Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
15 ноябрь 2017, 13:28

«Бәхеттә-шатлыкта яшибез бергә-бергә!»

«Нур» клубында «Бәхеттә-шатлыкта» исемле матур концерт үтте. Ул илебез өчен бик әһәмиятле Бердәмлек көненә багышланды.

«Нур» клубында «Бәхеттә-шатлыкта» исемле матур концерт үтте. Ул илебез өчен бик әһәмиятле Бердәмлек көненә багышланды.
Авыл халкы бәйрәм чарасын зур түземсезлек белән көтеп алды. Артистларыбыз аларның өметләрен тулысынча аклады, кичәне күркәм чыгышлары белән ямьләндереп торды. Сәхнәдә бер-бер артлы башкорт, татар җырлары яңгырады. Олысы-кечесе шушы моңнар астында татулык, бердәмлек хисләре кичерде, туган илебезгә, аның гүзәл кешеләренә мәхәббәт тойгыларында янды, яшьлекләрен, әти-әниләрен искә төшереп хисләнде, рәхәтләнеп ял итте.
Руслан Исламовның Салават Фәтхетдинов, Данир Сабиров, Айдар Галимов һәм башка танылган артистларга охшатып башкарган чыгышы көчле алкышларга күмелде. Яшь биючелерәбез: Малик Миңнуллин, Зәлия Гариповалар жырчылардан калышмады, халыкны дәртләндереп башкорт, татар биюләре башкарды. Музыкаль яктан бизәүче, җырчы Альберт Мөсәвиров та тамашачылар күңелен арбады. Венер Фәезов һәм Владислав Альбаев гармунда халык көйләрен яңгыратты.
Бәйрәмгә килгән кунаклар да тик тормады: егетләр-кызлар өчен «Көзге бал» үткәрелде, яшь гаиләләр «Җырны таны», «Иң-иң эшләпә» һәм башка бәйгеләрдә көч сынады. Нәни балалар уен чараларында катнашып, олылар белән беррәттән күңел ачты.
Төрекмәнлеләр бер бәйрәм чарасын да игътибарсыз калдырмый. Афәрин, тырышып эшли һәм матур итеп ял да итә беләләр. Халыкның бердәмлеге нәкъ шунда күренә дә.

Читайте нас: