Юбилейда һәркем хәтер белән
Сүтеп чорный уйлар йомгагын.
Тулы булсын сөенечләр белән
Киләчәккә илтер гомер юллары.
Гомер агымсудай алга чаба. Әле кайчан гына булган кебек югыйсә. Кыяр‑кыймас баш мөхәррир бүлмәсе бусагасы аша атлап керүем, ягымлы‑мөлаем ир асылына мөрәҗәгать итүем... Тәү караштан ук үзенә җәлеп итә торган гаҗәеп күркәм затлардан булып чыкты ул. Пөхтәлеге, тыйнаклыгы, зыялыгы, игътибарлы мөнәсәбәте — сирәк очрый торган (хәзерге чорда бигрәк тә) сыйфатлар тупланмасы, килешәсездер. Чын мәгънәсендә интеллигент, дияр идем. Сер итеп кенә әйтүем, һич кенә дә үз яшен бирмиләр иде аңа гадәттә. «Кит аннан, нишләп, егетләр кебек бит әле ул», дип гаҗәпкә калучылар шактый иде... Бу җәһәттән бөек Чеховның күпләргә мәгълүм гыйбарәсе хәтергә килә: «Кешедә барысы да матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, җаны да, уйлары да». Валлаһи, остазым, «Туган як» гәзитенең тәүге мөхәррире Рифкать Сәлмән улы Хәсәншинга атап әйтелгән диярсең әлеге фикер!
Әйе, хөрмәтле гәзит укучылар, Рифкать абый чагу август башында гомер бәйрәмен — 85 яшен билгеләп үтте. Һәм ассызыклыйк, һич кенә дә үзгәрми, үз асылына тугры булып кала ул. Афәрин!
Аның белән аралашкан саен якты‑җылы хатирәләр яңара, ихтирам‑хөрмәт хисе күңелне били. Үзенчәлекле, сәләтле журналист, ипле, әдәпле, йомшак мөгамәле. Шул ук вакытта таләпчән, катгый. Һәр фикерне төптән уйлап укучыга җиткерү бурычын алга куя. Килгән язмаларны эшкәртү мәсьәләсендә таләпләр янә дә көчәя төшә иде. Стилен саклап, артык «шомартмыйча» басмага әзерләү мотлак. Кыскасы, чын мәгънәсендә Тормыш мәктәбе үттек без хәстәрлекле җитәкчебез кул астында. Кыю‑яңа темаларны яктыртуны да хуплый иде Рифкать Сәлмән улы. Монысы өчен аеруча рәхмәтлемен. Бик тә ярап куйды бу арытаба... Әйткәндәй, үз язмаларына да үтә җавапчыл иде баш мөхәррир. Ашыкмыйча, барча мәгълүматны тирәнтен өйрәнеп, тәмен белеп кенә иҗат итә. Нәтиҗәдә оста каләме астында гаҗәеп мәкалә, хәтта ки әсәр барлыкка килә. Ана теленә, Сүзгә карата сакчыл, ихтирамлы мөнәсәбәт нәтиҗәсе бу, әлбәттә.
...Шәхси истәлекләремнән беравык арынып, хөрмәтле остазым белән әңгәмәгә керешик булмаса. «Хәтер кенәгәсе» битләрен бергәләп актарыйк. Тарихи кыйммәткә ия байтак хәл‑вакыйгалар яшеренгән ич анда, күпчелеге, әлбәттә, «Туган як» гәзитенә бәйле...
— Рифкать абый, чишмә башына — балачак, яшьлек елларына «әйләнеп кайтыйк» әле. Ни рәвешле башланды икән язу эшенә, иҗатка тартылу гамәле?
— Тәүдә үк әйтим, чыгышым белән гүзәл табигатьле Кандра төбәгеннән. Матур әдәбиятка тартылу бәләкидән үзен сиздерде дисәм, хата булмас. Мәктәптә укыганда хикәяләр, пьесалар язгалый идем. Җиденче сыйныфтан соң Октябрьский нефть техникумына укырга кердем. Тәүдә кыенрак булды, урысчам чамалырак иде... Ниһаять, беренче курс ахырына эшләр көйләнде. Без, татар малайлары, диктантларны ныклы «дүртле»гә яза башладык. Техникумнан соң Ишембай районына эшкә җибәрделәр. Ә инде 1958 елда хәрби хезмәткә алдылар.
— Кайсы якларда солдат «шулпасы» эчәргә туры килде?
— Өч ел дәвамында Төньяк флотында, Мурманск өлкәсе Лиинахамари портында хезмәт иттем. Истәлекле еллар булды ул. «Поляр йолдыз» дигән гәзит чыга иде, шунда мәкаләләрем басыла килде. Иң мөһиме — бу чорда күп укыдым, китапны су кебек эчтем. Офицерлар йортында бик әйбәт китапханә бар иде. Классик әсәрләргә өстенлек бирдем. Лермонтовның «Мцыри» әсәрен яттан белә идем. Күңел гуманитар фәннәргә тартылгандыр, күрәсең...
— Чыннан да, ни рәвешле нефтьче журналист булып китте икән?
— Армиядән соң үз белгечлегем буенча эш урыны табылмады. Туймазы редакциясенә килдем. Тәрҗемәче итеп алдылар. Ул чакта гәзит «Ленин юлы» дип атала иде. Остазым буларак, татар басмасы буенча редактор урынбасары Фәйзи Гали улы Гомәровны ихтирамлап хәтерлим. Телне бик яхшы белә, үзе дә иҗат белән шөгыльләнә. Аның киңәшләре күңелгә сеңеп калды, чын‑чынлап тормыш сабаклары булды. Арытаба корреспондент вазыйфасында хезмәтемне дәвам иттем.
— Белем дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсе дә алга басмый калмагандыр шәт...
— Әлбәттә. Казан дәүләт университетының журналистка бүлегенә укырга кердем.
Армиядә чакта хәзерлек курслары үткән идем. Тарих, урыс, инглиз теле буенча төпле генә белем бирделәр, имтиханнарны тапшырганда ярдәме тигәндер, димен. Питрәч район гәзитендә, радиода эшләдем. Туган якны сагыну хисе көчлерәк булгандыр, кире Туймазы редакциясенә кайттым. Ул чакта гәзит районара басма булып чыга, Чакмагыш, Шаран, Бакалы, Бүздәк районнарын да үз эченә ала иде. Төрле авылларга күп йөрелде, билгеле. Сәнәгать бүлеге җитәкчесе, редактор урынбасары булып эшләдем. Шәһәр комитетында берничә ел хезмәт куярга туры килде. Байтак еллар Башкортстан радиосында эшләгән Наҗия апа Рәхмәтуллина пенсиягә китәр алдыннан мине үз хәбәрче вазыйфасына «кодалады». Шул рәвешле ун ел узып та китте.
— Рифкать абый, ул чорларда каләмен «чарлаган» кайбер хәбәрчеләр цензура басымын зарланып искә ала...
— Сүз дә юк, партия күрсәтмәләре буенча эш итәргә туры килә иде. Күзәтү, шелтә еш ясала — нәкъ сират күпере үткән сыман. Тел иреге бик булмады, билгеле. Аның каравы, төрле бозыклыкларга да урын бирелмәде. Сатира, юмор, фельетон ишеләр басыла иде шулай да. Халык ифрат күп языла иде гәзит‑журналга. Төрле кеше белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу форсатын да онытмыйк.
Байтак танылган шәхесләр белән очрашу бәхете насыйп булды. Тимер Арслан, Фәрит Габдрахимов, Әкрәм Даутов, «Октябрьский нефтяник»ның элеккеге редакторы Леонид Тарасов... Исемнәре тарих битләренә алтын хәреф белән теркәлгән иҗат ияләре ич алар!
— Инде, рөхсәт итсәгез, «Туган як» сәхифәсенә күчик...
— 80нче еллар ахыры булгандыр, милли хәрәкәт көчәеп китте. Октябрьскийда татар‑башкорт иҗтимагый үзәге оештырылды. Техника йортына җыелабыз. Халык байтак килә. Тора‑бара үз гәзитебез хакында сүз чыга башлады. Шул идея белән шәһәр советына, КПСС шәһәр комитетына барып карадык, уңай җавап алмадык. Җәмәгатьчелек башлангычында бер сан чыгардык. Мин күбрәк корреспондент сыйфатында ярдәм күрсәттем. Башлап йөрүчеләрне билгеләп үтәр идем. Альфред Гафаров, Халидә Хәнипова, Наҗия Рәхмәтуллина, Марсель Гарипов, Гөлсем Мансурова, Зөлфия Сәмигуллина, Рөстәм Габделсабиров...
— Гәзитне бастырырга, таратырга да кирәк ич әле.
— Монысы инде аерым мәсьәлә. «Октябрьский нефтяник» гәзитенең баш мөхәррире Иван Крюков тәүге санны үз гәзитенә кушымта итеп чыгарырга рөхсәт итте. Бу безгә бик зур ярдәм, терәк булды. Гәзит зур тираж белән халык арасында таратылды. Икенче санда исә «Шәһәрдә татарча гәзит кирәкме, ул нинди булырга тиеш?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Җаваплар күп килде, гәзитнең кирәклеген дәлилләде. «Мәдәни, әдәби, әхлакый, дини темага язмалар булсын», дигән тәкъдим кертелде.
— Мәгълүм булганча, гәзитнең тәүге атамасы — «Дуслык». Ни рәвешле «Туган як»ка әверелде соң ул?
— Басманы теркәү максатында Уфага юлландым. Баксаң, мондый исемдәге гәзит бар икән инде. Нишләргә? Тиз арада икенче исем табу мотлак. Кисәк уй килеп төште. Туган як... Әйтүе дә җиңел, килешле дә. Шулай итеп теркәлде басмабыз.
— Яңа эшкә юл яру җиңелдән түгел. Проблемалар шактый булгандыр ул чорда?
— Әлбәттә. Икенче‑өченче саннар җәмәгатьчелек тәртибендә чыкты. Бастырырга Туймазыга йөрешле. Төннәр буе утырабыз. Кургаш хәрефләр бөртекләп җыела, гәзит бите ясала. Пленкалар гәзит битенә ябыштырыла. Кыскасы, ифрат читенгә туры килә иде. Янә дә рәсми дәрәҗәгә чыгарга кирәк. Кәгазь, транспорт, типография хезмәте өчен, хәбәрчеләргә түләргә акча юк. Шул чордагы шәһәр комитетының беренче секретаре Юрий Корольков үз сүзен әйтте: «Чыгарыйк, мин каршы түгел». Шәһәр советы каршы килде. Бәхеткә, башкарма комитет рәисе Игорь Огородников рәсми статус алырга ярдәм итте, татарча гәзит чыгара башлау турындагы карарга кул куйды! Утырып эшләр өчен урынны Госман хәзрәт Исхаков бирде. Мәдрәсә бинасындагы бер бүлмәгә урнаштык. Кәгазь белән дә ул тәэмин итте, зур рәхмәт аңа. Тик авырлыклар чигенергә уйламады әле. Бюджеттан акча аз күләмдә бирелә, гәзитне Туймазыда бастырабыз, аны автобуста алып кайтам, почтага илтәм...
— Шатлыклы мәлләр аз булмагандыр шулай да...
—Ышанасызмы‑юкмы, ул вакытта тираж өч меңгә якын иде. Милли аң күтәрелеше тәэсиредер. Мәдәни чаралар да шәһәрдә еш уздырылды. Акчага кытлык кичергән чакта «Горгаз» оешмасы җитәкчесе Рөстәм Чуракаев иганә ярдәме күрсәтте. Ләйлә апа Мәрданшина, мәсәлән, гәзиткә язылуда гаять зур өлеш кертте. «Аяк киемнәре» фабрикасында эшләүче Нәзифә Гобәйдуллина «Туган як»ка иң күп яздыручыларның берсе булды. Җәмәгатьчелек хәбәрчеләре зур терәк булды. Земфира Садыйкова мин радиода эшләгән чорда ук яза башлаган иде. Халидә, Наҗия апалар, Зөфәр Кашапов, Гали Гыйззәт, Әминә Зиннурова, Зәйтүнә Әюпова, Рәис Латыйпов... Соңрак янә башка иҗатчылар өстәлде. Миңниса Латыйпова, Тимерҗан Идрисов, Сәвия Шакирҗанова, Маһирә Алимбәкова, Әбүзәр Зарипов, Әхсән Кашапов... Реканс Гыйлемҗанов гәзитне рәсемнәр белән бизәкләүдә ярдәмләште. Шул елларда ук әдәби түгәрәк оешты. «Ык таңнарында» һәвәскәр язучыларга, шагыйрьләргә юл ачылды. Әйткәндәй, түгәрәккә исемне Әбүзәр Сөнәгәтуллин тәкъдим итте. Иң беренче штаттагы хәбәрчебез Зөлфия Сафуанова булды. Мәдрәсәдә эшләгән чорда килде ул. 1995 елда, ниһаять, үз бинабызга күчтек. «Туган як»ның туган көне» идеясе пәйда булды. Беренчесен гәзиткә биш яшь тулганда уздырдык. Бик матур уза иде кичәләр. Халык күпләп агыла... Штат хәбәрчеләре дә ишәйде. Атнага бер, аннан соң ике тапкыр чыга башладык. Татар теле дәресләре белән өстәмә бит тәкъдим ителде. Шәһәрдә туган тел курслары да ачылды. Халыкның иң актив мәлләре...
— Басмада нинди темалар ешрак яктыртыла иде ул чакларда?
— Шәһәр тормышын һәръяклап чагылдырырга омтыла идек, билгеле. Әхлак, мәдәният, әдәби, дини темаларга мәкаләләр, киңәш‑табышлар гәзит укучы тарафыннан яратып укылды. Ана телен пропагандалау, каләм тибрәтүчеләрне табу, аларга үз сәләтләрен үстерүдә ярдәмләшү максаты һәрдаим куелды. Редакция күп кенә матбугат басмалары алдыра килде. Интернет юк заман, кызыклы, фәһемле материалларны төрле юллар белән эзләргә мәҗбүр идек. «Туган як» миңа һәрчак баламдай кадерле булды. Бик яратып эшләдем. Вакыт белән исәпләшү булмады. Ничек тә гәзитне саклап калырга кирәк иде.
— Сер булмаса, хәбәрче, редактор булып эшләү дәверендә кайсы жанрга тартыла идегез?
— Очерк — иң яратканым. Кешеләр белән аралашып, алар хакында кызыклы, фәһемле мәгълүмат туплап, аны ап‑ак кәгазь битләрендә тукми‑чәчми җиткерү — үзе бер ләззәт. Хикәя, эссе кебек төрләр дә күңелемә якын. Шуңа да әле булса яраткан әдипләрем — Гомәр Бәширов, Һади Такташ, Гадел Кутуй, Әмирхан Еникеев, Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен укып җан рәхәтлеге табам...
— Фәкать Сезнең карашка, хәбәрче, журналист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Табигатьтән бирелгән сәләт, эшеңне сөю, кыюлык. Яхшы белешмә алу максатында байтак йөрергә, аралашырга, димәк, беркадәр психолог сыйфатына ия булу зарур. Корреспондент — катлаулы һөнәр, һәркемнең кулыннан килми. Шул ук язучы ич инде ул. Янә дә җаваплылык хисе. Гәзит теләсә нинди шартларда да үз вакытында чыгарга тиеш! Милли гәзиттә хезмәт итү икеләтә иҗади эш. Тәрҗемәдә турыдан‑туры күчермә булмаска тиеш. Аның каравы, өстәмә белгечлеккә — тәрҗемәчелеккә ия булу мөмкинлеге бар. Күрүегезчә, татар басмасында уникаль хәбәрчеләр әзерләнә!
— Рифкать абый, дини темаларга мәкаләләрне халык яратып укый, дип бәян итеп киттегез бит әле. Мәгълүм булганча, Сез үзегез дә күптәп инде дин юлында. Нинди хәл‑вакыйга этәргеч булды моңа, хатирәләрне яңартып алыйк әле.
— Госман хәзрәт дин нигезләрен өйрәтү буенча курслар оештырды. 88‑89 еллар иде. Төрекмән мәчетендә, Техника йортында шөгыльләндек. 1989 елда мәдрәсә ачылды. Анда укырга кердем. Ә 1998 елда тормышымда гаять әһәмиятле вакыйга булды: хаҗга бардым. Дингә мөрәҗәгать итү рухи, физик яктан ныгытты, чыныктырды. Кайбер авырулар да чигенде хәтта. 2000 елда «Туган як»тан киткәч, Зает мәчетенең «Ислам хәбәрләре»н чыгарырга ярдәм иттем. Бүген дә дин юлындамын, Аллага шөкер. Мәчеткә намазга йөрим. Язу эшенә килгәндә, анысы сирәгрәк тия. Уйда байтак материал йөри, кәгазьгә төшерергә әллә вакыт җитми, әллә ялкаулык... Утырып нидер язу өчен үзеңне мәҗбүр итәргә кирәк шул.
— Гәзитебезнең бүгенгесен ничек бәяләр идегез?
— Кайбер теләкләрем бар. Кызыклы, укымлы материаллар күбрәк иҗат ителсен. Халыкны җәлеп итүдә бу төп шарт. Әлбәттә, тираж артсын. Саф татар телендәге басмабыз яшәсен, гомере озын булсын. Хәбәрчеләргә иҗади биеклекләр, уңышлар, милләт мәнфәгатендә ныкышмалы, фидакарь хезмәт телим. Гәзитебезнең киләчәге бар, дип өметләнәм.
— Әңгәмәгез, изге теләкләрегез, намуслы‑фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт Сезгә, Рифкать абый. Олы бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, балалар‑оныклар хәстәре, игелеге телибез. Киләчәк тормышыгыз җыр кебек матур, кояштай якты булсын. Яңадан‑яңа күркәм гомер бәйрәмнәрендә кабат очрашырга язсын!
Сүз ахырында. Рифкать Сәлмән улы бүген дә матбугаттан аерылмый. Шәһәр‑республика басмаларын даими укып бара, һәрчак эзләнүләр‑уйланулар юлында. Бүгенге көн проблемаларына, вакыйгаларына битарафлык күзлегеннән бакмый, халкы мәнфәгатендә җан ата. Аңлашыла ки, «кичәге журналист» булмый, үз вакытында Халидә апа Хәнипова әйткәнчә, «табигатьтән бирелгән иҗади сәләте ял кысаларына буйсынып бетми аның». Кем белә, бәлки бай яшәеш‑һөнәри тәҗрибәсеннән чыгып, укучыга берәр әсәрен дә бүләк итәр әле Рифкать абый. Өметне өзмик.
Сәлия Гарифуллина