Шәхси эшмәкәрләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре җыелган чарада хакимият башлыгы Алексей Пальчинский кереш сүз белән чыкты.
Ул 2026 елда шәһәрдә гамәлгә ашыру күздә тотылган вакыйгалар, шул исәптән файдалануга кертеләчәк объектлар турында кыскача мәгълүмат җиткерде. Московкада клуб төзелеше - шуларның берсе. «Бистә зур. Халыкка җыелыр урын юк. Һәм бу сорау күптән туган иде. Быел көзен яңа клуб үз ишекләрен ачачак. Берьюлы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган стеланы да яңартачакбыз», - дип ассызыклады Алексей Евгеньевич.
Бассейн төзелеше дәвам итәчәк, Губкин урамындагы скверны төзекләндерү тәмамланачак, Күкертле водородлы дәваханәнең кунакханә комплексы сафка кертеләчәк. Соңгысы медицина туризмын үстерүдә зур адым булыр, дип фаразлана.
Чарада катнашучылар креатив индустрия турында да фикер алышты.
- Иҗади, ягъни креатив проектларны үстерү һәм аларга ярдәм итү буенча системалы эшне төзи башлыйбыз. Безне пилот проектына кертү инициативасы белән тиешле ведомстволарга чыгачакбыз, - дип басым ясады Алексей Пальчинский.
Утырышны дәвам итеп, хакимият башлыгы урынбасары Сергей Литов узган елда башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясады.
2026 елның 1 гыйнварына шәһәрдә үз эшчәнлеген 4466 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты алып бара, шул исәптән 2025 елда 915 яңа субъект теркәлгән. Алар күмәртәләп һәм ваклап сатуга, шулай ук җәмәгать туклануына, күчемсез милек белән операцияләргә, аренда һәм уңайлыклар күрсәтүгә, эшкәртүгә, төзелешкә һәм транспортка өстенлек бирә.
Эшкуарлыкны тагын да популярлаштыру максатында 73 чара оештырылган. «Минем бизнес» үзәге белгечләре тарафыннан 2025 елда 539 консультация күрсәтелгән. Барлыгы 50 «Эшмәкәрлек сәгате» үткәрелгән, аларда 1,8 млрд сумлык 43 инвестиция проекты каралган.
Билгеле булганча, 2026 елдан алып шәһәр урамнарында кабартылган реклама фигуралары, брендлаштырылган техник чаралар һәм штендерлар урнаштыру тыелды. Бу карар кайбер эшкуарларда ризасызлык уятса да, Алексей Пальчинский сүзләре буенча, еллар буена буяулары яңартылмаган, тутыгып беткән, чылбыр белән баганаларга бәйләнгән штендерлар беркемне дә бизәми.
- Ә менә үзебездә җитештерелә торган продукция, әйтик, ипи эшләнмәләре төргәкләренә шәһәр юбилее хөрмәтенә «Октябрьскийга - 80 яшь!» кебек логотиплар урнаштыру күпкә яхшы булачак, - дигән тәкъдим белән чыкты ул.
Утырыш күңелле миссия белән тәмамланды. «Ел эшкуары - 2025» бәйгесендә җиңү яулаган шәһәрдәшләр бүләкләнде: Дмитрий Бадуллин - «Елның иң яхшы яшь эшкуары»; Тамара Белова - «Ветераннар, СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары арасында елның иң яхшы эшкуары», «ДевонСтройСервис» җәмгыяте директоры Алинә Григорьева - «Төзелеш өлкәсендә елның иң яхшы эшкуары»; Оксана Комалеева - «Транспорт, транспорт логистикасы өлкәсендә елның иң яхшы эшкуары»; Ринат Мөхсинов - «Креатив индустрияләр өлкәсендә елның иң яхшы эшкуары»; Регина Ногманова җитәкчелегендәге Нефть-газ җиһазлары җитештерү-техник компаниясе - «Җитештерү өлкәсендә елның иң яхшы эшкуары (кече (микро) предприятие)».
Моннан тыш, Октябрьский базары 2025 елда «Башкортстан Республикасының кулланучылар базары» конкурсы йомгаклары буенча «Иң яхшы ваклап сату базары» булып, икенче ел рәттән үзенең лидерлыгын раслады. Шәхси эшмәкәр Владимир Григорьев җитештерә торган продукция, ә нәкъ менә кара уылдык, «Русиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенрусия конкурсы дипломанты булды.
Илмира ГАЛИЕВА.