+5 °С
Болытлы
Җырчы өчен якынлашып килүче Яңа ел искиткеч зур шатлык алып килгән. «Татарстанның халык артисты» дигән дәрәҗәле исемне аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган.
«Зур шатлыгымны сезнең белән уртаклашасым килә. Бу казаныш — сезнең ярату һәм миңа булган ышанычыгыз нәтиҗәсе. Бу исем — халык алдында зур җаваплылык. Якын итүегез, һәрдаим илһамландырып торуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!», — дип белдерде эстрада йолдызы.