Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
19 ноябрь 2017, 13:31

Сәнгать берләштерә

4 ноябрьдә илебезнең барлык музей, китапханә, театрлары «Сәнгать төне»нең тылсымлы сәхифәләре буенча сәяхәт оештырды.

4 ноябрьдә илебезнең барлык музей, китапханә, театрлары «Сәнгать төне»нең тылсымлы сәхифәләре буенча сәяхәт оештырды.
Шәһәребезнең А. Шокуров исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее дә сәнгатьнең төрле юнәлешләрен һәм заманча технологияләрне берләштерүче иҗат төненнән читтә кала алмады.
Агымдагы елда мәдәни чара 1917 елгы Октябрь революциясенә арналды. Илебез тарихында әһәмиятле урын алып торган тарихи вакыйгалар музей күргәзмәсендә, шулай ук «1917 ел» дип исемләнгән рәсемнәрдә чагылыш тапты. Революция чорының данлыклы моң-көйләре, «Җиңү иреклеләре» хәрәкәте оештыруындагы тарихи уеннар иҗат төненә тагы да чагурак төс бирде.
«Сәнгать төне»нең мөхтәрәм кунагы — Людмила Шокурова-Харитонюк «Чапаев дивизиясе эзләре буенча» лекция сөйләде.
Яшь буын вәкилләре дә иҗат төненә битараф булмавын күрсәтте. «Престиж» студиясендә шөгыльләнүче кызлар Экология елына багышланган киемнәр күргәзмәсен тәкъдим итте. Музыка колледжы студентлары, бардлар (борынгы кельтларда җырчы-шагыйрь) чыгышы, дәртле көнчыгыш биюләре кичәне тагы да җанландырды.
«Октябрьский — осталар шәһәре» берләшмәсе әгъзалары шәһәребездә узучы чараларда даими катнаша. Әлбәттә, «Сәнгать төне» дә аларның игътибарыннан читтә калмады. Күргәзмә барышында сәйлән белән чигү, махсус җептән һәм башка әсбаплардан эшләнмәләр ясау һәм башкалар буенча осталык дәресләре алырга мөмкин булды.
Иҗатчыларның фикерен дә ишетик:
— Шәһәр күләмендәге чараларда еш катнашам. Бу иҗатташ дуслар белән очрашып аралашу, тәҗрибә бүлешү өчен бик уңайлы, — ди Лидия Мищенко. — Үзенчәлекле эшләнмәләр иҗат итәргә, бәйләргә-чигәргә яратам. Бүгенге күргәзмәдә джут сүсеннән үреп ясалган әйберләр, атап әйткәндә сфинкс токымлы мәчеләр тәкъдим итәм. Сфинкс мәчесе — Җир йөзендәге иң борынгы токымнарның берсе. Борынгы Египетта ул фараоннар хуҗалыгында гына яшәгән. Шушы тыныч холыклы, уенчак, шаян, акыллы җан ияләре минем күңелемә бик якын.
Кайнар чәй, төрле үләннәр, җиләк-җимеш исләре чыккан өстәл тирәсе бер минутка да бушап тормады диярлек. Биредә Оксана Захарова кунакларга чәй эчү мәҗлесе оештырган икән. Оксана ханым кунакларга файдалы үләннәр турында бәянләде һәм аларга кызыклы бәйгедә катнашырга тәкъдим итте. Уен шарты буенча, төрле чәйнекләрдән ясалган чәйдә нинди катнашмалар барлыгын билгеләргә кирәк иде. Иң төгәл җавап бирүчеләр татлы, хуш исле варенье белән бүләкләнде.
«Сәнгать төне»ндә актив катнашкан яшь кунаклар нинди тәэссоратлар алды икән?
— Без 20нче мәктәпнең 4в һәм 5а сыйныфларында белем алабыз, — дип кемузардан сорауларга җавап бирә Насмин белән Марат. — Искитмәле матур муенсалар күрдек. Әни-апаларга шәп бүләк бу! Осталык дәресләрендә катнашу форсаты да тиде. Чәйдәге җимеш-үлән катнашмаларын билгеләү бәйгесе аеруча ошады. Груша чәен тәмләп карадык: үзенчәлекле, кабатланмас тәм икән аңарда. Гомумән, музейдагы һәр чара тик уңай тәэссоратлар калдырды: фотолардан барлыкка килгән картиналар да, кызыклы күргәзмәләр дә, концерт номерлары да.
«Сәнгать төне» чарасы үтеп тә китте. Күңелле мизгелләргә бай кичәне оештыруга булышлык күрсәткән Яшь техниклар станциясе, музыка колледжы, Милли мәдәниятләр үзәге, «Җиңү иреклеләре» хәрәкәте, «Октябрьский — осталар шәһәре» берләшмәсе вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Читайте нас: