Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
25 декабрь 2025, 08:57

Совет уенчыклары - башкорт чыршысында

Октябрьскийда гомер итүче Нетесовлар фатирына да узган ялларда яшел чыршы кайтып утырды. Гаилә башлыгы Геннадий Иванович аны машинага салып кайтмаган, китерергә дә заказ бирмәгән.

Совет уенчыклары - башкорт чыршысында
Совет уенчыклары - башкорт чыршысында

- Гена нәкъ менә без яшь чактагы кебек җилкәсенә куеп алып кайтты... Без үскәндә бит ясалма чыршының нәрсә икәнен дә белмәдек. Нинди күңелле һәм рәхәт вакыт булган. Җылы, сагышлы һәм якты хатирәләр белән чорналган дәвер, - дип каршы алды мине бу юлы да Динара Ринат кызы һәрвакыттагыча сөйкемле елмаеп.
Өйнең түрендә басып торган яшел чыршының бөтен асылы, купшылыгы һәм матурлыгы шунда ки, ул совет чорыннан сакланып калган уенчыклар белән бизәлгән. Бүгенге көндә Динара Ринат кызының коллекциясендә 150гә якын чыршы бизәкләре саклана. Алар - мамыктан, катыргыдан, пыяладан һәм башка төрле материаллардан ясалган. Каптыргыч белән ботакка эләктереп куя торганнары да юк түгел. Урман гүзәленә Хрущев заманында тормышка килеп кергән «кукуруз чәкәннәре» дә эленгән. Ылысларны бизәп торучы кәнфитләр дефицит хөкем иткән елларны искә төшерә. Ә чыршы очында, нәкъ менә Кремльнеке кебек, горур биш почмаклы кызыл йолдыз. Чыршы төбендә 2026 ел символы - атлар урын алган. Алары да Советлар Союзыннан килгән.
Кыш бабайлар һәм Кар кызлары... Динара Ринат кызы коллекциясендә Яңа елның төп персонажлары ике дистәгә якын җыелган. Карнавал костюмлы курчаклар да бәйрәм җиткәнне көтә.
Бөтен уй-зиһеннәре белән гаджетларга буйсынып беткән хәзерге буынга әлбәттә кыргыйлык булып тоелачак, әмма Яңа ел җиткәндә зур сорау белән файдаланган открыткалар сайлаганны әле бүген дә яхшы хәтерлим. Без аларны дистәләп сатып ала идек. Менә шул җирсү хисе белән тулы открыткалардан Динара Ринат кызы гирлянда ясаган. Совет чорында туганнар яхшы хәтерлидер әле - ак кәгазьне төрле төсләргә манабыз, аны тар тасма итеп кисәбез һәм түгәрәкләп ябыштырабыз, нәтиҗәдә төрле төсле озын чылбыр-гирлянда барлыкка килә. Әлеге чыршы бизәген кич утырып әти-әниләр яки дәрестән соң җыелып сыйныф белән ясыйбыз. Уйлап карасаң, бу бит үзенә күрә тәрбия чарасы булган – сөйләшәсең, үзара аралашасың, көлеп шаярулар, ярдәмләшү... Менә шулар җитми бит хәзер күңелгә.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас