендә алган тәэссоратларың?

— Минем белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган егетләр-кызларның һәммәсе дә бик талантлы. Аларны бер-берсенә көндәш итеп карый диеп тә булмый, үзара дус-тату мөнәсәбәттәләр. Барчасына да чын күңелдән иҗади уңышлар телим!

— Чыгыш ясаганда нинди хис-тойгылар кичердең?

— Дулкынлану булмады диярлек. Сәхнәдә икәнлегемне дә оныттым сыман. Музыка агышына кушылып, скрипкам белән икәүдән-икәү калып, илаһи дулкында «йөздем». Минем өчен җиңү иң мөһиме түгел, яраткан әсәрләрне башкару әйтеп бетергесез көч-куәт, шатлык тойгысы бирә...

— Иҗаттан тыш, нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

— Октябрьский нефть колледжының 4нче курсында укып йөрим. «Кулланма геодезия» белгечлеген үзләштерәм.

... Менә шундый безнең яшьләребез: талантлылар, ихласлар, туган телләрен онытмыйлар, халкыбыз мәдәниятен, гореф-гадәтләрне кадерләп саклыйлар. «Яшь талантлар» бәйгесендә катнашкан һәр егет-кыз мактау сүзләренә лаек дип саныйм. Иҗади талантка ия булудан тыш, алар игелекле, дустанә мөнәсәбәтле, ихтирамлы булулары белән дә аерылып тора. Яшьләребезгә киләчәктә дә һәрчак уңышлар юлдаш булсын дигән теләктә калабыз!
Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: