Аның йөрәгендә чәчәкләр күптән урын алган, аларның гүзәллеге һәм хуш исе кәефне күтәрә һәм фикерләрне чистарта.
Петунияләргә — җылы су
Мәдрәсә яныннан үтеп барганда, үзең дә сизмәстән адымнарыңны акрынайтасың, югыйсә розаларның матурлыгын күрми калырга мөмкин. Монда башка төрле чәчәкләрдән дә гүзәл алан барлыкка килгән, армый‑талмый кайгырту һәм, әлбәттә, мәхәббәт аркасында алар биредә үзләрен бик иркен хис итә.
Октябрьский, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнары имам‐ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин:
— Аллаһыны ярату — ул аның иҗатын ярату. Ә чәчәкләрне дөньяның иң камил могҗизаларының берсе дип санарга була.
1999 елда Октябрьскийга күченеп килгән Мәүлемҗан хәзрәтне шәһәр үзенчәлекле архитектурасы һәм яшеллеге белән гаҗәпләндерә. Чәчәкләргә күмелгән парклар, ишегаллары — болар барысы да аны үзенә гашыйк итә.
Ул күп балалы гаиләдә үсә. Ботакларны сындырырга ярамый, үсемлекләрне бик кирәк булганда гына өзәргә ярый — әнисе өйрәтеп калдырган тормыш кануннары. Чәчәкләргә булган мәхәббәт тә әлеге газиз кешесеннән бирелгән. Ә авылда нинди чәчәкләр бар? Әлбәттә, яран гөлләр.
Хәзрәт аларны әле дә ярата. Алар мәдрәсә ишегалдында да урын алган.
— Балачакта мәктәп яны участогында узган хезмәт дәресләрендә безне җирдә эшләргә, куакларны һәм агачларны карарга өйрәттеләр, — ди ул. — Хәзер мин үз тәҗрибәмне мәдрәсә студентлары белән уртаклашам: утыртырга, сугарырга, чүп утарга, төпләрен йомшартырга өйрәтәм... Мәсәлән, петунияләр җылы су сибүне таләп итә. Кояш астында безнең участокта сулы ике мичкә тора. Салкын суны чәчәкләр яратмый. Һәм мондый серләр күп. Шуңа күрә безнең ишек алдында барысы да, зәңгәр күккә тартылып, шулкадәр купшы булып үсә дә.
Игелекле эшләрдә ярышабыз
Хәзрәт розаларга гашыйк. Мәдрәсә янында аларның 15 сорты үсә. Һәркайсының үзенә генә хас исе бар. Бал кортлары нектар җыя. Табигать җәйге җылылыгы һәм камиллеге белән сөендерә.
— Мәдрәсә яныннан православие динен тотучы апа‑сеңелләребез гыйбадәтханәгә үтеп йөри, алар эскәмияләргә утырып ял итәләр, розаларны сокланып күзәтеп, аларны кем тәрбияләп үстерүе белән кызыксыналар — дип сөйли хәзрәт. — Мин җавап итеп мәдрәсә хезмәткәреннән батюшкага сәлам әйтүләрен сорыйм. Беләм, безнең православие кардәшләребез дә гыйбадәтханә янында шундый ук матурлык тудырган. Без бер‑беребез белән игелекле эшләрдә ярышабыз.
Күп сортлы фиалкалар
Мәдрәсә бинасында да чәчәкләр хакимлек итә: монда фиалкаларның егерме сорты, орхидеялар һәм башка төрле гүзәл гөлләр үсә. Шулай да аларның төп биләмәсе — мәдрәсә янындагы территория. Үз вакытында биредә кызгылт‑сары бәрхәтләрдән башкорт курае, ак петунийлардан ярым ай урнашкан, ә саксыз ташланган иске казанда, гүя кунакларны чакырып, көнчыгыш пылавы әзерләнә төсле...
— Ислам өйрәтә: өй янында чәчәкләр генә түгел, агачлар да утырту зарур, шуның белән кешеләргә һәм, әлбәттә, кошларга файда китерергә кирәк, чөнки алар кыш көне җимешләр белән туклана. Туңган кошлар безгә, мәдрәсәгә, ризык җыярга очып килә, — дип сөйли хәзрәт.
Ул урманнан юкә, миләш, шомырт үсентеләре алып кайта, һәм болар барысы да бүген ишегалдында бердәм үсә. Хәзер мәдрәсә янында ул утырткан 30га якын агач бар. Хәзрәт бу мәшәкатьләрне тормыш иптәше Насимә Мөхлис кызы белән бергәләп башкара.
— Күп фатирлы йортыбыз ишегалдында без хатыным белән ботакларны да җыештырабыз, чүп‑чар да җыябыз. Әлбәттә, анда да розалар үсә, — дип дәвам итте хәзрәт. — Подъездны да кайвакыт чистартып чыгарам, бу минем өчен тормыш нормасы. Эштән чирканырга кирәкми. Исламда чисталык — иманның яртысы.
Гөлчәчәкләр җилдә тибрәлә
Мәүлемҗан хәзрәт уку йортлары, предприятиеләр, ишегаллары арасында шәһәр конкурслары уздыруны кирәкле эш дип атый.
Ул медицина учреждениеләре янында күбрәк чәчәкләр утыртырга кирәк дип саный.
— Табигать үзенчәлекле энергиягә ия, — дип ышандыра дин әһеле. — Хатыным белән көз көне без урманга йөрибез. Аның һавасын сулыйбыз. Озын кыш алдыннан көч туплыйбыз. Кар эреп беткәч, беренче умырзаяларга сокланабыз. Язгы матурлык белән исән‑сау күрешү — никадәр зур шатлык. Ә алда тагын да күркәмрәк җәй, нигъмәтле көз көтә. Табигатькә тартылуны балаларда да тәрбияләргә кирәк. Мин мәдрәсә ишегалдында 60 төп роза санадым. Алар белән шөгыльләнә башлагач, чәчәкләрне тамырлары белән казып алып китәчәкләр, дип кисәтергә һәм туктатырга тырыштылар. Без, руханилар, кешеләргә матурлык өләшергә тиеш, дип җавап бирдем. Һәм без моны эшли алабыз, күрәсезме: безнең розалар искән җылы җилләргә иркәләнеп үсәләр. Аларга кагылмыйлар, аларга сокланалар.
Хәзрәт шулай ук үсемлекләрне кыйммәтле дарулар, дип саный. Алар җанны дәвалый. Аларның матурлыгы дөньяны яратырга өйрәтә, күңелләргә шәфкать орлыгы сала, шул рәвешле безне тагын да бәхетлерәк һәм игелеклерәк итә.
Резеда Нуртдинова