Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
22 гыйнвар , 12:00

Октябрьский дзюдочылары республика турнирында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар

Октябрьский дзюдочылары республика турнирында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар
Октябрьский дзюдочылары республика турнирында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар

Октябрьский  дзюдочылары «Керәшен салкыннары» республика турнирында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

Салават шәһәрендә Салават һәм Күмертау епископы кубогына 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча ярышлар узды. Бәйгедә Башкортстанның шәһәр һәм районнарыннан 250 спортчы катнашты.

Октябрьский шәһәренең 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар.  Беренче баскычта - Тимур Миңнеханов, икенчедә — Тимерлан Хәбиров, өченчедә — Алан Закиров.

Егетләрне  һәм аларны  лаеклы әзерләгән 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры  Артур Мамлеевны чын күңелдән котлыйбыз!

 

Артур  Мамлеев фотосы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: