Туган як
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Каһарманлык өчен бүләк

Алексей Пальчинский республика башлыгы Радий Хәбиров исеменнән Азат, Вадюха, Звезда һәм Порох чакырулы хәрби хезмәткәрләргә генерал Шәйморатов медальләрен тапшырды. Командование аларны хәрби бурычларны уңышлы үтәгән, намуслылык һәм хәрби дисциплина өчен бүләкләргә тәкъдим иткән.

Каһарманлык өчен бүләк
Каһарманлык өчен бүләк

Звезда


Хәрби кизү тору вакытында дошманның пилотсыз очу аппаратын (БПЛА) вакытында ачыклый, аңа ут ача. Тиз һәм оператив гамәлләре бәрабәренә ул иптәшләрен куркыныч янаудан саклап кала.
Снайпер-ефрейторны командиры дисциплиналы, тырыш, инициативалы, намуслы, гадел сугышчы итеп тас­вирлый. Авыр шартларда ул грамоталы һәм тәвәккәл эш итә, үз-үзен тота белә һәм чыдамлык саклый.


Вадюха


Сугышчы дошман антеннасын таба һәм бу хакта командованиегә хәбәр итә. Разведка антеннаның дошман тарафыннан пилотсыз очу аппараты белән идарә итү өчен кулланылганын ачыклый. Ефрейторның тапкыр гамәлләре аркасында дошман үзенең дроннары белән идарә итү мөмкинлегеннән мәхрүм ителә.
Командир сүзләренчә, Вадюха үзен дисциплиналы хәрби хезмәткәр итеп таныта, ул куелган бурычларны хәл итүгә җитди, намуслы һәм профессиональ карый. Инициативалы, тәртип ярата, теләсә нинди эшне җиңел башкара. Авыр шартларда тыныч һәм ышанычлы ориентлаша. Сугышчан һәм һөнәри күнекмәләрен даими камилләштерә, аларны оста куллана.


Порох


Дежурлык вакытында укчы подразделениегә якынлашып килүче канатлы ракета тавышын ишетә һәм оператив хәбәр итә, шул рәвешле ул иптәшләренә тиз арада ышыкланырга мөмкинлек бирә.
Командование хәрбине мотивацияле, эшкә тиз өйрәнүчән сугышчы буларак бәяли, ул хезмәткә намуслы карый, тырышлык һәм инициатива күрсәтә. Игътибарлы, башкаручан, пөхтә, ышанычлы, һәрвакыт хәлне контрольдә тота.


Азат


Ефрейтор хезмәт вакытында үзен җаваплы, намуслы сугышчы буларак таныта, тәртипне һәм дисциплинаны хөрмәт итә, командование куйган бурычларны хәл итүгә грамоталы һәм төптән уйлап алына. Эшне җиңел башкара, инициативалы һәм ярдәмчел кеше. Өлкән укчы үз үрнәгендә югары әхлакый һәм һөнәри сыйфатларны күрсәтә. Яхшы оештыручы. Коллективта абруйлы. Хәрби бурычларны үтәгән өчен командованиенең рәхмәтенә күп тапкыр лаек була.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: