Өстәвенә, кулларыңда гармун уйнатып. Әйтәләр бит, сәләтле кеше бөтен нәрсәдә дә сәләтле. Төрекмән авылында гомер итүче Миннешаһит Шәрифулла улы Хәсәнов та нәкъ шундый шәхес. Яшь чагыннан ук эшнең бөтен төрен үзләштереп үскән егет ир уртасы булып җитешкәч тә бик булдыклы була. Аның кебек кешеләр турында кулы белән төймә төя ди халык.
Чабаталы балачак
Якташыбыз Ярмәкәй районының Иске Сүлле авылында 1934 елның 20 августында дөньяга килә. Ишле балалы гаиләдә тәрбияләнгән Миннешаһит чабатаны хәрби хезмәткә китәр алдыннан гына сала.
— Әтине Бөек Ватан сугышына алдылар. Озак та үтмәде, олы абзыкайны да фронтка чакырып, повестка килде. Ходайга шөкер, икесе дә безнең янга әйләнеп кайттылар. Дөрес, абыебыз яраланып кайтты. Әтинең генә гомере тыныч тормышта озын булмады... Сугыш елларында дөньяның бөтен авырлыгы авылда калган картлар, хатын‑кызлар һәм балалар иңнәренә төште. Атлар җитмәгәч, үгезләр җигеп кырга чыктык. Ачлык үзәккә үтте. Бер елны, көз коелып, кыш чыккан башак бөртекләрен җыеп ашаган кешеләр күпләп үлде. Терәлеп торган күршеләребез дә китеп барды. Без ашамадык, Ходай саклагандыр инде. Ә менә черек бәрәңге кәлҗемәсе, балтырган, кычыткан — төп меню булды.
Миннешаһит ага ишле баланың тамагын тук, өс‑башларын бөтен итү өчен алны‑ялны белми эшләгән әнисенә мең рәхмәтле. Ул аларга ата да, ана да
булган.
— Безнең йорттан әллә ни ерак түгел ташландык ат сарае бар иде. Шуннан бер кисәк пыяла табып, өйгә алып кайттым. Инәки күреп тә алды, ут бастырып, кире урынына илттереп тә куйды. Мин пыяланы култык астына кыстырып алдан йөгерәм, безнең әни буйчан хатын‑кыз иде, бахыркаем, ул минем арттан зур‑зур атлап куа бара. Туктап калсаң, эләгә...
Әниләре кечкенәдән тәрбияләгән намуслылык, гаделлек, хезмәт сөючәнлек, үзара хөрмәт хисе Миннешаһит Хәсәновны гомере буе озата бара. Кайда гына эшләмәсен, кемнәр белән генә аралашмасын, әлеге тормыш кыйммәтләре маяк булып, аңа хак юлны күрсәтеп тора.
Шәп радист!
Егет Ватан алдындагы уллык бурычын намус белән үти. Аның дәверенә совет армиясендә өч еллык хезмәт туры килә. Якташыбыз Австриядә өлкән радист була. Бервакыт, хәрби шөгыль вакытында, күпләрнең радиостанцияләренең эшләмәве ачыклана. Миннешаһит Хәсәновның гына аппараты сафта була. Шуның өчен совет солдаты үз гомерендәге беренче бүләк — «Шәп радист» дигән значок белән билгеләнә.
— Ике ел ярымнан соң Австриядән безнең гаскәрләрне чыгардылар. Без хезмәт итүне Чиләбе өлкәсендәге хәрби заводта дәвам иттек. Чорына күрә бик җитди предприятие булган инде ул. Өч контроль‑пропуск пункты аша гына уза идек. Бездән 20 ел дәвамында серне таратмаска дип кул куйдырдылар, — дип искә ала юбиляр.
Хезмәттә яуланган хөрмәт
1957 елда туган якларына әйләнеп кайткан ир‑егет язмышын нефть тармагы белән бәйли. «Башзападнефтеразведка»да бораулаучы булып эшли башлаган яшь кеше берникадәр вакыттан соң хезмәт юлын эретеп ябыштыручы булып дәвам итә.
Гаилә кора. Төз гәүдәле, нык бәдәнле, чибәр һәм тырыш ир‑егет ул вакытта шактый кызларның йөрәгенә ут сала. Әмма безнең каһарманыбыз, сикәлтәле тормыш юлыннан атлаганда, үзенә тиң ярны сайлап алуда тоемлау хисенең ялгыштырмавына бер тапкыр гына инанмый. Тугры, сабыр, сөйкемле Салисәсе ире белән бербөтенгә әверелә.
Алты елдан соң Миннешаһит Хәсәнов гаиләсе белән Ярмәкәй районының «Спартак» совхозына кайта. Авыл хуҗалыгына ул 16 ел гомерен багышлый. Берьюлы Бәләбәйдә киң профильле механизация курсларында белем алган ир‑егет шоферлыкка да укый.
— 60‑70нче елларда «Спартак» биш бүлектән торды. Мин газ белән эретеп ябыштыручы да, шофер да. Эш күләме биниһая зур. Үземне ашыгыч ярдәм машинасы кебек хис итә идем: кайда нәрсә ватыла, кайда нинди механизм сафтан чыга, шунда ук баш инженер чакырта. Ул вакытта бит кесә телефоннары юк. Шуңа карамастан, эштә бернинди тоткарлыклар тумады, һәр тармакта — зур оешканлык хакимлек итте, — дип сөйли хезмәт ветераны моннан бик еракта калган яшьлек еллары турында.
Аның тырыш һәм намуслы хезмәтен ел саен диярлек дәүләтебез лаеклы бәяли. 1970 елда Миннешаһит Хәсәнов СССРның Югары Советы президиумы карары белән «Фидакарь хезмәт өчен» юбилей медале белән хөрмәтләнә. 1971 елда ул коммунистик хезмәт ударнигы булып таныла. 1973 елда аның күкрәген «Социалистик ярыш җиңүчесе» значогы бизи... Әлеге һәм башка бүләкләр бүген дә гаилә архивында кадерле ядкарь булып саклана. Аларның һәркайсының нигезендә — ару‑талуны белмәгән, тынгысыз хезмәт белән озатылган көннәр, ә кайвакыт төннәр ята.
Чын һөнәрман
1979 елда Хәсәновлар Октябрьскийга күченеп килә. Гаилә башлыгы «Востокнефтестроймонтаж» оешмасына машина йөртүче булып эшкә урнаша.
— Тагылмалы зур машинага утырдым. Яр Чаллыдан, башка урыннардан агач ташыдык. Күрше Урыссу бистәсендә агач эшкәртү комбинаты бар иде. Аны чимал белән тәэмин иттек. Үзебезнең шәһәрдә дә тәрәзә кысалары, ишекләр ясыйлар иде. Бераздан мине бригадир итеп куйдылар. Кул астында — 14 берәмлек «КамАЗ» автомашинасы. Егетләр белән килешеп, дус эшләдек, — дип сөйли үз гомерендә озын‑озак чакрымнар узган Миннешаһит ага.
Ул үз эшенең чын остасы була. Дистә еллар дәвамында рул артында йөргән һөнәрман‑шофер бер генә тапкыр да юл‑транспорт һәлакәтенә юл куймый. Үзе дә ул өч шәхси автомобиль алмаштыра. Руль артына утырып юлга чыкмый башлавына да әле нибары ике ел гына узган. «Өчесе дә үз илебездә җитештерелгән машина иде. һәркайсын кадерләп, саклап тоттым», — дип елмая гәзитебез кунагы.
Май чүлмәге тышыннан билгеле
Чыннан да аның сакчыл, пөхтә, эшен җиренә җиткереп башкара торган хуҗа булуы капка төбеннән үк башлана. Заманча материал белән төрелгән иркен йорт. Сүз уңаеннан, 1982 елда Хәсәновлар аны үз көчләре белән агач бурадан җиткереп керә.
— Безнең өйне төзегәндә бернинди чит кул тимәде. Әти төзелеш материалының бер башыннан күтәрсә, әниебез икенче башыннан күтәрде. Әтинең һәртөрле эшкә кулы ятып торды. Агач эшен дә, тимер эшен дә, электр эшен дә ул үзе башкарды. Әни аның төп ярдәмчесе булды. Алар бер‑берсен ярты сүздән, күз карашларыннан аңлап яшәделәр, — дип безнең әңгәмәгә кушылды юбилярның кызы Зилә ханым.
Шулай булмаса, ир белән хатын 62 ел бергә гомер итә алыр идеме соң?! Ни кызганыч, Миннешаһит аганың 90 еллык юбилеен гына алар пар канат булып каршы алалмыйлар. Миннешаһит ага сыздырып уйнаган гармун моңына Салисәсе кушылып җырлаган гаилә бәйрәмнәрен бүген сагынып искә алырга гына калган... Дүрт ел элек Салисә Фәйзрахман кызы бакыйлыкка күчкән.
— Бүген миннән тормышка ашмый калган берәр хыялың бармы дип сорасалар, мин бер генә теләгем калды — яратып кавышкан, кайгыда да, шатлыкта да гел бергә булган хатыным белән һичьюгы тагын бер биш ел яшәргә насыйп булса ярар иде дип теләр идем. Әмма Ходай Тәгалә безнең уй‑ниятләребезгә үз төзәтмәләрен кертә дә куя шул...
Күңеле боегып алса да, Миннешаһит ага картлыкның түренә атларга ашыкмый әле. 90 яшьлек ветеран үз дөньясын үзе көтә. «Мин килеп‑китеп кенә йөрим. Яшьли тәртип яраткан әтиебез хәзер дә бик пөхтә яши», — диде Зилә ханым.
Якты һәм чиста йорт‑җир, тәрәзә төпләрендә чәчәкләр әллә каян елмаеп торалар. Плитә җәелгән ишек алды, эскәмия, чәчкә аткан гөлләр, юынгыч — һәркайсы үз урынында. Эскәк белән дә чүп үләне табарга мөмкин булмаган ихатадагы тәртипне Миннешаһит ага шәхсән күзәтә. Аның әле дә булса җиңнәре сызганулы. Агачлардан коелып төшкән яфракларга бер минут та тынгы юк, алар шунда ук җыелып алына, дип елмая кызы Зилә.
Хәрәкәттә — бәрәкәт
Ветеранның тормыш шигаре. Җир йөзендә туксан ел яшәвенең дә бөтен сере шунда: ул кечкенәдән бик хәрәкәтчән булган. Туган авылыннан 14 чакрым ераклыкта урнашкан базарга чабата сатарга йөргән үсмер чагын ул хәзер дә яхшы хәтерли. Бүген ул Төрекмән бистәсен мөмкин кадәр күбрәк урап чыгарга тырыша. Аннан килеп, ветеран яман гадәтләр белән дә тормышын агуламаган. Ярдәмчел булып, кеше рәхмәте ишетеп яшәве дә аңа гомер өстәми калмагандыр. Әтиләре Шәрифулла Хәсәнов, Бөек Ватан сугышы ветераны, бик иртә вафат булып, төп нигездә яшәп калган әнисен Миннешаһит ага беркайчан да ярдәменнән ташламаган. Ана рәхмәте — Ходайның хәер‑фатыйхасына тиң.
Хәзер исә Миннешаһит ага үзе кызының, онык һәм оныкчыкларының кадер‑хөрмәтен тоеп яши. Берсеннән‑берсе сөйкемлерәк, балдан да татлы оныкчыклары турында сөйләгәндә, карт бабаларының күңелендә яшәү дәрте, күзләрендә очкыннар кабына. Димәк, гармун моңнарына төрелгән туган көннәр, җылы очрашулар алда әле тагын да булачак.
Илмира ГАЛИЕВА