Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
28 ноябрь 2024, 14:01

Бәхетле ана

Октябрьскийда хөрмәтнең олысына лаек булган аналар күп. Шуларның берсе Рәкыйга Фаткуллина.

Бәхетле ана
Бәхетле ана

Рәкыйга Солтан кызы ерак 1941 елда Башкортстанның Бәләбәй районы Сөнкүл авылында туа, сугыш авырлыкларын, сугыштан соңгы җимереклекне һәм бөек илебезне торгызу чорын кичерә.
Октябрьскийга ул 1949 елда әти‑әнисе һәм ике абыйсы белән күчеп килә, Нарыш бистәсе мәктәбендә укый. 1961 елда Рәүф Фәткуллинга кияүгә чыга.


Ир белән хатын гомер буе эшләгәннәр, шәхси ярдәмче хуҗалык алып барганнар, балалар тәрбияләгәннәр. Ә гаиләдә алар җидәү — алты кыз һәм бер ул. Балаларының бәхетле киләчәге өчен Рәкыйга Солтан кызы төрле өлкәләрдә хезмәт куя, 12 ел шәһәр элемтә үзәгендә почтальон, җиде ел ТЭУ‑5тә урам себерүче булып эшли.


Хәзер хөрмәтле ветеранга сиксән өч яшь. Балалары, 15 оныгы һәм 18 оныкчыгы — аның тормышында иң зур шатлык. Ул оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләүдә ярдәм итә, аларга киңәшче дә, терәк тә.
Рәкыйга Солтан кызы лаеклы тормыш юлы узган, ул безнең өчен игелеклелек, ныклык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге булып тора.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: