Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
17 октябрь , 11:51

Икесенә бер һөнәр

«ОЗНА» акционерлык компаниясенең штат расписаниесендә ирле‑хатынлы Радмир һәм Земфира Мостафиннар өчен икесенә бер һөнәр. Сирәк күренеш

Икесенә бер һөнәр
Икесенә бер һөнәр

— Радмир һәм Земфира заводта күп еллар хезмәт куялар. Иң җаваплы бурычларны аларга ышанып тапшырабыз. Дөресен генә әйткәндә, алардан да яхшырак һөнәрманнар юк, — дип ышандыра участок начальнигы Флюр Канбеков.


Ирле‑хатынлы Мостафиннар — кран машинистлары, алар нефть машина төзелеше «ювелирлары». Радмир Дамир улы автомобиль краны руле артында, ә Земфира Раит кызы кранда рельслар буйлап йөри, тик алар биек, цех түшәме астында. Краннарның куәте — илле тонна, «ОЗНА» компаниясендә иң куәтлеләре.


Күп тонналы йөкләр белән эшләүдә романтикага урын юк. Алай дисәң, бар икән! Мостафиннар гаиләсе — «ОЗНА»да иң «көчле» гаилә, эш сменасында икесе бергә берничә дистә тонна йөк күтәрәләр. Земфира Раит кызы эш вакытында фитнес белән дә шөгыльләнергә өлгерә — һәр сменада күп тапкырлар кран баскычларыннан күтәрелә һәм төшә. Монысы юмор хисе белән әйтелде. Ә җитди итеп әйтсәк, Радмир һәм Земфира Мостафиннарның җаваплылыгы гаять зур. Игътибарлылык, төгәл күз үлчәве, яхшы координация һәм стресска чыдамлык — бу аларның гаилә сыйфатлары.


— Рычагка басу — бу әле ярты эш. Йөк селкенмәслек итеп эшләү — менә монысы инде физика белән югары математика, — диде Мостафиннар.
Земфира Раит кызы әйтүенчә, югарыда аңа һич тә куркыныч түгел, ничек эшләргә кирәклеген интуитив аңлыйсың, эчке автопилот кабына. Тәҗрибә — бөек эш, ул бу һөнәрдә инде 34 ел: училищедан соң эшкә килгән кыз завод һәм краннарга шунда ук гашыйк була.


Радмир Дамир улы һәм Земфира Раит кызы башкарган эшләргә карап, аларның йөк белән түгел, ә кешеләр белән эшләвен аңлыйсың, механизмнар һәм кеше тандемы килеп чыга. Монда стропальщиклар командасын аңлау, синхрон эш итү генә аз. Әйләнә‑тирәдәге хәлләрне үзең катгый контрольдә тоту: кемнең кайда булуын, хезмәттәшләреңнең блокларны ничек беркетүен күзәтү аеруча мөһим.
Еш кына алар бер чылбыр булып эшлиләр — бер‑берсенә блоклар төяп озаталар, гаилә башлыгы хокукларында Радмир Дамир улы тормыш иптәшен контрольдә тота — нинди бәбкәләр алырга киңәш итә, йөкнең авырлыгын ачыклый.


— Минем җаваплылыгымны уртак итеп, кайчагында шелтәләр дә белдерә, — дип елмая Земфира Раит кызы.
Мостафиннар гаиләсе барлыкка килүгә тиздән 30 ел тулачак. Ир белән хатын авылда узган балачак чорыннан ук таныш. Соңрак бер‑берсенә карата җылы хисләр туа һәм алар язмышларын мәңгегә бәйлиләр. Нәкъ менә Земфира Раит кызы ярдәмендә «ОЗНА»да Радмир Дамир улы кебек югары класслы белгеч барлыкка килгән дә инде: заводта эшли башлаган хатыны артыннан ире дә килгән.


Гаилә тормышының сере нәрсәдә соң? Бу сорауга Земфира Раит кызы уйлап та тормыйча җавап бирде — үзара аңлашу һәм мәхәббәт. Менә шундый җылы һәм якты мохиттә аларның кызлары Гүзәл үскән, ул бөтенләй башка өлкәдә эшли, әмма әти‑әнисе кебек үк, һөнәри уңышларга ирешкән, аны коллективта хөрмәт итәләр. Хәзер Мостафиннар гаиләсен тугыз айлык онык­лары Давид шатлыкка күмә.


Өйдә дә, эштә дә бергә — Мостафиннар гаиләсе өчен мондый схема икесе дә беренче сменада эшләгәндә гадәти күренеш. «Янәшә эшләү күңелсез түгелме?» — дигән провокацион соравыма каршы Мостафиннар: «Бу икеләтә шатлык», — дип җавап бирделәр.

 

Ольга ШОКУРОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: