Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
3 ноябрь 2017, 17:20

Тылсымлы көч — бию сәнгате

«Бу эшенең үлмәс киләчәген Ничек белде икән Гаскәров?» (Ирек Кинҗәбулатов)

«Башкорт халык биюләре ансамбленең атасы». Шул рәвешле атыйлар РСФСР һәм БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәйзи Гаскәровны.
Бар дөньяны урап чыгып, бихисап милләт халкын таң калдырган, алкышларга күмелгән атаклы бию ансамблен оештырган шәхес ул. Аңа кадәр исә шактый катлаулы гомер кичерергә туры килә сәнгать әһеленә.


«Биюләре ут-ялкыннан чыкты»
Мәшһүр якташыбызга октябрь ахырында 105 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан «Илһам» клубы әгъзалары чираттагы утырышын Фәйзи Әдһәм улы истәлегенә арнады. Башкорт дәүләт академия халык биюләре ансамбле пәйда булуга зур көч-тырышлык куйган, коллектив данын барча галәм күләменә күтәргән шәхес язмышы сәнгать сөючеләрне битараф калдырмый. «Илһам» җитәкчеләре О. Габделхакова, Г. Габдуллина тыңлаучылар игътибарына атаклы хореографка кагылышлы, фәһемле мәгълүмат тәкъдим итте. Сәхифәләрнең кайберләренә күз салыйк.
... Бәләкидән тома ятим кала булачак сәнгать остасы. Балалар йортында тәрбияләнә. Бөре педагогия техникумында белем ала. Арытаба Башкорт академия театрының бию ансамбленә укучы сыйфатында алына. Бер үк ваыктта сәнгать техникумының музыка бүлегендә шөгыльләнә. Сәләтле егетне СССРның Зур театры каршындагы хореография техникумына укырга җибәрәләр. Уйлап кына карагыз: Фәйзинең остазы танылган Игорь Моисеевның үзе була! Укуын тәмамлаган яшь биючене Ленинград хореография училищесының башкорт бүлегенә җитәкче итеп тәгаенлиләр. 1936-37 елларда исә Гаскәров Башкортостан сәнгать техникумында укыта. Башкорт академия драма театрында, рус драма театрында балетмейстер булып эшли.
Милли бию сәнгатен үстерү хыялы тынгы бирми якташыбызга. Авыллар буйлап этнографик экспедицияләргә чыга, яңа биюләр өчен материал туплый. Сәләтле егет-кызларны җыя. 1939 елда, ниһаять, өмете гамәлгә аша. 5 май көнне яңа оештырылган ансамбль тәү тапкыр сәхнәдә чыгыш ясый. Ф. Гаскәров әлеге коллективның беренче сәнгать җитәкчесе булу бәхетенә ирешә.
1941 елның җәендә Мәскәүдә башкорт сәнгате декадасы үтәргә тиеш була. Әмма каһәрле сугыш моңа киртә куя. Илгә афәт килгән чорда, яугирләрнең рухын күтәреп, Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбле фронтларда чыгыш ясый. Алай гына да түгел, Гаскәров данлы Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләрен җыеп, ансамбль төзи!

«Дөнья буйлап йөрәкләрне яулый
Башкортларның бию гаскәре»
Сугыштан соң Ф. Гаскәров Татарстан сәнгать сарайларында баш балетмейстер була. 1957-58 елларда исә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының балет төркеменә җитәкчелек итә. Әмма аның төп казанышы булып үзе оештырган ансамбль эшчәнлеге кала. Тәүге көннәрдән үк коллективта төрле милләт вәкилләре туплана. Балетмейстер яхшы аңлый, репертуар башка халык биюләре белән дә даими баетылырга тиешле.
Фәйзи Гаскәров — искиткеч педагог, кабатланмас сәләт иясе, остаз-тәрбияче. Күпме егет-кызга сәхнәгә чыгу бәхетен бүләк иткән, олы тормыш юлына аяк басарга ярдәмләшкән ул! Берничә буын артистлар алмашынуга карамастан, бүген дә хореографның «Алтын фонд»ы шул килеш кадерләп саклана. «Гөлнәзирә», «Җиде кыз», «Баек» һ. б. биюләр һаман булса тамашачыны сокландыра.
Атаклы балетмейстер 1984 елда 72нче яшендә вафат була, Уфада җирләнә. Ул гомер кичергән йортта мемориаль такта да куелган. 1988 елда Башкорт дәүләт академия халык биюләре ансамбленә аңа нигез салучының исеме бирелә. Шул рәвешле Ф. Гаскәров исеме мәңгеләштерелә. Халкыбыз күңелендә, хәтерендә гомер-гомергә яши Фәйзи Әдһәм улы.
Әйе, бию сәнгате өчен киртәләр юк. Сүзсез дә аңлашыла ул чөнки.
Бию — төрле халык вәкилләрен дуслаштыручы илаһи көч. Шушы сихри тылсымга бәрабәр көчне гади акылга сыймаслык югарылыкка күтәрүче милләттәшебез белән ихлас горурланырга хаклыбыз. Вакыт узу белән чын җәүһәрләр тоныкланмый, тупасланмый. Еллар тузаны да көчсез, күрәсең, бөек сәнгать галиҗәнәпләре каршында.
... Фәйзи Гаскәров хакындагы бәян тәмам. Тик «Илһам»чылар таралышырга ашыкмый. Фикерләре белән уртаклаша, уй-тойгылары белән бүлешә. Җирле шагыйрьләр үз иҗат җимешләрен укып ишеттерә. Закуан абый Сәлимшинның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый.
Моң-аһәң агыла. Тыелгысыз хисләр иреккә-киңлеккә ургыла...

Читайте нас: