Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
26 июль 2025, 12:01

Гаилә биргән яктылык

Никахлашу сараенда бер-берсенә булган мәхәббәтләренә 35 ел дәвамында тугры калган, ике бала тәрбияләп үстергән Илфир һәм Энҗе Аслаевлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән билгеләнде Сөюнең мәңгелек икәнлеген раслап яшәүче иң үрнәк гаиләләргә генә тапшырыла ул.

Гаилә биргән яктылык
Гаилә биргән яктылык

Никахлашу сараенда бер-берсенә булган мәхәббәтләренә 35 ел дәвамында тугры калган, ике бала тәрбияләп үстергән Илфир һәм Энҗе Аслаевлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән билгеләнде

Сөюнең мәңгелек икәнлеген раслап яшәүче иң үрнәк гаиләләргә генә тапшырыла ул.

Мендельсон көе агыла, бәйрәмчә бизәлгән залга парлап Аслаевлар күтәрелде. Тантанага җыелган гаилә дуслары, туганнары һәм балалары аларны алкышларга күмде. Бу гаилә вакыт һәм тормыш имтиханнары белән сыналган, чын тугрылык һәм үзара аңлашу үрнәге. Алар нык гаилә төзеп кенә калмаган, җәмгыять үсешенә дә зур өлеш кертә, шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнаша, яшь буынга үрнәк күрсәтә. Һөнәри казанышлары горурлык өчен нигез булып тора.

Аслаевларны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов котлады:

‑ Гаиләгез Октябрьскийның гына түгел, республиканың да терәге булып тора. Элек‑электән үк гаилә җәмгыятьнең какшамас нигезе булды. Нәкъ сезнеке кебек тату һәм бердәм гаиләләрдә матур традицияләр барлыкка килә, күркәм балалар туа. Бүген оныкларыгызга да киңәшче һәм өлге булып яшәвегез белән бәхетле сез. Чыннан да, бик күпләр өчен маяк һәм үрнәк гаилә!

Буәхет бик зур сыйфатларны үз эченә ала: якыннарыңның һәм үзеңнең сәламәт булуны, яраткан эшеңне башкаруны, мул тормышта яшәүне, халкыңа файда китерүне, бүгенге халәтеңә шөкер итә белүне...

Аслаевлар 1987 елда, Башкорт дәүләт университетында укыганда, тулай торакта таныша.

- Тулай торакта яшәгәннәр хәтерлидер, уртак кухняда ашарга әзерләү бик читен. Кичке ашны дошманың белән бүлеш дисәләр дә, үзебезнең ашыйсы бик килә иде. Газ плитәсендә кайнаучы ашымны саклыйм шулай. Күрше бүлмәдә яшәүче егет кечкенә кәстрүлендә су кайнатып, шунда ике кап пилмән салды. «Бигрәк күп пилмән салдың»,‑ дидем ушым китеп. «Без бит күп!» ‑ дип җаваплады ул. Атна буе укмашып беткән пилмәнне кисеп, табада кыздырып ашады күршеләребез.

Тагын бер вакыйга хәтердә калган. Бер кичне урамда очрады Илфир. Кулында ике торт. Чаялык та бар инде: «О, бүген күршеләр чәйгә чакыра икән», ‑ дип елмаям. Бергәләп, шаяра‑көлә торт белән чәйләр эчтек ул көнне.

Энҗегә 18 яшь тулуга Илфир, аның кулын сорап, Илешкә килә. Кызның әтисе егермесе тулмыйча тормышландырмыйбыз, дип каршы чыга. Егет сабыр итеп, ике елын көтә. Бик матур итеп туй ясап, 1990 елның 10 августында Аслаевлар гаиләсе туа.

Илфир Аслаев диплом алуга яшь гаиләне Туймазы районының Чокады Тамак авылына эшкә юллыйлар.

 - Туган авылы Сәйрәнгә кайтып йөрибез, эшлибез. Ирем физика фәненнән, ә мин математикадан укытабыз. 1993 елда улыбыз Илдар дөньяга килде. Мин декреттан соң эшкә балалар бакчасына чыктым. Чокады Тамак авылында берләштерелгән мәктәп һәм балалар бакчасы бинасы төзелде. Ирем мәктәп директоры, мин балалар бакчасы мөдире булып, хезмәт юлыбызны дәвам иттек. 1997 елда кызыбыз Айсылу туды, - дип әңгәмәне дәвам итә Энҗе ханым.

Аслаевлар 2001 елда Октябрьскийга күченеп килә. Гаилә башлыгы эш юнәлешен үзгәртә, вахта ысулына күчә, комплекслы геофизика партиясе начальнигы вазыйфасын башкара. Энҗе Хәдим кызы исә балалар бакчасына эшкә урнаша, тәрбияче, мөдир, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча баш инспекторы булып эшли.

Ирле‑хатынлы Аслаев­ларның тырыш хезмәте дәүләт тарафыннан лаеклы бәяләнә. Энҗе Хәдим кызы ‑ Русия Федерациясенең тәрбия һәм агарту эше буенча мактаулы хезмәткәре, Башкортстанның мәгариф отличнигы, төбәкнең иң яхшы муниципаль хезмәткәре дип таныла. Ул республиканың Мәгариф министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Илфир Аслаев күп еллык намуслы хезмәте өчен «Татнефть» компаниясенең мактау грамотасы белән хөрмәтләнгән.

Балалары Илдар белән Айсылу да гаилә корган. Инде үзләре әти әни булган, сабыйлар үстерәләр. «Без бик бай, биш оныгыбыз бар!» - диде горурланып Энҗе һәм Илфир Аслаевлар.

Илдар, әтисе кебек үк, нефтьче һөнәрен үз иткән, ә Айсылу мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү юлын сайлаган.

Ял көннәрендә әти-әни йорты шау гөр килеп тора, балалар, оныклар бергә җыелыша. Эштә дә, ялда да бергә алар. Кода-кодагыйлар, туган-тумачалар белән дә аралашалар, кунакка йөрешәләр.

Гаиләнең үз кыйммәтләре, гореф‑гадәтләре бар. Шулар арасында яшәешнең төп кагыйдәсе ‑ үзеңә һәм кешеләргә кадер хөрмәт.

Аслаевлар гаиләсе бүгенге көннән бик канәгать, бәхетләрен саклап, алдагы көнгә зур ышаныч һәм өметләр баглый алар.

Гаилә биргән яктылык
Гаилә биргән яктылык
Гаилә биргән яктылык
Гаилә биргән яктылык
Гаилә биргән яктылык
Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас